ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды барлык теләүчеләрне «Чәчәкләр урынына балалар» дип исемләнгән бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыра. Акцияне оештыручылар 1 сентябрьдә укытучыга күпсанлы чәчәк бәйләмнәре урынына сыйныф исеменнән уртак бер гөлләмә тапшырырга, ә артып калган акчаны – авыру балаларны тернәкләндерүгә юнәлтергә тәкъдим итә. Быел инде бишенче тапкыр узачак «Чәчәкләр урынына балалар» акциясе шул максатны истә тотып гамәлгә ашырыла.
Исегезгә төшерәбез: «Зәкят» хәйрия фондында 50-дән артык бала тернәкләнүгә үз чиратын көтә. Алар төрле диагнозлардан интегә: аутизм, ДЦП, неврология авырулары һәм башкалар.
Акчаны 6390 0262 9014 6262 29 һәм 5336 6900 3516 7669 номерлы Сбербанк карталарына күчерергә мөмкин ( карталар Әлмәтов Илнур Мәхмүт улы исеменә теркәлгән).