“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте өчен Корбан ашы уздырды

27 август 2019 ел 15:40
“Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте өчен Корбан ашы уздырды

Бүген «Ярдәм» мәчете һәм «Ярдәм» милли ислам хәйрия фонды Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле оешмасы өчен корбан мәҗлесе уздырды. Хәйрия ашында шулай ук Россиянең төрле почмакларыннан күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр катнашты, алар хәзер “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды каршындагы укыту-реабилитация үзәгендә тернәкләнү уза. Чара гадәттәгечә Кәлам Шәриф аятьләре уку белән башланып китте.

200 кешегә исәпләнгән әлеге чара төрле милләт-конфессия һәм төрле яшьтәге күрү буенча инвалидларны үзенә җыйды. Күрмәүчеләр алдында фонд рәисе Илһам Исмәгыйлев, фонд вице-президенты, укыту-тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдинова чыгыш ясады. Корбан бәйрәменең кыйммәте ассызыкланды.

Төшке ашта шулай ук Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан җирле оешмасы рәисе Алсу Ибраһимова катнашты. Ул Мәликә Гыйльметдиновага «күрү буенча инвалидларга игътибарлы булулары, җылы карашта торулары, хәйрия ашын оештырулары өчен» дигән Рәхмәт хаты тапшырды.

Әлеге чарада «Ярдәм» фонды каршындагы уку-тернәкләндерү үзәгендә тернәкләнү узучы күзләре күрмәүчеләр һәм начар күрүчеләр чыгыш ясады. Алар тернәкләндерү курсларыннан һәм укудан алган тәэсирләре, күрү буенча инвалидларга мондый урыннарга ничек йөрергә кирәклеге һәм вакытның кадерен белү турында сөйләделәр.

Хәйрия ашы ахырында әлеге чарада катнашучыларга Корбан ите хәйрия ярдәме сыйфатында таратылды. Алар өйләренә рәхмәт сүзләре белән кайтып киттеләр.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы