Мөселман яшьләре социаль челтәрләрдә «Ислам матурлыгы» флешмобын башлап җибәрде

06 сентябрь 2019 ел 15:28
Мөселман яшьләре социаль челтәрләрдә «Ислам матурлыгы» флешмобын башлап җибәрде

Instagram социаль челтәрендә «Ислам матурлыгы» дип исемләнгән флешмоб башланды. Әлеге башлангыч белән Татарстанның яшь мөселманнары чыкты. Шул рәвешле алар социаль челтәр кулланучыларының Ислам кыйммәтләренә игътибарын җәлеп итәргә ниятли. Егетләр һәм кызлар барлык теләүчеләргә сентябрь ахырына кадәр мөселманнарның нинди матур гамәлләр кылуы яки Ислам диненең аларның тормышларын ничек үзгәртүе турында хикәя, эссе яки шигырь язып, рәсем ясап яки клип төшереп,  Instagram-га язма урнаштырырга тәкъдим итә. Язмада ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге аккаунтын @muslimmol билгеләргә һәм #КрасотаИслама хештегын куярга кирәк. Иң кызыклы эшләр @dum_rt һәм @muslimmol – Instagram-дагы сәхифәләребездә урын алачак. Барлык сорауларны нәзарәтнең социаль бүлеге сәхифәсе @muslimmol директына юлларга мөмкин.

Флешмоб «Экстремизмга – юк!» айлыгы кысаларында уздырыла. Айлык республикада милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту, терроризмны һәм экстремизмны профилактикалау, шулай ук халыкта террорчылык һәм экстремизм идеологиясенә каршы фикер булдыру максатыннан оештырыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы