Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин РФ ислам мәгарифе Советы эшчәнлегенә бәйле яңалыклар белән уртаклашты

20 август 2019 ел 15:10
Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин РФ ислам мәгарифе Советы эшчәнлегенә бәйле яңалыклар белән уртаклашты

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 19-нчы көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә «РФ ислам мәгарифе Советы утырышының нәтиҗәләре һәм 2019-2020 уку елларында Россиядә ислам мәгарифе системасы үсеше буенча планнар» темасына багышланган матбугат конференциясе узды. Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре сорауларына Татарстан мөфтиенең мәгариф мәсьәләләре буенча урынбасары, Россиянең ислам мәгарифе Советы рәисе, Россия ислам институты ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин җавап бирде.

Рәфикъ хәзрәт билгеләп узганча, бүген Россиядә ислам мәгариф системасына бик зур игътибар бирелә. Бу аңлашыла да: беренчедән, илебездә мөселманнар саны шактый, икенчедән, аларга белем бирү мәсьәләсе актуаль.

 – Бүген Россиядә барлыгы 82 мөселман белем бирү йорты бар. РФ ислам мәгарифе Советына 38 уку йорты керә, шуларның 12-се – югары белем бирү учреждениесе, калганнары – мәдрәсәләр. Совет алдында торган төп бурычларның берсе – әлеге дини уку йортларын бердәм мәгариф киңлегенә кертү.

Россиядә ислам мәгарифе системасы үсеше мәсьәләсенә тукталып, спикер бу өлкәдә әйдәп баручы төбәк булып танылган Татарстан казанышларын санап үтте. Ел саен республика мәчетләре каршындагы махсус курсларда 30 мең кеше гыйлем ала. Аларга 1500гә якын остаз ислам нигезләре буенча белем бирә. Татарстанда 9 мәдрәсә, Россия ислам университеты һәм Болгар ислам академиясе эшли, аларда 240 мөгалллим укыта һәм барлык бүлекләр буенча 4 меңгә якын шәкерт гыйлем ала. Барлык дини уку йортлары да үзенең эшчәнлеген мәгариф министрлыгы биргән лицензия нигезендә алып бара. Татарстандагы дини белем бирү дәрәҗәсен үстерү зарурилыгын истә тотып, ТР мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре Россия ислам институты, ТР Фәннәр академиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре белән берлектә методик берләшмә булдырды һәм “Урта һөнәри дини белем стандартлары”н әзерләде. Стандартлар ТР Мәгариф министрлыгы экспертизасын уңышлы узды һәм 2015-2016 еллар уку елыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәте мәдрәсәләрендә кулланыла башлады. Эшләп килгән мәдрәсәләрнең эшчәнлеген һәрдаим камилләштереп тору максатыннан алдагы елларда төзелгән дини мәгарифнең үсеш юнәлешләрен билгеләгән фундаменталь программалар тулыландырылып тора. 2017 елда “Урта һөнәри дини белем стандартлары” һәм “Дини тәрбия программалары” шундыйлардан булды. Ул программалар буенча, безнең дини мирасыбызга таянып, 50дән артык китап һәм дәреслекләр әзерләнде. 

Үзенең чыгышында Татарстан мөфтие урынбасары Россия Федерациясенең урта һәм югары ислам уку йортлары өчен мәгариф стандартлары кертүнең әһәмиятен ассызыклады. Ул искәрткәнчә, урта һөнәри дини мөселман мәгарифе стандартлары башта Татарстан Республикасында сынау үтте һәм Ислам мәгарифе советы тарафыннан федераль дәрәҗәдә кабул ителде. Моннан тыш, бакалавриат һәм магистратура программалары буенча югары һөнәри дини мөселман мәгарифе белем бирү стандартлары расланды – алар РИИ һәм БИАда тормышка ашырыла.

– Укыту эшчәнлеген стандартлар нигезендә алып бару белем бирүне системага салу, аның сыйфатын контрольдә тоту, хәзерге заман имамының нинди һөнәри компетенцияләргә ия булырга тиешлеген билгеләү мөмкинлеген тудыра.

Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин сүзләренчә, РФ ислам мәгарифе Советының 29 июльдә Мәскәүдә уздырылган утырышында берничә әһәмиятле карар кабул ителгән. Иң беренче чиратта, мәгариф стандартлары яңартылган һәм исемлеккә яңа фән өстәлгән. Ул «Россия мөселманнарының гражданлык мили-мәдәни үзенчәлеге» дип атала һәм патриотик тәрбия бирүне күз уңында тота. Яңа фәнгә мәдрәсәләрдә 32 сәгать, вуз бакалавриатында исә 72 сәгать каралган. «Мөселман булу үзенчәлеге милләт һәм тел белән тыгыз бәйләнештә тора – моны күрсәтү бик мөһим. Яңа фән кысаларында ислам диненең Россиягә үтеп керүе, илебездә үсеш алуы тарихы белән таныштыру ниятләнә», – дип билгеләп үтте спикер һәм гражданлык компетенциясенең башка фәннәр аша да тәрбияләнәчәген ассызыклады.

Моннан тыш, РФ ислам мәгарифе Советына кергән уку йортларында мәгариф стандартлары үтәлешен контрольдә тоту максатыннан, иҗтимагый аккредитация органы булдырылачак. Россия ислам мәгарифе системасы торышын күзаллау өчен, быел сентябрь уртасыннан ел азагына кадәр әлеге белем бирү учреждениеләрендә мониторинг уздыру планлаштырыла. Мониторинг нәтиҗәләре буенча нинди дәреслекләр, уку әсбаплары җитмәгәнлеге ачыкланачак, киләчәккә планнар билгеләнәчәк.

Рәфикъ хәзрәт заман таләпләренә җавап бирердәй дини дәреслекләргә, уку әсбапларына ихтыяҗның зур булуын да ассызыклап узды. «Дөрес, безнең Абдулла Әдгамов, Сәет Шаһавиев, Рөстәм Нурглиев кебек үз авторларыбыз барлыкка килде. Ләкин бу юнәлештә эшчәнлекне дәвам итәргә кирәк», –диде ул.

РФ ислам мәгарифе Советы 2019-2020 уку елында мөселман белем бирү йортларына студентларны максатчан кабул итү буенча проект гамәлгә ашырачак. Быел бу тәҗрибәне Татарстан һәм Чечен Республикаларында сынап караячаклар.

«Диния нәзарәтләре мөселман уку йортларына билгеле бер санда шәкертләрне, студентларны тәкъдим итәчәк. Алар арасында килешү төзелә. Белем алу дәверендә шәкертләргә стипендия түләячәк. Укуны тәмамланганнан соң, аларны авыллардагы мәчетләргә имам итеп эшкә җибәрү һәм өч ел дәвамында грант түләү күздә тотыла. Бу белгечләрне эш белән тәэмин итү буенча нәтиҗәле чараларның берсе»,  – дип ачыклык кертте Рәфикъ хәзрәт.

Алга таба спикер чит ил дини уку йортлары белән эшчәнлек темасына тукталды. Аның сүзләренчә, бүген мәктәпне тәмамлаган яшьләргә беренчел дини белем алу өчен чит илләргә чыгуның ихтыяҗы юк, чөнки Россиядә дә мөселман мәгариф учрежденияләре җитәрлек. Бу мәсьәләдә дә РФ ислам мәгарифе Советы алга киткән.

 – Ислам дөньясында иң абруйлы мәгариф үзәкләреннән саналган Әл-Әзхәр университеты килешү нигезендә Россия студентларын РФ ислам мәгарифе Советы юлламасы буенча гына кабул итә. Элек барлык студентлар да, белем дәрәҗәсенә карамастан, әзерлек курсларында белем алырга тиеш булган, хәзер аларны бакалавриатның I курсына кабул итәләр.  Хәзерге вакытта Совет Әл-Әзхәр университеты белән Россиядә бакалавриат тәмамлаучыларны турыдан-туры магистратурага кабул итү буенча сөйләшүләр алып бара.  Әлеге университетка магистратурага укырга керү – күпләрнең хыялы. Бүгенге көндә РИИны тәмамлаган белгечләребезнең Марокко югары дини уку йортларында магистратурада укуы – Россия ислам мәгарифе дәрәҗәсенең югары булуын күрсәтә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы