Татарстан мөфтие Зәйдә үткән корбан мәҗлесендә катнашты

21 август 2019 ел 11:42
Татарстан мөфтие Зәйдә үткән корбан мәҗлесендә катнашты

Кичә, Зөлхиҗҗә аеның 19 көнендә, Зәй мөхтәсибәтендә районкүләм корбан мәҗлесе узды. 200-гә якын дин кардәшебез район башлыгы Кәримов Рәзиф Галиевич белән бергә җәмәгать намазы укып, иң зур мөселман бәйрәме хөрмәтенә әзерләнгән мул табын алдында җыелдылар. Мәҗлеснең мәртәбәле кунагы булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин торды. 

Чара гадәттәгечә Коръән аятьләрен укудан башланды. Соңыннан мөфти хәзрәтләре Корбан гаетенең тирән мәгънәсе турында, пәйгамбәр Ибраһим галәйһиссәлам тормышыннан күркәм үрнәкләр китереп, кыскача вәгазь сөйләде. 

- Игътибар итегез: Ибраһим галәйһиссәлам ничек итеп  үзенең бердәнбер улын Исмәгыйльне алейхи салям тәрбияләгән! Корбан китерергә кирәклеге турында әйткәч, Исмәгыйль алейхи салям әйтә: "Атам минем! Син бу әмерне үтә. Аллаһ теләсә, мине иң сабырлардан табарсың”, диАтасына карата ул шушы авыр мизгелдә дә мәхәббәтен җуймый, аның хәленә керә, аның теләгенә күнә. Ничек кенә кыен булса да, барыбер яратып “Атам минем” дип эндәшә һәм әдәбен дә саклый. Хәтта Аллаһны да элек олылаган кебек олылый. “ИншәАллаһ!”, ди. Үзен батыр итеп күрсәтеп, мактау сүзләрен ишетү өчен түгел, ә сабыр (!) һәм тәкъвалы булып каласы килә аның. Шуннан да югарырак фида кылу мөмкинме?

Корбан ашы өммәт һәм республиканың иминлеге өчен җәмәгать белән бергәләп дога кылынды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы