Диния Нәзарәтен Иваново мөфтие Фәрид хәзрәт Ляпин күреп китте

16 август 2019 ел 11:32
Диния Нәзарәтен Иваново мөфтие Фәрид хәзрәт Ляпин күреп китте

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 15-нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте резиденциясендә Иваново өлкәсе мөфтие Фәрид хәзрәт Ляпин булып китте. Мөхтәрәм кунакны Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин каршылады. 

Иваново мөфтиенең эш сәфәре кысаларында Камил хәзрәт аңа Диния Нәзарәтенең күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләде һәм Татарстан өммәтенең өстенлекле үсеш юнәлешләре белән таныштырды. Моннан тыш, дини җитәкчеләр татар милли үзенчәлекләрне саклап калуда Исламның роле хакында да фикер алыштылар. Фәрид хәзрәт үзе дә бу өлкәдә шактый тәҗрибәгә ия булып тора, чөнки мөфти була торып ул берьюлы Иваново татарларының милли-мәдәни автономиясендә рәислек итә. 

Мөселман башлыкларының бүгенге очрашулары беренче түгел. 2018 елның ахырында Камил хәзрәт Сәмигуллин Фәрид хәзрәт Ляпин чакыруы буенча Иваново өлкәсендә булып китә. Сәфәр вакытында ул милләттәшләр һәм дин кардәшләр белән Татарстанның һәм Татарстан мөфтиятенең милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр төзү буенча бай тәҗрибәсе белән уртаклаша. Камил хәзрәт Ивановоның Җәмигъ мәчетендә шулай ук җомга намазын да үткәреп өлгерә. Аның татар телендәге вәгазен тыңларга ул чакта 700ләп кеше килгән иде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы