Татарстан мөфтияте сезонны яшьләр өчен яңа проектлар белән ачып җибәрә

22 август 2019 ел 08:56
Татарстан мөфтияте сезонны яшьләр өчен яңа проектлар белән ачып җибәрә

Һиҗри буенча яңа 1441 елны (31 августта керәчәк) Татарстан Республикасы мөселманнары Диния Нәзарәте яшьләр өчен яңа проектлар белән каршылый.  Сентябрь аеннан башлап мөселман егет һәм кызлар төрле дини программаларда катнашырга чакырыла. 

Мисал өчен, яңа сезонда мөслимәләр арасында зур популярлык казанган "Женская гимназия" проектын 4 ел эчендә беренче ребрендинг көтә. Ул хәзер «Яшь килен» исеме астында эшлиячәк. Атамасы белән бергә концепциясе дә үзгәрде: мөслимәләр өчен 7 атна дәвамында берешәрләп укылган гадәттәге лекцияләр хәзер гаилә кыйммәтләрен ныгытуга юнәлтелгән тематик очрашуларга үзгәрәчәк. Алар тулысы белән шәригать һәм татар милли гореф-гадәтләр күзлегеннән чыгып никах темасының төрле мәсьәләләренә багышланачак. Очрашулар һәм видеодәресләрдә булачак һәм хәзерге яшь киленнәргә милли традицияләр - бәби чәе, бишек җыры, кыз озату һ.б., никахның дини һәм хокукый яклары, хатын һәм ирнең бурычлары һәм хокуклары, мәһер һәм никах килешүе, хатын-кыз һәм ир-ат психологиясе кебек мәсьәләләр турында сөйләнәчәк. Моннан тыш, мөслимәләр милли ашлар әзерләргә, бала карарга, кунакларны каршыларга өйрәнә алачак. Спикерлар булып психологлар, юристлар, табиблар, галимнәр торачак. Курслар 26 сентябрьдән сәг.18.30да башланып айның һәр икенче атнасында Галиев мәчетендә булачак. Соңгы дәрес кызлар өчен аулак өй форматында 19 декабрьдә узачак. Проектта катнашу өчен яшь чикләве юк. 

«Яшь килен»гә ике ысул белән язылырга мөмкин: беренчесе -  https://clck.ru/He3Xi сылтамасы буенча гариза тутырырга, икенчесе +7 (843)237-86-18 телефонына шалтыратырга.

Мөселман егетләренә исә аерым клуб оештырылды - ир-атлар өчен «I'MAN» проекты. Анда катнашучыларны туплау башланды инде. Бу яңа уникаль проект ир-атлар аудиториясенең күпсанлы сораулары буенча төзелгән. "I'MAN" ир-атлар проектының беренче очрашуы 11 сентябрьдә булачак. Әлеге проектта Ислам кысаларында шәхси һәм рухи яктан үсәргә әзер 18 яшьтән өлкәнрәк булган ир-атлар һәм егетләр катнаша ала. Аларны атналык очрашулар, җитди практикалар, спорт һәм бик күп яңа гыйләмнәр көтә. Очрашулар шулай ук Казанның Галиев мәчетендә узачак. Аларда көндәлек тормышның барлык өлкәләрен дә диярлек җайга салучы шәригать нормалары, Мөхәммәдﷺ Сөннәте турындагы белемнәрне киңәйтү, чын мөселманга хас булырга тиешле әлакый сыйфатларны үстерү, шулай ук рухи авырулардан бушану ысуллары турында сөйләнәчәк. «I'MAN» проектында катнашу өчен https://clck.ru/HiPh6  сылтамасы буенча үтеп яки +7 (843) 237-86-18 телефоны аша язылырга мөмкин.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы