ТР Президенты Нәзарәттә хәләл сертификациясен узган ит эшкәртү комплексын күреп китте

15 август 2019 ел 19:13
ТР Президенты Нәзарәттә хәләл сертификациясен узган ит эшкәртү комплексын күреп китте

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Лаеш районының Никольское авылына эш сәфәре барышында «Кәүсәр» ит эшкәртү комплексы эшчәнлеге белән танышты. Аның белән бергә производствоны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та өйрәнделәр.

«Кәүсәр» авыл хуҗалыгы кулланучылары агрологистика  кооперативы җитештергән продукция Татарстан Республикасы Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты буенча Комитеты тарафыннан шәригать таләпләренә туры килү-килмәүгә сертификацияләнде. «Каусар» АХҖК җитештерә торган продукция арасында казылыклар, сосиска, паштетлар, ысланган үрдәк һ. б. бар. Ит эшкәртү буенча бу яңа мәйданчыкны ачу мөселман кулланучылары өчен хәләл продуктлар ассортиментын киңәйтәчәк.

Рөстәм Миңнеханов җитештерүне карап йөргәндә хәбәр иткәнчә, «Кәүсәр» АХҖК проекты агрологистика комплексының ит эшкәртү буенча мәйданчыгын, терлек чалу цехын, логистика үзәген, продукцияне саклау складларын булдыруны күз алдында тота. Аена 300 тонна колбаса әйберләре җитештерү, тәүлегенә 6 мең баш кош чалу, шулай ук 1000 тонна  туңдырылган һәм суытылган продукция саклау планлаштырыла. 

ТР Президенты матбугат хезмәте фотолары һәм хәбәре файдаланылды. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы