Кичә, Зөлхиҗҗә аеның 19 көнендә, Зәй мөхтәсибәтендә районкүләм корбан мәҗлесе узды. 200-гә якын дин кардәшебез район башлыгы Кәримов Рәзиф Галиевич белән бергә җәмәгать намазы укып, иң зур мөселман бәйрәме хөрмәтенә әзерләнгән мул табын алдында җыелдылар. Мәҗлеснең мәртәбәле кунагы булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин торды.
Чара гадәттәгечә Коръән аятьләрен укудан башланды. Соңыннан мөфти хәзрәтләре Корбан гаетенең тирән мәгънәсе турында, пәйгамбәр Ибраһим галәйһиссәлам тормышыннан күркәм үрнәкләр китереп, кыскача вәгазь сөйләде.
- Игътибар итегез: Ибраһим галәйһиссәлам ничек итеп үзенең бердәнбер улын Исмәгыйльне алейхи салям тәрбияләгән! Корбан китерергә кирәклеге турында әйткәч, Исмәгыйль алейхи салям әйтә: "Атам минем! Син бу әмерне үтә. Аллаһ теләсә, мине иң сабырлардан табарсың”, ди. Атасына карата ул шушы авыр мизгелдә дә мәхәббәтен җуймый, аның хәленә керә, аның теләгенә күнә. Ничек кенә кыен булса да, барыбер яратып “Атам минем” дип эндәшә һәм әдәбен дә саклый. Хәтта Аллаһны да элек олылаган кебек олылый. “ИншәАллаһ!”, ди. Үзен батыр итеп күрсәтеп, мактау сүзләрен ишетү өчен түгел, ә сабыр (!) һәм тәкъвалы булып каласы килә аның. Шуннан да югарырак фида кылу мөмкинме?
Корбан ашы өммәт һәм республиканың иминлеге өчен җәмәгать белән бергәләп дога кылынды.