«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләр өчен Корбан ашы уздырды

16 август 2019 ел 15:55
«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗ гаиләләр өчен Корбан ашы уздырды

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 15-нче көнендә, «Туган авылым» милли комплексында ТР Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды үз карамагындагы балалар өчен Корбан ашы оештырды. Корбан бәйрәменә багышлап уздырылган чарада барлыгы 250 кеше катнашты. Мәҗлескә ДЦП диагнозлы, аутизм белән авыручы сабыйлар, аларның әти-әниләре, ятимнәр, начар күрүчеләр, сукырлар, аз керемле һәм күп балалы гаиләләр җыелды. Мәртәбәле кунаклар рәтендә Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, «Сәлах» мәчете имам-хатыйбы Тимергали хазрат Юлдашев һ.б.лар бар иде.

Мәҗлесне күп санлы җыр бәйгеләре җиңүчесе Тимур Фазлыев Изге Коръән аятьләре укып башлап җибәрде. Аннары «Зәкят» хәйрия фонды генераль директоры Булат Мәрданов бәйрәмне оештыруга өлеш кертүчеләргә, иганәчеләргә, волонтерларга һәм күп еллар дәвамында фонд белән хезмәттәшлек иткән барлык мәрхәмәтле кешеләргә рәхмәт белдерде.

Алга таба бәйрәм кунакларын Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде. Үзенең чыгышында ул мохтаҗлык сүзенең мәгънәсен аңлатты:

– Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ корбан итен өч тигез өлешкә бүлергә киңәш итеп калдырган: бер өлешен гаиләгә калдырырга, икенчесен - туганнарга һәм күршеләргә өләшергә, өченче өлешен мохтаҗларга таратырга. Ә мохтаҗлык нидән гыйбарәт соң? Мохтаҗлык – ул матди як кына түгел. Без аралашуга, игътибарга да бик мохтаҗ. Иң куркыныч рухи авыру – битарафлык. Шуңа күрә Пәйгамбәребез ﷺ бер-беребезгә карата игътибарлы булуны да күздә тоткан.

Мәҗлес программасында «Голос дети» проекты финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова һәм Коръән хафиз Фазлетдин Замонов башкаруында нәшидләр һәм мөнәҗәтләр яңгырады.  Моннан тыш, «Зәкят» хәйрия фонды канаты астындагы тагын бер сабый – Диләрә Хөснуллинә кунакларны Коръән аятьләре укып сөендерде.

Үзенең хис-кичерешләре белән бәйрәмгә оныгы белән килгән Рөстәм абый Вәлиуллин уртаклашты:

– Без 13 яшьлек оныгыбызны тормыш иптәшем белән икәү тәрбиялибез.  Оныгыбызда –  ДЦП. Аның әнисе – кызыбыз – вафат булды. Безгә күрсәткән ярдәмнәре өчен «Зәкят» хәйрия фондына бик рәхмәтлебез. Фонд оештырган мондый мәҗлестәз беренче тапкыр катнашуыбыз. Билгеле, бу төр өчрашулар кирәк. Без башкалар белән  аралашуга бик мохтаҗ.

Искәртеп үтик: Корбан бәйрәме көннәрендә «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга социаль азык-төлек ярдәме күрсәтте. Мөфтияттән корбан итләре алучылар арасында – аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр, ялгыз өлкәннәр, шулай ук республиканың социаль учреждениеләре: хоспислар, интернатлар, мәдрәсәләр, хәйрия фондлары. Бәйрәмнең беренче көнендә бәйрәм күчтәнәчен – 1,5 тонна күләмендә корбан итен 500 мохтаҗ кешегә өләштеләр. Икенче көнне тагын 650 гаиләне 2 тонна корбан ите белән тәэмин иттеләр. Моннан тыш, 2 тонна итне республиканың социаль учреждениеләренә озаттылар. Әлеге оешмалар арасында: беренче балалар хосписы, А.Вавилова исемендәге Казан хосписы, акыл үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен 1 нче мәктәп-интернат, “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге, “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәге, Яшел үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, Инвалид балаларның әти-әниләренең “Забота” төбәкара иҗтимагый оешмасы. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: ит корбан чалган мөселманнардан да килеп иреште. Шуңа күрә нәзарәтнең “Зәкят” фонды мохтаҗларга итне планлаштырганнан артыграк – 5 тонна түгел, ә 5,5 тонна күләмендә таратты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы