Белем көне алдыннан Татарстан мөфтие мәктәп укучылары белән очрашты

28 август 2019 ел 12:03
Белем көне алдыннан Татарстан мөфтие мәктәп укучылары белән очрашты

Бүген, Зөлхиҗҗә аеның 27 нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстанның мәктәп укучылары белән очрашты. Очрашу традицион рәвештә «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» республика акциясе кысаларында уздырылды. Акция гамәлгә кергәннән бирле мөфтият әлеге изге эштә катнашып килә. Быелгысы елны Татарстан мөфтияте барлыгы 115 баланы мәктәп кирәк яраклары биреп сөендерергә ниятли. Бүген аларның 25-нә бүләкләрне мөфти үзе тапшырды. 
Ул сабыйларны сәламләп, якынлашып килүче Белем көне белән тәбрикләде һәм балаларга гыйлем эстәү турында кыска вәгазь сөйләде. 

– Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Батылны белеп батылдан ерак булган, хакны белеп хак тарафында сабит булган хак мөэминнәр, батылны да, хакны да белмичә адашып йөргән сукырлар белән бертигез булырлармы?” Белем иясе һәрвакытта да Аллаһы каршында күркәмрәк, сөеклерәк. Тагын бер аятьтә “Әгәр берәр нәрсәне белмәсәгез, аны белүчеләрдән сорагыз” диелә. Ин шә Аллаһ, сез белем алу эшенә керешәсез. Теләгем шул: укыгыз, һөнәрләр өйрәнегез, җәмгыятькә, динебезгә файдалы шәхесләр булыгыз. “Сезнең арагыздан их яхшысы - кешеләргә күбрәк файда китергәне” диелә хәдистә. Һөнәр сайлаганда да сез кешеләргә күбрәк файда китерә торганны сайларга тиешсез. Милләт, дин, ил өчен файдалы булыгыз! – дип теләк-нәсыйхәтләрен җиткерде.

Чара укучыларга портфельләр тапшыру тантанасы белән дәвам итте. Мөфти кулыннан мәктәп-кирәк яраклары тутырылган портфельләрне аз керемле, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле 25 бала алды. Алар - булачак беренче сыйныф укучылары һәм башлангыч сыйныфларда белем алучылар. Мәктәп укучылары өчен бүләкләр Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан әзерләнде.

Социаль җаваплы эшчәнлек ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең өстенлекле эш юнәлеше булып тора.  Нәзарәтнең хәйрия инициативаларын гамәлгә ашыру белән “Зәкят” хәйрия фонды шөгыльләнә. Фонд 1998 елда Татарстан Республикасы территориясендә зәкят акчаларын җыю һәм бүлү максатыннан оештырыла. Бүген Фондның күпкырлы эшчәнлеге җәмгыятьнең социаль яктан якланмаган байтак катламнарын колачлый. Иң әһәмиятле инициативалар рәтендә – авыру балаларга акчалата ярдәм күрсәтү, шулай ук аз керемле, күпбалалы гаиләләрне, мохтаҗларны азык-төлек һәм кием-салым белән тәэмин итү.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы