Татарстан хаҗилары табиблар күзәтүендә булды: хаҗ сезоны имин узды

19 август 2019 ел 16:17
Татарстан хаҗилары табиблар күзәтүендә булды: хаҗ сезоны имин узды

Хаҗ вакытында быел да, узган елдагы кебек үк, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан җибәрелгән 20 табиб хезмәт күрсәтте. Сәфәргә аларның иң тәҗрибәлеләре сайлап алынды. Табибларның ким дигәндә биш еллык хезмәт тәҗрибәсенә һәм җирле пациентлар тарафыннан яхшы бәләмәгә ия булулары шарт итеп куелды. 20 табиб арасында ике травматолог, ике хатын-кыз гинеколог һәм бер реаниматолог булды, алты “ашыгыч ярдәм” табибы, калганнары – терапевтлар һәм кардиологлар, хәтта тар белгечлеккә ия табиблар да бар иде. Белгечләрнең өчесе – медицина фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә, ә дүртесе – Татарстан Республикасының атказанган табибы исеменә ия шәхесләр.

Хаҗ дәвамында Мәккәдә медицина ярдәме күрсәтү Татарстан хаҗилары яшәгән өч кунакханәдә тәүлек дәвамында оештырылды. Сәфәр өчен «ДУМ РТ Хаҗ» җитәкчелеге кардиограф, глюкометр, тонометр һәм башка кирәкле медицина җиһазларын җитәрлек санда алдан хәстәрләп, Мәккәгә алып килде.

Казаннан килгәндә 10-15 градус җылы булса, биредәге 40 градус эсселек иң беренче чиратта хроник авырулары булган кешеләргә йогынты ясады. Климат үзгәрүчәнлеген авыр кичергән хаҗилар да даими рәвештә табиблар күзәтүендә булды. Табиблар авыруны дәвалауга караганда аны булдырмый калу җиңелрәк дигән принциптан чыгып эш йөртте һәм хаҗиларга үзләренең киңәшләрен һәрдаим җиткереп торды: салкын су эчмәскә, кондиционердан чамасыз файдаланмаска, ихрамнан тыш вакытта аякка җылы носки яки аяк киеме кияргә.

Иң зур сабырлыкны һәм батырлыкны табиблар хаҗилар Мина һәм Гарәфәт үзәнлекләрендә булганда күрсәтте, алар әлеге җирләргә һәм хәтта Мөздалифәгә дә кирәкле җиһазлар һәм даруларны күтәреп барды. Аллаһыга шөкер, хаҗ исән-имин узды, татарстанлылар арасында зыян күрүчеләр булмады. Төркем җитәкчеләре дә хаҗиларның иминлеген кайгырту өчен бар тырышлыгын куйды, бәрелү, сыну, тапталу очраклары күзәтелмәде. Хәзерге вакытта 1800 татарстанлы Ватаннарына кайтырга әзерләнә, якыннарын шатландырырга бүләкләр ала. Хәзер хаҗиларга Татарстанга кайткач акклиматизация узарга, ягъни җирле шартларга бәйле һава торышына җайлашырга туры киләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы