WorldSkills катнашучылары өчен хәләл туклану оештырыла. Контроль – нәзарәтнең хәләл стандарты буенча комитеты өстендә

16 август 2019 ел 09:00
WorldSkills катнашучылары өчен хәләл туклану оештырыла. Контроль – нәзарәтнең хәләл стандарты буенча комитеты өстендә

Казанда 22-27 август көннәрендә узачак һөнәри осталык буенча 45-нче WorldSkills дөнья чемпионатында катнашучылар өчен хәләл туклану зонасы оештырылачак. Хәзерге көндә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең хәләл стандарты буенча Комитеты белгечләре махсус меню составын өйрәнергә, рецептураны бәяләргә, азык-төлек белән тәэмин итүчеләрне килештерү процедурасын үткәрергә өлгерде. Моннан тыш, Комитет WorldSkills чемпионаты пешекчеләре өчен хәләл ситемасы буенча укыту курслары оештырды. Укыту барышында Комитет белгечләре хәләл ризыкларны җитештерүдә кулланыла торган чималга, шулай ук җитештерү бүлмәләренә, коралларга, махсус киемнәргә, тутыру һәм маркировкалауга, продуктның шәригать нормаларына туры килүен тикшерү тәртибенә карата таләпләр турында сөйләделәр. Дөнья чемпионаты көннәрендә Комитет хезмәткәрләре «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә урнашкан хәләл туклану пунктында күзәтчелек итәчәк.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе һәм «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» һөнәри берләшмәләр һәм эшче кадрлар үстерү агентлыгы» берлеге нәзарәтнең хәләл стандарты буенча комитетына «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» VII Илкүләм чемпионаты финалында хәләл стандарты буенча җәмәгать туклануын оештыруда актив катнашуы һәм ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. Шул эчтәлектәге Рәхмәт хатлары әлеге оешмаларның генераль директорлары Азат Кадыйров һәм Роберт Уразовтан Комитет җитәкчесе һәм белгечләре исеменә килеп иреште. Искәртеп үтик: «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» VII Илкүләм чемпионаты финалы Казанда 20-24 май көннәрендә узды һәм киләсе WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының генераль репетициясе булды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы