Нәзарәттә Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов булып китте

09 сентябрь 2019 ел 13:21
Нәзарәттә Саратов өлкәсе мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов булып китте

Бүген, Гашура көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Саратов өлкәсеннән төбәк мөфтие Мөкаддәс хәзрәт Бибарсов җитәкчелегендә делегация булып китте. Саратов мөфтияте башлыгын Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин каршы алды. Төбәкләрнең мөселман оешмалары җитәкчеләре Россиядә дини өлкәдәге вазгыять, дөньяда һәм илдә, бигрәк тә мөселман мәгариф системасы өлкәсендә, ислам үсеше тенденциясе турында фикер алышты.

Камил хәзрәт Сәмигуллин, Болгар ислам академиясендә алты докторлык диссертациясен яклау планлаштырыла, дип билгеләп үтте һәм Россия өммәте өчен алга баруның төп шарты булып аларны гарәп телендә әзерләү торуын ассызыклады. 

Әңгәмә барышында Диния нәзарәтләре башлыклары шулай ук Исламны ММЧда һәм мәгълүмати киңлектә яктырту мәсьәләләре хакында сөйләштеләр, Россия мөселманнары арасында ислам эчендәге проблемалар һәм фәнни-дини мәсьәләләр турында фикер алышу өчен федераль мәйданчыкка ихтыяҗ зур дигән нәтиҗәгә килделәр. Алга таба Камил хәзрәт Татарстан мөфтиятенең күпьяклы эшчәнлеге турында сөйләде. Мөкаддәс хәзрәт Бибарсовны нәзарәтнең "Даруль-ифта" федераль мөселман колл-үзәге эше һәм мөфтият тарафыннан татар һәм рус телләрендә әзерләнә торган Коръән тәфсирләре аеруча кызыксындырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы