Рөстәм Миңнеханов һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин Чистайда «Камалия» тәрбия үзәгендә булдылар

31 август 2019 ел 16:50
Рөстәм Миңнеханов һәм Камил хәзрәт Сәмигуллин Чистайда «Камалия» тәрбия үзәгендә булдылар

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Чистайда "Камалия" тәрбия үзәгендә булды. Биредә аны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршылады.

"Камалия" үзәге 1847 елда төзелгән тарихи бинада (элекке мәдрәсәдә) урнашкан. 2018 елда бина Диния Нәзарәтенең Чистай мөхтәсибәтенә тапшырылган иде. Заманында бу мәдрәсәне Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый кебек күренекле шәхесләр тәмамлаган. Хәзерге көндә исә мөхтәсибәт тырышлыгы һәм җирле хакимият ярдәме белән бина балалар һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль һәм иҗади үсешен тормышка ашыру өчен торгызылган.

Бүген бина мәйданы 550 кв. метр тәшкил итә, анда бер вакытта 200 кеше шөгыльләнә ала. "Камалия"  үзәге эшчәнлеге гаилә институтын ныгытуга, балалар һәм яшүсмерләрнең интеллектуаль һәм иҗади үсешенә юнәлдерелгән. Үзәктә төрле конфессияләр һәм милләт вәкилләре укый ала.

Рөстәм Миңнеханов өчен ял итү-үстерү үзәге бинасы буенча кыскача экскурсия оештырылды.

ТР Президенты матбугат хезмәте мәкаләсе һәм фотолары файдаланылды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы