“Оедым мин ошбу имамга...” конкурсына йомгак ясалды

28 август 2019 ел 17:08
“Оедым мин ошбу имамга...” конкурсына йомгак ясалды

Бүген, зөлхиҗҗә аеның 27 нче көнендә, Галиев мәчетендә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен махсус игълан иткән “Оедым мин ошбу имамга...” дип исемләнгән иҗади эшләр конкурсына нәтиҗәләр ясау тантанасы үтте. Әйтергә кирәк, мөфти хәзрәтнең мөселманча яңа ел алдыннан каләм ияләре белән очрашуы традициягә керде. Быелгы очрашу барышында да журналистлар үзләрен кызыксындырган сорауларын Татарстан мөселманнары башлыгына юллый алды. Чарада шулай ук Мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һ.б. катнашты.

Катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде. Мөфти хәзрәт шәригать күзлегеннән журналистларга карата булган таләпләрне санап узды, мәгълүмат дөрес, хакыйкатькә туры килгән һәм тикшерелгән булырга тиешлеккә игътибар юнәлтте: “Без мәчетләрдә вәгазьләр аша 200-300 кешегә дини кыйммәтләрне, яшәү мәгънәсе, асыл сыйфатлар турында сөйләсәк, сез үзегезнең язмаларыгыз, тапшыруларыгыз аша меңләгән кешелек аудиторияне колачлыйлыйсыз. Билгеле ки, изге, яхшы, күркәм гамәлләр өчен савап күбрәк, ә ялган мәгълүмат тарату өчен гөнаһ языла. Шуңа һәр сүзебезгә игътибарлы булыйк”, – дип нәсыйхәтләрен бирде Камил хәзрәт. Журналист һөнәренең дәрәҗәсе, җәмгыять алдындагы җаваплылыгы хакында аять-хәдисләр китерелде. Коръәндә “Раббыңның юлына хикмәт белән чакыр” диелә. Зирәклек, хикмәтлек журналистларда булырга тиешле сыйфат. Әңгәмә барышында мөфти хәзрәт кешеләргә динне аңлатканда матур итеп аңлатырга кирәклек турында әйтте. “Синең әйткән сүзләрең дөрес, хак булырга тиеш. Бөтен хакны сөйләү дөрес түгел”, – дип өстәде һәм чыгышын гыйбрәтле сүзләр белән дәвам итте. Аерым алганда тәкәбберләнмәскә һәм сүз йөртүдән ерак булырга чакырды. “Сүз йөртүче кеше җәннәткә кермәс” дигән хәдисне китерде.  

Әйтергә кирәк, “Оедым мин ошбу имамга...” конкурсы иҗатчылар тарафыннан күпләгән мәсьәләләрне яктыртуны күздә тотты, аерым алганда, ул җәмгыятьтә имамнарны борчыган күренешләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелде. Жюри әгъзалары хөкеменә барлыгы 163 эш тәкъдим ителгән иде. Бәйгедә барлыгы иллегә якын журналист катнашты. Катнашучыларның күпчелеген Татарстан районнарында эшләүче каләм әһелләре тәшкил итте.  Бәйге мәчет имамнарының эшчәнлеген уңай яктыртуга юнәлдерелде. Жюри иң яхшы эшләрне сайлап алганда күпләгән критерийларга игътибар итте.  Урыннар яулаган эшләрдә, билгеле, дин әһеле күпьяктан, күпкырлы шәхес буларак ачылды, шул ук вакытта имамнарның гыйбрәтле язмышлары мисалында гади авыл дин эшлеклесенең фидакарь хезмәте, киң колачлы эшчәнлекләре күрсәтелде. Кайбер районнарда хәтта имамнарның эшчәнлегенә багышлап махсус сәхифәләр дә оештырылды. Жюри әгъзалары тарафыннан эшләре уңай бәяләнгән авторлар укучыларга һәм тамашачыларга тәэсир итү өчен көчле алымнар, экспрессив чаралар, җәлеп итәрдәй атамалар таба белгән. Кайбер номиницияләр буенча кайбер урыннарны берничә автор бүлеште – бу шулай ук нормаль күренеш, чөнки жюри тарафыннан тавышка кую юлы белән дә аерып булмаган, яхшы эшләнгән материаллар булды. Шунысы куанычлы, конкурс темасы буенча эш алып барган, әмма материаллары әзерлек дәрәҗәсе буенча призлы урынга чыкмаган авторлар Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.

Җиңүчеләр түбәндәгечә:

- «Иң яхшы телевизион материал» номинациясендә:

I урын – Дәүләтова Ләйлә Рәшит кызы («ТНВ» телеканалының  «Адәм белән Һава» тапшыруы алып баручысы)

I урын – Вафина Гүзәлия Мидхәт кызы («Биектау ТВ» телеканалы журналисты)

II урын – телеканал «Пестрецы ТВ»

III урын – «Зәй ТВ» телеканалы коллективы

- «Иң яхшы радиорепортаж» номинациясендә:

I урын – Гыймадов Фаил Фаиз улы («Болгар» радиосының тапшырулар алып баручысы)

II урын – Гыйльмуллина Гөлинә Мирсәет кызы (Мамадыш районы «Нократ дулкыннары » радиосы алып баручысы)

«Басма чарада иң яхшы язма» номинациясендә:

I урын – Гарифуллина Дилбәр Газил кызы («Шәһри Казан» газетасы журналисты)

II урын – Әхмәтгалиева Айгөл Габдулла кызы («Мәйдан» журналының җаваплы сәркатибе)

III урын - Вәгыйзов Илшат Рим улы ( «Минзәлә» газетасы)

III урын Хасибҗанова Наилә Солтангәрәй кызы (Буа районы «Байрак» газетасы)

«Иң яхшы интернет-язма» номинациясендә:

I урын – Йосыпова Әлфинур  Кашафтдин кызы (Буа районы «Байрак» газетасы журналисты)

II урын – Спиридонова Алсу Сәяф кызы (Алсу Дияр) (Мамадыш районы «Нократ» газетасы бүлек мөхәррире)

III урын – Сәйфуллина Индира Камил кызы ( Баулы районы «Слава труду» газетасы журналисты)

III урын – Гыйззәтуллина Гөлназ Әгъзаметдин кызы («Әлмәт таңнары» газетасы журналисты)

«Иң яхшы видеорепортаж» номинациясендә:

I урын – Фазлыева Ләйсирә Наил кызы («ТНВ» телеканалының «Нәсыйхәт» тапшыруы мөхәррире)

Рәхмәт хатлары:

1.            Мингалиева Фирая Нәгыймулла кызы (Мамадыш районы «Нократ» газетасы)

2.            Гиняева Резеда Әкрам кызы («Норлат» районы «Дуслык» газетасы)

3.            Саниева Таңсылу Илшат кызы ( Азнакай районы «Маяк» газетасы журналисты)

4.            Завилейская Илсөя Мансур кызы (“Яшел Үзән” район газетасы баш мөхәррире)

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы