Корбан гаетенең иң күркәм мизгелләре – мөфтият фоторепортажында

12 август 2019 ел 11:24
Корбан гаетенең иң күркәм мизгелләре – мөфтият фоторепортажында

11 августта бөтен дөнья мөселманнары бөек бәйрәм Гыйд әл-адха – Корбан бәйрәмен билгеләп үтте. Бу уңайдан Татарстан Республикасының барлык мәчетләрендә иртәдән үк өч көнлек бәйрәм чаралары башланды. Башкалада төп бәйрәм тантанасы Галиев мәчетендә узды. Гает биредә иртәнге 3.30 сәгатьтә 11 яшьлек Коръән-хафиз Әхмәт Шаһмәмәдов башкаруында Коръән аятьләре укудан башланып китте.

Бәйрәм сөенечен бүлешү, бәйрәм вәгазен тыңлау һәм дин кардәшләр белән бер сафка басып гает намазын уку өчен тарихи мәчеткә бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Мөхтәрәм кунакны Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды.

Сезнең игътибарыгызга Корбан гаетеннән фоторепортаж тәкъдим итәбез. Фотоларны карар өчен сылтама буенча керергә кирәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы