“Хозур” нәшрият йорты Мәскәүдә Татарстанның мөселман дини әдәбият базарын тәкъдим итә

05 сентябрь 2019 ел 15:05

Мәскәүдә 32-нче Мәскәү халыкара китап ярминкәсе ачылды. Ул Россиядә, Көнчыгыш Европада һәм Үзәк Азиядә иң эре борынгы ярминкәләрдән  санала. Бу көннәрдә 75-нче күргәзмә павильоны илнең китап тормышы үзәгенә әйләнде, анда килүчеләр Россия һәм чит илләрнең әйдәп баручы нәшриятлары һәм язучылары белән очраша ала, алар арасында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты да бар. Ярминкә 8 сентябрьгә кадәр эшлиячәк. Рәхим итегез!

«Хозур» нәшрият йорты стендында Татарстан мөфтияте тарафыннан татар, рус һәм гарәп телләрендә бастырылган 100-дән артык китап – уку һәм агарту әдәбияты, мәдрәсәләр, югары уку йортлары, имамнар өчен укыту һәм методик әсбаплар, киң катлам укучылар өчен исламның хакыйкый традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен аңлатучы фәнни-популяр китаплар тәкъдим ителә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты – Россиядә иң зур мөселман медиахолдингларының берсе. Эшләү дәверендә нәшриятта 500 мең данәдән артык тираж белән татар, рус һәм гарәп телләрендә 200 исемдәге китап дөнья күрде. Басмаларның төп өлеше (гомуми санның яртысына якыны) классик мөселман һәм татар дини-илаһият мирасына караган хезмәтләрдән гыйбарәт. Алар арасында Әбу Хәнифә, Матуриди, Тәхави, әл Газнави, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри, Ә.Максуди, Г.Карабаш һ.б. авторларның хезмәтләре бар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана