Белем көне алдыннан Бөгелмә Үзәк мәчетендә аз керемле, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле сабыйларга адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!» акциясе уздырылды.
Акция кысаларында мәктәп кирәк-яраклары - дәфтәрләр, хезмәт һәм рәсем дәресләре өчен җыелмалар сатып алынды. Әлеге бүләкләр 20-гә якын балага тапшырылды. Чара тәмамланганнан соң, барлык кунакларны бәйрәм өстәленә чакырдылар.