Казанда Корбан фестивале узды

11 август 2019 ел 16:30
Казанда Корбан фестивале узды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көнендә, бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Казанда гает гомумшәһәр масштабында узды. Традицион рәвештә, беренче булып Корбан бәйрәмен мәчетләргә бәйрәм вәгазенә һәм гает намазына җыелган ир-атлар каршы алды. Аннары мөселманнар төп йоланы башкару өчен махсуслашкан корбан чалу урыннарына юл тотты: Ибраһим галәйһиссәламнән килгән гадәт буенча бу бәйрәмдә мөселманнар корбан чала. Гаилә һәм балалар белән бергә гаетне бераз соңрак бәйрәм итү мөмкинлеге булды – бүген Казанда берничә мәйданчыкта ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм башкала мөхтәсибәтләре тарафыннан оештырылган гаилә-балалар бәйрәмнәре уздырылды. Шуларның иң мөһиме гомумшәһәр масштабында Казанның Горький исемендәге Үзәк паркында үтте. «Корбан-фест: җылылык бүләк ит!» дип исемләнгән бәйрәмдә казанлылар һәм башкала кунаклары – милләтенә һәм диненә карамастан, барлык теләүчеләр катнашты. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да булды. Бәйрәм башланыр алдыннан мөфти сәхнәдән шәһәр халкына сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте:

- Корбан турында Изге Коръәндә болай диелә:  

 فَصَلِّ لِرَبِّكَ وَانْحَرْ

“Раббың өчен намаз укы һәм (Аның исеме белән мохтаҗларны ашатыр өчен) корбан чал!” (“Кәүсәр” сүрәсе, 2 нче аять).  Каләм Шәрифтә шулай дип тә әйтелә:

لَن يَنَالَ اللَّهَ لُحُومُهَا وَلَا دِمَاؤُهَا وَلَكِن يَنَالُهُ التَّقْوَى مِنكُمْ

Ягъни: «Аларның (чалган корбаннарның) итләре дә, каннары да Аллаһка ирешәчәк түгел. Аңа сездән бары тәкъвалыгыгыз гына ирешә», – дип әйтелә (“Хаҗ” сүрәсе, 37 нче аять). Корбан бәйрәменең тарихы шуны күрсәтә: Корбан гаете кешелеккә тормыш бәйрәме буларак бирелгән, ул аны кадерләргә өйрәтә һәм җирдә кешеләр каны коелырга тиеш түгеллеген ассызыклый! Корбан чалуның мәгънәсе – хайванда һәм аның итендә түгел. Аның мәгънәсе – күндәмлек күрсәтүдә, тәкъвалык һәм диндарлыкта. Ел да корбан чалу – Аллаһы Тәгалә әмеренә буйсыну ул. Корбан чалып, без Ходайга тугрылыкны күрсәтәбез, аңа гыйбадәт кылабыз, милкебезне аның ризалыгы өчен корбан итәргә әзер икәнен дәлиллибез.. Шул ук вакытта корбан чалып мохтаҗларга ярдәм итү кешеләр арасындагы матди аермалыкларны да киметә, өммәтебездә кардәшлек-дуслык җепләрен ныгыта. Бәйрәм көннәрендә мөселманнар игелекле гамәлләр кылырга, сәдака һәм корбан ите өләшергә ашыга. Без корбан ите белән, милләтенә һәм диненә карамастан, һәркемгә өлеш чыгарырга тырышабыз.  Дини бәйрәмнәр киләчәктә дә өммәтебезне берләштерсә иде!

Корбан фестиваленең тагын бер оештыручысы – Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары мөхтәсибәте. Мөхтәсиб Йосыф хәзрәт Дәүләтшин сүзләренә караганда, төп мөселман бәйрәмнәре инде мәчетләргә генә сыймый, шуңа, узган Ураза бәйрәме кебек үк, Корбан бәйрәмен дә шәһәркүләм киңлектә үткәрергә карар кылганнар.

- Элек мондый бәйрәмнәрне аерым мәхәллә мәчетләрендә уздырып килдек, әмма анда бер үк вакытта күп санда кешене җыю мөмкинлеге юк иде. Шуңа да быел Корбан гаетен, Рамазан кебек үк, әлеге паркта үткәрергә булдык. Бүген Аллаһы Тәгалә безгә һава торышын бирде, әлхәмдүлләһ. Барысына да ошар дип өметләнәбез. Барыгызны да әлеге бөек бәйрәм белән котлыйбыз!

Рәсми чыгышлардан соң бәйрәмне алып баручы Айрат Заһриев сәхнәдән үк кечкенә тамашачыларның күңелен ачты. Сабыйларны курчак спектакле, велотриал, сабын куыклары тамашасы белән шатландырдылар. Бер үк вакытта парктның төрле нокталарында эбру, күн читекләр, брелоклар һәм значоклар, хөрмә җимешеннән кәнфитләр ясау,  яулык бәйләү, прәннекләрләргә милли бизәкләр төшерү һ.б. буенча гаилә мастер-класслары эшләде. 

Актив ял яратучыларга яшел зонада аерым программа каралган иде: алар спорт эстафеталарында, нейрофехтование буенча уеннарда, «Рыцари» аттракционында катнаша алды. Шулай ук армрестлинг буенча ярышлар да үтте. Кыскасы, берәүгә дә боегып йөрергә туры килмәде: биредә, яшенә (һәм милләтенә дә) карамастан, һәркем үзе өчен кызыклы шөгыль таба алды. 

Гомумән алганда, Корбан бәйрәмен шәһәр паркларында һәм скверларында билгеләп үтү матур гадәткә әверелде. Казанда гына түгел, республиканың башка мөхтәсибәтләрендә дә. Башкаланың "Ярдәм", "Нур-әл-Ислам" һәм “Гаилә" мәчетләрендә, шулай ук Нагорный бистәсенең «Кечкенә принц» паркында да Корбан гаетен халык күңел ачулары һәм массакүләм мәҗлесләр белән билгеләп үттеләр. Гаилә бәйрәмнәрен Түбән Кама, әлмәт, Балык Бистәсе, Зәй, Менделеевск, Яр Чаллы мөхтәсибәтләре дә оештырды.

Сезнең игътибарга әлеге чарадан фоторепортаж тәкъдим итәбез. Фотоларны карау өчен, сылтама буенча узарга кирәк.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте фотолары.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы