Татарстан хаҗилары Мәдинәнең тарихи урыннары белән таныша

18 август 2019 ел 13:54
Татарстан хаҗилары Мәдинәнең тарихи урыннары белән таныша

Шушы көннәрдә Татарстан хаҗилары төркемнәре чиратлашып Изге Мәккә шәһәре белән саубуллаша. Билгеле ки, изге урыннар белән хушлашуның үз тәртибе бар. Моның өчен хаҗига Мәккәдән китәр алдыннан Кәгъбәтуллаһ тирәли тәваф кылу шарт һәм ул саубуллашу тәвафы дип атала. Тәвафтан соң Ибраһим мәкаме дип аталган урында ике рәкәгать намаз укыла. Аннары хаҗи зәм-зәм суы эчә һәм дога кыла. Саубуллашу тәвафын башкарганнан соң, Хәрәм мәчетеннән кайтып китәргә һәм юлга чыгарга кирәк. 

"ДУМ РТ Хаҗ" хаҗилары программасына Мәдинә шәһәрендә өч көн булу кертелгән. Шушы көннәрдә төркемнәр чиратлашып Мәдинәгә күчә башлады. Иң беренче булып имам-мөхтәсибләр Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин җитәкчелегендәге ике төркем Пәйгамбәр (с.г.в.)   вафат булган шәһәргә юл тотты. Әйтергә кирәк, әлеге төркем үз Ватаннарына хаҗилар булып беренчеләрдән аяк басачак: алар 20 августта самолет белән башта Мәдинәдән Истанбулга, аннары Казанга очачак. Шулай итеп, хаҗиларыбызны Мәдинәдә булганда бай программа көтә: алар Әл-Кубада (ислам тарихындагы беренче мәчет), ике Кыйбла мәчетендә, Бәкыг зиратында һәм Мәдинәнең төп изге урыны – Пәйгамбәр салләллаһу галәйһи вә сәлләм мәчетендә булачаклар. Аллаһы илчесе (с.г.в.) мәчетендә аның кабере, михрабы, минбәре бар, биредә шулай ук аның сәхабәләре Әбу Бәкер һәм Гомәр радыйаллаһу ганһу күмелгән. Мәдинәдә вакытта Татарстан хаҗилары әлеге һәм башка урыннарны зиярәт кылачак, шулай ук җәмәгать намазларында катнашачак.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы