«Чәчәкләр урынына балалар»: «Зәкят» хәйрия фонды Белем көне уңаеннан бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыра

29 август 2019 ел 09:50
«Чәчәкләр урынына балалар»: «Зәкят» хәйрия фонды Белем көне уңаеннан бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыра

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды барлык теләүчеләрне «Чәчәкләр урынына балалар» дип исемләнгән бөтенроссия акциясенә кушылырга чакыра. Акцияне оештыручылар 1 сентябрьдә укытучыга күпсанлы чәчәк бәйләмнәре урынына сыйныф исеменнән уртак бер гөлләмә тапшырырга, ә артып калган акчаны – авыру балаларны тернәкләндерүгә юнәлтергә тәкъдим итә. Быел инде бишенче тапкыр узачак «Чәчәкләр урынына балалар» акциясе шул максатны истә тотып гамәлгә ашырыла.

Исегезгә төшерәбез: «Зәкят» хәйрия фондында 50-дән артык бала тернәкләнүгә үз чиратын көтә. Алар төрле диагнозлардан интегә: аутизм, ДЦП, неврология авырулары һәм башкалар.  

Акчаны 6390 0262 9014 6262 29  һәм 5336 6900 3516 7669 номерлы Сбербанк карталарына күчерергә мөмкин ( карталар Әлмәтов Илнур Мәхмүт улы исеменә теркәлгән).

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы