Мөхтәрәм укучылар, кадерле дин кардәшләр!
Сезнең игътибарыгызга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа мәкаләләре циклын бастыра башладык. Мәкаләләр «Кыйссаларда гыйбрәт бар...» дигән исем астында чыгып, Изге Коръән сюжетларыннан, шулай ук бөек пәйгамбәрләребез һәм күренекле дин кардәшләребезнең гаҗәеп тормыш юлыннан алынган, барлык мөселманнар өчен дә гыйбрәтле булган кыйссалардан гыйбарәт. Бу шәхесләрнең Аллаһы Тәгаләгә ярату белән сугарылган һәм Аңа ихластан хезмәт итүгә багышланган тормышларыннан алынган мисаллар фикерли белгән һәркемне уйланырга мәҗбүр итәчәк... Рәхим итеп укыгыз!
Кыйссаларда гыйбрәт бар...
Беренче кыйсса. “Йосыф галәйһиссәлам”
Икенче кыйсса. “Нух галәйһиссәлам”
Өченче кыйсса. “Муса галәйһиссәлам”
Мисыр фиргавене кавеме исраиллеләрне коллар итеп тоткан була, җәберли, алардан иң авыр эшләрне эшләтә. Исраиллеләр кыптыйларның золымыннан бик ялкып, үз ата-бабалары җиренә – Фәләстыйнга кире кайтырга ният кылалар. Әмма фиргавен аларга Мисырны ташлап китәргә рөхсәт тә, мөмкинлек тә бирми.
Фиргавен исраиллеләрне сыйныфларга бүлә. Аларның бер өлеше пирамидалар төзүдә катнаша, таудай биек ул пирамидаларны төзүгә меңләгән кеше җәлеп ителә. Исраиллеләрнең икенче бер өлеше йортларны сүтү һәм төзү эшләрен башкара, ә тагын бер өлеше – таш чыгару белән мәшгуль була. Бу эш шулкадәр авыр була, анда эшләгән кешеләрнең бу авыр хезмәттән хәтта бөкреләре чыга. Ә эшләмәгән кешеләргә көндәлек салым салалар. Әгәр дә эшләрдә катнашмаган кеше кояш баеганчы шул салымны түләмәсә, аны бәйләп алып бер айга төрмәгә утыртып куя торган булалар.
Хатын-кызлар исә йон эрләргә тиеш булалар, тегү эшләренә җәлеп ителәләр. Бу коллык тәртибен тоту өчен кыптыйлар репрессияләр кулланалар, исраиллеләрне төрле газапларга, эзәрлекләүләргә дучар итәләр. Аннан тыш, Фиргавен әмере буенча, кыптыйлар исраиллеләрнең һәр туган ир баласын үтереп бара башлыйлар. Кыз балаларны исән калдырсалар да, аларның тормышын яшәү дип әйтеп булмый. Исраиллеләрнең нәселен тулысынча юкка чыгарыр өчен, бу кызларны үсеп җиткәч тә чит кешеләргә киягә бирәләр.
Фиргавен күргән төш
Бервакыт Фиргавен шундый төш күрә. Төшендә Фәләстыйн ягыннан зур ут килеп чыгып Мисырны чолгап ала да андагы бар кыптыйларны яндырып бетерә. Тик бу ут, имеш, исраиллеләрнең берсенә дә тими.
Бу төшне күргәч, фиргавен бик нык куркып кала. Ул төрле юраучы, фалчы, сихерчеләрне чакырып бу төшен юрата. Алар фиргавенгә:
– Исраиллеләрдә бер ир-бала туачак, синең әҗәлең һәм синең хакимлегеңнең чиге шул малай кулыннан булыр, – дип төшнең мәгънәсен аңлаталар.
Шуннан инде фиргавен барлык якыннарын киңәшкә җыя. Гомерен һәм хакимлеген саклап калу өчен ул шундый коточкыч карарга килә: исраиллеләрдә туган һәр ир бала үтерелеп барырга тиеш һәм ул шундый әмер чыгара да. Барлык кендек әбиләрен җыеп алып әйтә:
– Әгәр дә ир-бала туып сезнең кулда булса – аны шундук үтерегез, ә кыз-бала булса – исән калдырыгыз.
Кендек әбиләре аның бу әмерен төгәл үтәп баралар. Әгәр кем дә булса каршы булса, ул кендек әбиен дә үтерәләр.
Фиргавен кешеләре бар ил буенча эшафотлар төзеп куялар, ул эшафотларда авырлы хатыннарны газаплыйлар. Газаплау нәтиҗәсендә күп хатыннарның балалары төшә. Шуңа да, мондый газаплаулардан котылу өчен күп хатыннар үз ирекләре белән балаларын төшерәләр. Мондый җәзалауга да карамастан, бала табарга карар итеп ир-бала тапкан хатыннарның балаларын шундук үтерәләр.
Шундый риваять тапшыралар: Муса галәйһиссәламнең дөньяга килүен булдырмый калу өчен, фиргавен әмере буенча унике мең малай һәм яңа туган туксан мең ир-бала үтерелә. Тагын бер риваять буенча, фиргавеннең бу әмерен үтәп тугыз йөз туксан мең исраилле үтерелгән.
Мөхеддин ибн Гарәби үзенең “Фусусул-Хикем” китабында: “Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламгә бар үтерелгән балаларның сәләт һәм көчен ирештергән. Шуңа да Муса галәйһиссәлам күрсәткән могҗизалар бик ачык булганнар”, – дип яза.
Димәк, Фиргавен һәр үтергән бала белән Муса галәйһиссәламгә яңа көч өстәп торган булып чыга. Шундый бер көн киләчәк: бар үтерелгән балаларның көч һәм сәләтен үзенә алган Муса галәйһиссәлам Фиргавеннең бар гаскәрләренә берүзе каршы тора алыр!
Муса галәйһиссәламнең тууы
Яңа туган балаларны Фиргавен фәрманы буенча үтереп бару белән бергә исраиллеләрнең өлкән яшьтәге кешеләре арасында да үлем-китем көчәеп китә. Шул сәбәпле кыптыйлар фиргавенгә килеп болай диләр:
– Исраиллеләрнең олы яшьтәге кешеләре арасында да үлем ешайды, ә аларның балаларын сезнең әмер буенча үтереп баралар. Аларның нәселе юкка чыкса, бар авыр эшләрне дә безнең үзебезгә эшләргә туры киләчәк.
Фиргавен, аларның бу сүзләренә колак салып, якыннары белән киңәшләшкәч, тагын бер карарга килә. Бу карар буенча, яңа туган балаларны ел аралаш үтереп барырга тиеш булалар. Ягъни бер елны яңа туган бар ир-балаларны үтерәләр, ә икенче елны – исән калдыралар. Әлбәттә, шундый явыз карарлар кабул итсәләр дә, Фиргавен һәм аның якыннары Аллаһы Тәгалә билгеләгән тәкъдирне һич тә үзгәртә алмыйлар. Тәкъдирләренә язылганнар чынга аша – Муса галәйһиссәлам дөньяга яңа туган ир-балаларны үтереп барган елны килсә дә, исән кала. Җитмәсә, фиргавен сараенда аның яклавы астында тәрбияләнеп тә үсә. Хакыйкатьтә, бар да – Аллаһ көчендә бит! Ул язганны беркем алышты алмый, һәм Аның җәзасыннан да, рәхмәтеннән беркем котыла алмый.
Яңа туган ир-балаларны исән калдырган елны Муса галәйһиссәламнең әнисе Һарун белән йөкле була. Ә икенче елны, яңа туган ир-балаларны үтереп барганда, ул Муса галәйһиссәламне дөньяга тудыра.
Әлбәттә, әни кеше фиргавен кешеләре аның улын үтерер дип бик курка. Алар бар җирне дә гел күзәтеп торалар, әгәр дә йөкле хатын очратсалар, шундук аның исемен язып та куялар. Бала табу вакыты җиткәч, мондый хатыннарга кыптый кендек әбиләре килә. Әгәр дә кыз-бала тапсалар – аны исән калдыралар, әгәр дә инде бу хатын ир бала тапса, аның баласын үтерүче махсус кешеләргә тапшыралар. Ә алар балаларны үткен пычак белән чәнчеп үтерәләр.
Балага узгач, башка хатыннардан аермалы буларак, Муса галәйһиссәламнең әнисе йөкле булуын беркем сизмәгән, аның йөклелек билгеләре дә күзгә ачык күренмәгән. Фиргавен хатыннары да күрми калган. Әмма, шуңа да карамастан, Муса галәйһиссәламнең әнисе гел борчуда һәм куркуда булган.
Коръәндә болай диелә:
وَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ أُمِّ مُوسَىٰ أَنْ أَرْضِعِيهِ ۖ فَإِذَا خِفْتِ عَلَيْهِ فَأَلْقِيهِ فِي الْيَمِّ وَلَا تَخَافِي وَلَا تَحْزَنِي ۖ إِنَّا رَادُّوهُ إِلَيْكِ وَجَاعِلُوهُ مِنَ الْمُرْسَلِينَ
Мәгънәсе: “Һәм Без Мусаның әнисенә: “Син аны имез, әмма әгәр аның өчен курыксаң, аны диңгезгә ташла. Курыкма һәм кайгырма. Һичшиксез, Без аны сиңа кайтарачакбыз, һәм аны пәйгамбәрләрдән берсе итәчәкбез”, – дип илһам иттек” (Әл-Касас (Кыйсса) 28/7).
Муса галәйһиссәламнең әнисенә иңдерелгән бу вәхи – пәйгамбәрлек вәхие түгел, ул аңа илһам (интуиция) яки төш күрү аша ирештерелгән.
Икенче бер аятьтә Аллаһы Тәгалә әйтә
أَنِ اقْذِفِيهِ فِي التَّابُوتِ فَاقْذِفِيهِ فِي الْيَمِّ فَلْيُلْقِهِ الْيَمُّ بِالسَّاحِلِ يَأْخُذْهُ عَدُوٌّ لِّي وَعَدُوٌّ لَّهُ ۚ ...
Мәгънәсе: “Аны табутка сал, шуннан аны елгага җибәр, диңгез аны ярга чыгарсын. Минем дошманым һәм аның дошманы аны алсын” (Та Һа 20/39).
Муса галәйһиссәламнең әнисе өч ай буе аны күкрәк сөте белән туендыра. Бу вакытта ул зур куркуда була, чөнки Фиргавен кешеләре аның өенә керсәләр, алар бу баланы табарлар һәм һичшиксез үтергән булырлар иде.
Ә Муса галәйһиссәлам көннән-көн матурая, үсә төшә торган була. Әнисенең бу баласына ияләшүе һәм аны яратуы да, аны югалтам дип борчылуы да көннән-көн көчәя, фиргавен кешеләре кереп аның улын үтерерләр дип куркудан сабыры бетә. Аның башка түзәр көче калмый. Шулай да Аллаһыдан алынган илһамны кулланма итеп алып, үз улын Нил елгасына ташларга карар итә.
Муса галәйһиссәлам фиргавен сараенда
Муса галәйһиссәламнең әнисе бер балта остасына агачтан тартма эшләргә куша. Тартманың эченә ул мамык түши, ә тышына, су үткәрмәсен өчен, сумала сылый. Улын тиешенчә туендырып, ул, Аллаһы Тәгаләгә тапшырып, баланы шул тартмага куеп, тартманы суга сала.
Аллаһы Тәгалә әмере белән, елга агымы тартманы Фиргавен сараена кадәр алып килә дә ярга чыгарып ташлый. Фиргавен хатынының хезмәтчеләре су алырга дип килгәч тартманы табалар һәм аны алып кайтып фиргавен хатынына бирәләр. Фиргавен хатыны тартманы ачып карагач, анда нур сирпеп торган баланы күрә. Шунда аның күңелендә бу балага карата сөю уяна. Баланы күргән башкалар да үзләрендә шундый ук хис тоялар. Хәтта фиргавен үзе дә соңыннан бу балага нык ияләшеп аны ярата башлый. Аллаһы Тәгалә Коръәндә бу хакта болай әйткән:
... وَأَلْقَيْتُ عَلَيْكَ مَحَبَّةً مِّنِّي وَلِتُصْنَعَ عَلَىٰ عَيْنِي
“Мин сиңа Үземнән бер сөю бирдем. (Кешеләрнең күңелләренә сиңа карата сөю орлыклары чәчкәнгә күрә, сине күргән берсе синнән башка тора алмас хәлгә киләчәк.) Син – Минем күзәтүем астында үстерелүең өчен” (Та Һа 20/39).
Шулай итеп, Аллаһы Тәгалә фиргавен сараеның бар кешеләре күңелләренә Муса галәйһиссәламгә карата сөю орлыгы сала. Әмма, бераз вакыт үткәч, сарай кешеләре күңелләрендә: “Бу бала кем, ул каян? Бәлки, ул фиргавен хакимлегенә чик куяр өчен туган баладыр?” – дигән шик туа. Алар бу бала берәр исраилле баласыдыр дип шикләнәләр. Фиргавеннең якыннары киңәшкә җыелалар һәм бу баланы үтерергә карар итәләр. Әмма фиргавеннең хатыны Асийа бинт Мөзәһим аларга каршы чыга һәм баланы үтерми калырга дип ирен күндерә. Асийа бинт Мөзәһим моның белән генә чикләнеп калмый, ул бар көче белән Муса галәйһиссәламне яклый, фиргавен бу баланы яратсын өчен бар көчен сала.
Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
وَقَالَتِ امْرَأَتُ فِرْعَوْنَ قُرَّتُ عَيْنٍ لِّي وَلَكَ ۖ لَا تَقْتُلُوهُ عَسَىٰ أَن يَنفَعَنَا أَوْ نَتَّخِذَهُ وَلَدًا وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
“Фиргавеннең хатыны: “Менә минем дә, синең дә күз нурыбыз. Аны үтермәгез! Бәлки, ул безгә файда китерер, яки без аны уллыкка алырбыз”, – диде. Әмма алар белмиләр иде” (Әл-Касас (Кыйсса) 28/9).
Әнә шулай, Асийа бинт Мөзәһим тырышлыгы белән фиргавен һәм аның якыннары Муса галәйһиссәламне үтерү уеннан кире кайталар. Бу бала аларның эзләгән дошманы булуы хакында хәтта башларына да килми.
Риваятьләрнең берсендә шулай тапшырыла: “Асийа фиргавенгә әйтте: “Менә минем өчен дә, синең өчен дә күз нурыбыз”. Ә ул аңа әйтте: “Синең өчен – шулай, ә миңа аның кирәге юк”.
Соңыннан бу шулай булып чыга да. Аллаһы Тәгалә яиргавен хатынын хак юлга күндерә, ә Фиргавеннең үзен Муса галәйһиссәлам кулы белән юк итә.
Асийа бинт Мөзәһим, Муса галәйһиссәлам таягын бик зур еланга әйләндереп могҗиза күрсәткәч, иманга килә. Фиргавен, хатынының иманга килүен күреп, аны каты җәзаларга тарта.
Әбү Һөрәйра тапшырган риваятьтә әйтелә: Фиргавен Асийаны дүрт кадак белән җиргә кадаклап, аның өстенә авыр таш куярга дип әмер бирә. Шул вакытта Асийа Аллаһыдан болай дип сорый: “Раббым, Миңа Җәннәттән, Үз яныңнан йорт-урын бир, мине фиргавеннән һәм аның (шакшы) эшләреннән коткар. Мине бу динсез халыктан арала!”
Үзенә җәннәтел-мәвадан йорт-урын сорап ялвара Асийа бинт Мөзәһим Аллаһы Тәгаләгә. Җәзалау-газаплауларның барысын да лаеклы үтеп, ул үзе теләгән иң югары дәрәҗәдәге мәңгелек ялга лаек була.
Кайбер кыйссаларда фиргавен Асийаны, ул кире үз диненә кайтсын өчен, төрле газапларга дучар итә, дип тапшырыла. Тик шул вакыт эчке сиземләү аша аңа Җәннәттәге урыны күрсәтелә. Һәм ул бернинди дә авырту сизмичә җан бирә. Аның тәненә куелган таш инде җансыз гәүдәгә салына. Асийа бинт Мөзәһим иманда ныклык өлгесе булып тора, ул аны мәңгелек тәмугъ утына дучар итәргә тырышкан фиргавенгә каршы чыга һәм аның иң изге хатын-кызы булып Җәннәтнең иң югары дәрәҗәсенә ирешә.
Хәдистә Аллаһы рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) шул сүзләре тапшырыла: “Җәннәтнең иң изге хатын-кызлары – Хәдичә, Фатыйма, Мәрьям һәм Асийа бинт Мөзәһим”.
Бала яңадан әнисенә кайта
Муса галәйһиссәламнең әнисенең хәле һәм аннан соң аның белән ниләр булганы турында Раббыбыз Коръәндә әйтә:
وَأَصْبَحَ فُؤَادُ أُمِّ مُوسَىٰ فَارِغًا ۖ إِن كَادَتْ لَتُبْدِي بِهِ لَوْلَا أَن رَّبَطْنَا عَلَىٰ قَلْبِهَا لِتَكُونَ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ.
وَقَالَتْ لِأُخْتِهِ قُصِّيهِ ۖ فَبَصُرَتْ بِهِ عَن جُنُبٍ وَهُمْ لَا يَشْعُرُونَ
Мәгънәсе: “Мусаның әнисенең күңеле бушап калды. Ул (улын алып киткән сандыкның дулкыннар арасына кереп киткәнен күргәч, кычкырып,) аны ачар дәрәҗәгә җитте. Әгәр дә Без ышанганнардан булуы өчен күңелен куәтләндермәгән булса идек. Аның (Мәрьям исемле) апасы: “Артыннан бар!” – диде. Һәм ул аны ерактан күзәтте. Әмма алар (фиргавеннең кешеләре аның баланы күзәткәнен) белмәделәр” (Әл-Касас (Кыйсса) 28/10,11).
Муса галәйһиссәламнең әнисе, баласын үлемнән коткарып калу өчен, аны сандыкка салып Нил суы буйлап агызып җибәргән. Аның бар уйлары улы турында булган. Иртән, сандыкның Фиргавен сараена эләгүен ишеткәч, ул чак акылдан язмаган. Фиргавен хәзер минем баламны үтерә инде, дип уйлап ул елый башлаган, кычкырып-кычкырып елаган. Шул вакытта аңа Аллаһыдан ярдәм килгән. Аллаһы Тәгалә илһам булып аңа элек вәгъдә иткәнен исенә төшергән. Шуннан соң Муса галәйһиссәламнең әнисе ныклап бу вәгъдәгә ышанып, аның нәтиҗәләрен көтә башлаган. Әгәр дә Аллаһы Тәгалә аңа түземлек һәм сабырлык ирештермәгән булса, ул кайгы-сагышыннан үзенең кем икәнлеген хәтереннән югалткан да булыр иде. Муса галәйһиссәламне дә үз улы дип әйтер иде. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
...إِن كَادَتْ لَتُبْدِي بِهِ لَوْلَا أَن رَّبَطْنَا عَلَىٰ قَلْبِهَا لِتَكُونَ مِنَ الْمُؤْمِنِينَ
“Әгәр дә Без (сүзебезгә) ышанганнардан булуы өчен (сабырлык һәм ныклык биреп һәм янә тынычлык иңдереп,) күңелен куәтләндермәгән булса идек (һичшиксез, ул “аһ, улым!” дип кычкырып, үзен фаш итәчәк иде”. (Әл-Касас (Кыйсса) 28/10,11).
Аллаһы Тәгалә аның күңеленә улы кире кайтачак дигән ышаныч сала. Шунда йөрәге тынгы таба, улы белән ни булганын белер өчен ул кызын фиргавен сараена җибәрә. Кызы шунда хезмәт иткәч, аңа тиешле хәбәрне җиткереп торган. Ул үзен сиздерми, читтән генә Муса галәйһиссәлам артыннан күзәтеп йөри башлый, аның турында тиешле мәгълүмат җыя. Ул фиргавеннең Муса галәйһиссәламне үтермәвен, аны уллыкка алуын белә. Моннан тыш, ул сарайда булган бар вакыйгалар турында да белеп бара һәм кайтып әнисенә сөйли.
Фиргавен һәм аның хатыны Муса галәйһиссәламне бик яраткач алар аны үз уллары кебек үстерергә карар итәләр. Муса галәйһиссәламне туендыру өчен Фиргавен хатыны, бала имезүче хатыннарны сарайга чакыртып ала. Ул алар арасыннан иң яхшысын сайлап алырга уйлый. Ләкин Муса галәйһиссәлам аларның берсен дә кабул итми. Шуннан соң фиргавен хатыны Муса галәйһиссәлам ачтан үләр дип бик курка. Бу вакыйга турындагы хәбәр тиз арада бар тирә-якка тарала. Яшь баланы имезү өчен хатын кирәк дип игълан итү өчен Мисырның бар җирләренә дә сөрәнчеләр җибәрелә.
Аллаһы Тәгалә бу турыда Коръәндә болай ди:
وَحَرَّمْنَا عَلَيْهِ الْمَرَاضِعَ مِن قَبْلُ فَقَالَتْ هَلْ أَدُلُّكُمْ عَلَىٰ أَهْلِ بَيْتٍ يَكْفُلُونَهُ لَكُمْ وَهُمْ لَهُ نَاصِحُونَ
“Без (апасының күзәтүеннән) алдан (бер могҗиза буларак) имезүче (сөт аналарыннан имүне) аңа тыйдык. Ул (апасы сарайга китерелгән бер генә хатыннан имүне кабул итмәгән бала аркасында бик нык борчылган фиргавеннең гаиләсенә): “Сезнең өчен аны (имезеп үстерүне) өсләренә алган һәм аңа игелек теләгән бер йорт халкын сезгә күрсәтимме?” – диде” (Әл-Касас (Хикәя) 28/12).
Муса галәйһиссәламнең апасы фиргавен сараенда бала имезүче эзләүләрен һәм таба алмауларын белгәч, сарайга килеп әйтә: “Мин сезгә бер өйнең җәмәгатен күрсәтимме, ул хатын сезнең өчен баланы имезеп тәрбияләр һәм ул җәмәгать балага яхшы нәсыйхәт бирүчеләрдән булыр”.
Ибне Габбас (радыйаллаһу ганһү) болай дип сөйләгән:
Муса галәйһиссәламнең апасы шулай дип әйткәч, сүзләренең дөреслегеннән шикләнеп, аны сарай эченә алып кереп сорыйлар:
– Син әйткән гаилә балага карата яхшы мөнәсәбәттә булачагын син каян беләсең?
Муса галәйһиссәламнең апасы үзен фаш иттермәскә тырышып:
– Ул патша гаиләсендә сөт анасы булырга тели һәм моннан бернинди дә файда эзләми, – дип җавап бирә.
Шуннан соң ул сөйләгән хатынны китерергә кешеләр җибәрәләр. Муса галәйһиссәламнең әнисе сарайга шундук килеп җитә. Әнисе баласын кулына алу белән үк, ул аның күкрәгенә сыенып имә башлый, елаудан туктый. Сарай әһеллләре, иң беренче чиратта, Асийа бинт Мөзәһим моңа бик шатланалар, Муса галәйһиссәламнең анасына күп бүләкләр бирәләр.
Ләкин фиргавенне тагын шик-шөбһәләр баса. Бераз уйлап торгач ул әйтә:
– Син бу балага кем буласың? Ул башка бала имезүчеләрдән баш тартты, ә сине кабул итте.
Муса галәйһиссәламнең әнисе аңа:
– Минем тәнем хуш исле, һәм сөтем дә тәмле. Минем сөтне ошатмаган бер генә бала да юк, – дип җавап бирә.
Бу сүзләр Фиргавенне ышандыра һәм ул аны туендырсын өчен Муса галәйһиссәламне әнисенә бирәләр. Моннан тыш алар аны яшәү чыганагы белән тәэмин итәләр һәм күп бүләкләр тапшыралар. Муса галәйһиссәламнең әнисе моннан бик канәгать була һәм баласын алып өенә кайта.
Аллаһы Тәгалә аны куркудан азат итә һәм аңа башкалар арасында хөрмәт, югары дәрәҗә, муллык ирешертерә. Күрәсез ки, һәр авырлыктан соң Аллаһы Тәгалә аннан чыгу юлын күрсәтә, җиңеллек күрсәтә.
فَرَدَدْنَاهُ إِلَىٰ أُمِّهِ كَيْ تَقَرَّ عَيْنُهَا وَلَا تَحْزَنَ وَلِتَعْلَمَ أَنَّ وَعْدَ اللَّهِ حَقٌّ وَلَٰكِنَّ أَكْثَرَهُمْ لَا يَعْلَمُونَ
“Күңеле тыныч булсын һәм (аерылу сәбәпле) сагышланмасын, янә, һичшиксез, Аллаһының вәгъдәсе хак булганын белсен өчен, Без аны әнисенә кайтардык, ләкин аларның күбесе (Аллаһының сүзе, һичшиксез, үтәләчәген) белмиләр” (Касас (Хикәя) 28/13).
Хәдисләрнең берсендә Аллаһы рәсүленең (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) шундый сүзләре тапшырыла: “Мусаның анасы изге ниятләр белән, Аллаһы Тәгаләдән генә саваплар алырга өмет итеп ниндидер гамәл кылучы кешеләргә үрнәк булып тора. Ул үз улын туендырды, аның өчен саваплы да булды”.
Ут һәм алтын белән сынау
Риваятьләрнең берсендә Фиргавен, Муса галәйһиссәламнән бик нык курыкса да, аны яратып кочагына ала, дип тапшыралар. Ул аның белән бераз уйнарга теләгән. Фиргавеннең кочагына эләккән Муса галәйһиссәлам аны сакалыннан тотып ала да, нык кына итеп шул сакалыннан тарта. Шуның аркасында фиргавен башы белән мәрмәргә бәрелә. (Муса бик көчле була, чөнки аңа фиргавен әмере буенча үтерелгән бар балаларның көче бирелгән була). Фиргавен чак кына башын ярмый кала. Шуннан соң Фиргавен зур куркуга кала, аның бик нык ачуы чыга һәм ул: “Бу бала мине үтерәчәк. Бу – күрәзәләр алдан әйтүенчә, минем хакимлеккә чик куячак бала”, – дип кычкыра. Аннары ул бу баланы үтертү өчен җәлладны чакырырга куша. Ләкин Асийа бинт Мөзәһим аңа каршы:
– Ул бит кечкенә бала гына. Аның бернинди дә начар ният һәм максатлары була алмый, – ди.
Ләкин фиргавен курку һәм гаҗәпләнүеннән, бу бала бәлки аның үлеменә сәбәпче булыр дип уйлап, бер ноктага карап торуын дәвам итә. Шуңа да ул Муса галәйһиссәламне үтерергә карар итә. Әмма бернигә дә карамый Асийа бинт Мөзәһим баланы яклавын дәвам итә һәм соңгы өмете белән әйтә:
– Әгәр дә син шулай уйлыйсың икән, без бу баланы сынап карыйк. Бу бала син уйлаганча акыллы, үзенең ни эшләгән аңлап эшли икән, син ул чакта аны үтерерсең. Әгәр дә алай булмаса, син аны үтерми калдырып миңа бирерсең.
Шуннан баланы сынап карар өчен фиргавен ут ягарга һәм алтын китерергә куша. Аннары, ул аларның кайсына үрелер дип карар өчен, ут белән алтынны бала алдына куялар. Гади бала утның якты януына кызыгып, кулын пешерәсен аңламыйча утка үрелергә тиеш була. Әгәр дә Муса галәйһиссәлам кулын утка түгел, ә алтынга таба суза икән, бу аның бик тә акыллы, барысын да аңлый торган гайре акыллы бала булуын аңлатачак. Бу инде аның фиргавенне башы белән мәрмәргә махсус бәрүен дә аңлатачак. Һәм дә шуннан бу баланың киләчәктә фиргавенне һәлак итәчәк һәм аның хакимлегенә чик куячак бала икәнлеге дә аңлашылачак.
Сез: “Муса галәйһиссәлам кайсына үрелгән соң?”, – дип сорарсыз.
Әлбәттә ул, бик тә акыллы бала буларак, алтынга үрелгән. Әмма шул вакытта Җәбраил галәйһиссәлам килеп Муса галәйһиссәламнең кулын утка таба борган. Ул гына да түгел, ул утлы бер күмер кисәге алып авызына сузган, хәтта телен дә көйдереп өлгергән. Шуның аркасында ул сакау сөйләшә торган булып калган.
Ягъни, утка сузылып ул кулын һәм телен пешерсә дә, үзенең гомерен коткарып калган, соңыннан сакаулыгыннан да котылган. Аллаһы Тәгалә билгеләгән вакыт җиткәч, Ул Муса галәйһиссәламгә әйткән:
اذْهَبْ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ إِنَّهُ طَغَىٰ
“Фиргавенгә бар, ул рөхсәт ителгәннәрнең чиген үтеп китте”.
Муса галәйһиссәлам Аллаһы Тәгаләдән бу әмерне алгач, әйткән:
قَالَ رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي.
وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي.
وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِّن لِّسَانِي.
يَفْقَهُوا قَوْلِي
“И Раббым! Минем күкрәгемне киң кыл! Эшемне миңа җиңел кыл. Телемдәге төенне чиш” (Та Һа 20/25-28). Аның бу үтенече кабул ителә, ул тотлыкмый башлый.
Бик күп дәгъватчы һәм вәгазьчеләр дингә чакыруларын шушы дога белән башлый. Раббыбыз ярдәменнән башка без фикерләребезне һәм сүзләрне җыеп әйтә алыр идекмени? Ул безнең тел һәм зиһен ачкычларыбызны ачмаса, без көненә намаз вакытында 40 тапкыр әйтелә торган “Фатиха” сүрәсен укыганда да хаталар җибәрер идек.
Фиргавен үзе нәрсә соң? Аның тәкәбберлеге, мин-минлеге чамасыз була, ул рөхсәт ителгәннәрнең бар чикләрен дә үтеп чыга һәм үзен Раббыга исәпли башлый. Ул башта “Мин сезнең Раббыгызмын”, – ди, ә аннары:
فَقَالَ أَنَا رَبُّكُمُ الْأَعْلَىٰ
“Сезнең бөек Раббыгыз – мин!” (Ән-Нәәзигәәт (Йолкып алучылар) 79/24), – дип әйтә.
Каян чыгып үзен Аллаһыга тиңли соң ул? Чынлыкта Яралтучы аңа күп хакимлек, байлык һәм озын гомер насыйп итә. Ул хәтта авыруны да белми. Нәтиҗәдә, ул үзен гади кешеләрдән аерыла, дип тоя. Моңа өстәп фиргавен янында булган вәзир-киңәшчеләр һәм хезмәтчеләр дә аңа куштанланып, “Син - гадәттәнтыш кеше”, дип ышандыра. Хактан да, кешене мохит һәм яндагы иптәшләре һәлак итә ала. Киңәшче Хаман үзенең хөкемдарын һәлак иткән шикелле.
Фиргавенгә кызыгырлык тәкъдим эшлиләр
Хаман исемле кеше фиргавеннең баш вәзире һәм төп киңәшчесе була. Фиргавеннең үзен Раббы дип игълан итүенең төп сәбәпчесе нәкъ менә ул була да инде.
Риваятьләрнең берсендә фиргавеннең бервакыт үзен Раббы дип раслаудан баш тартырга ниятләве турында тапшырыла. Ул иманга килү турында уйлана башлый, чөнки Муса галәйһиссәлам аңа шундый тәкъдим эшли:
– Әгәр дә син иманга килсәң, Аллаһы Тәгалә сиңа яшьлегеңне һәм элекке көчеңне кире кайтарыр. Ахирәттә дә син Җәннәт әһеле булырсың.
Әлбәттә мондый тәкъдим фиргавенне бик тә кызыктыра. Һәм ул:
– Туктап тор, миңа бу турыда яхшылап уйларга кирәк, – ди.
Ул баш вәзирен чакырып ала һәм аның белән киңәшләшә. Ләкин Хаман моңа катгый каршы була, ул фиргавенгә:
– Син үзеңнең ни әйткәнеңне аңлыйсыңмы? Моңа кадәр син кешеләргә “Мин сезнең Раббыгыз”, – дип әйттең, ә хәзер инде икенче бер Раббының колы булырга телисеңме? Сиңа ни вәгъдә итүләре мөһим түгел, Раббылыкка дәгъва итүдән баш тартсаң, кешеләр сине хөрмәт итми башлаячаклар һәм син җәмгыятьтә тоткан югары урыныңны югалтачаксың.
Шундый җавап ишеткәч, фиргавен кире чигенә, һәм тау башыннан ычкынган зур таш кебек, аска, тәмугъка таба тәгәрәвен дәвам итә.
“Фиргавенгә бар - ул рөхсәт ителгәннәрнең чиген үтеп китте”
Фиргавен һәм аның халкы имансызлык һәм явызлыкта үҗәтлек күрсәтеп тормыш иткәндә, кешеләрне золым һәм явызлыктан аралап алу, Аннан башка чын илаһ юклыгын исләренә төшерү, исраиллеләрне коллыктан азат итү, аларны хак дингә күндерү өчен Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламгә пәйгамбәрлек ирештерә. Ул аңа әйтә:
اذْهَبْ إِلَىٰ فِرْعَوْنَ إِنَّهُ طَغَىٰ
“(Менә бу ике могҗиза белән) Фиргавенгә бар (да, аны Миңа коллыкка дәгъвәт ит). Һичшиксез, ул (үзен Раббы дәрәҗәсенә куеп) азынды” (Та Һа 20/24).
Муса галәйһиссәлам пәйгамбәр итеп бар халыкка җибәрелсә дә, аңа иң элек фиргавенгә барырга дигән әмер бирелгән була. Чөнки ул - үз халкының башлыгы, әгәр дә ул иманга килсә, бар халык та иманга килергә тиеш була.
Фиргавенгә барганчы Муса галәйһиссәлам үзенең бертуган абыйсы Һарунны да үзенә ярдәмче иптәш итеп аның белән бергә җибәрүне сорый:
وَاجْعَل لِّي وَزِيرًا مِّنْ أَهْلِي.
هَارُونَ أَخِي.
اشْدُدْ بِهِ أَزْرِي.
وَأَشْرِكْهُ فِي أَمْرِي.
“(Бу эшләрдә ярдәмче булуы өчен) Гаиләмнән миңа бер вәзир билгелә. Кардәшем Һарунны (галәйһиссәлам). Аның белән көчемне ныгыт. (Нәбилек һәм рәсүллек) Эшемдә дә аны уртак ит” (Та Һа 20/29-32).
Ике бертуган арасында иң тәкъвалысы Муса галәйһиссәлам була. Абыйсы энесенә дөнья мәшәкатьләрендә ниндидер ярдәмче була ала, теләсә нинди дөнья байлыкларына ирешкәндә арадашчы була ала, тик бернинди туган да беркемгә дә пәйгамбәр булырга ярдәм итә алмый. Шулай да Муса галәйһиссәлам шуны сорап дога кыла һәм ул дога кабул ителеп, аның бертуганына пәйгамбәрлек ирештерелә.
Доганың кабул ителүе һәм Һарун галәйһиссәламгә пәйгамбәрлек ирештерелүе турында Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
قَالَ قَدْ أُوتِيتَ سُؤْلَكَ يَا مُوسَىٰ
“И Муса! Сораганнарың сиңа бирелде инде” (Та Һа 20/36).
وَاصْطَنَعْتُكَ لِنَفْسِي.
اذْهَبْ أَنتَ وَأَخُوكَ بِآيَاتِي وَلَا تَنِيَا فِي ذِكْرِي
“Мин сине Үзем өчен сайладым. Син һәм кардәшең (сезгә бирелгән могҗиза һәм) аятьләрем белән барыгыз. Әмма зикерем хосусында йомшаклык күрсәтмәгез” (Та Һа 20/41, 42).
Аллаһы Тәгаләнең шул әмерен үтәп Муса галәйһиссәлам һәм Һарун галәйһиссәлам фиргавен сараена баралар һәм ишек шакыйлар. Бу вакытта сарай әһелләре каеф-сафа корып, күңел ачып яткан булалар. Муса галәйһиссәлам һәм Һарун галәйһиссәламне фиргавен янына алып керәләр.
Муса галәйһиссәлам: “Ий фиргавен! Хактыр ки, мин - дөньялар Раббысының сиңа җибәрелгән рәсүлемен. Иманга кил, хак юлга кер һәм котылып кал! Әгәр дә иманга килмәсәң, исраиллеләрне булса да азат ит. Һәм миңа алар белән Фәләстыйнга, аларның ата-бабалары җиренә кире кайтырга рөхсәт ит, аларга явызлык кылма!” – ди.
Ул тагын үзенең пәйгамбәрлеген раслый торган могҗизалар белән килүен дә әйтә. Моңа җавап итеп фиргавен: “Әгәр дә син могҗизалар белән килгәнсең икән, күрсәт аларны”, – ди.
Шуннан соң Муса галәйһиссәлам кулындагы таякны идәнгә ташлый. Ул таяк бик зур еланга әйләнә, моны барысы да күрә. Елан бик зур ерткыч хайванга яки аждаһага ошаган була. Таякның Муса галәйһиссәлам кулы белән тоткан урыны ул аждаһаның ялына әйләнә, ә ул ялның һәр кылы – сөңге кадәр була. Бу ерткыч буаз дөя зурлыгында булып, бик зур ташларны да кабып йотарлык хәлдә була. Елан авызын ачкан вакытта башының ас өлеше сарай идәненә тиеп торса, өске өлеше – түшәмгә тия яза. Аны күргәч, кешеләрнең коты оча, алар куркып чыгып чабалар. Берничә кеше тапталып үлә. Шулай ук фиргавен үзе дә бик нык куркуга кала. Аннары:
وَنَزَعَ يَدَهُ فَإِذَا هِيَ بَيْضَاءُ لِلنَّاظِرِينَ
“Янә кулын (куеныннан) чыгарды, кинәт ул караучылар өчен (гадәттән тыш нурлар чәчеп, күзләрне камаштырган һәм офыкны каплаган) ап-ак иде” (Әш-Шүгәра (Шагыйрьләр) 26/33).
Муса галәйһиссәлам кулын култык астыннан тартып чыгаргач аның бу кулы бер нур сибеп, барысын да яктыртып тора башлый. Бу яктылыктан кешеләрнең күзләре камаша. Фиргавен һәм аның якыннары нык куркуга калалар, алар Муса галәйһиссәламне ялганчы дип атыйлар һәм сихерчелектә гаеплиләр:
قَالَ لِلْمَلَإِ حَوْلَهُ إِنَّ هَٰذَا لَسَاحِرٌ عَلِيمٌ.
يُرِيدُ أَن يُخْرِجَكُم مِّنْ أَرْضِكُم بِسِحْرِهِ فَمَاذَا تَأْمُرُونَ
“Һичшиксез, бу – (сихер гыйлемендә иң югары ноктага ирешкән) бик белемле сихерче. Ул сезне (Мисырда яшәп яткан) туфрагыгыздан сихере белән чыгарырга тели” (Әш-Шүгәра (Шагыйрьләр) 26/34, 35).
Муса галәйһиссәламнең сихерчеләр белән очрашуы
Муса галәйһиссәламне сихерчелектә гаепләп фиргавен шул ук коралны – сихерне кулланып аны җиңмәкче була. Муса галәйһиссәламнең кешеләр арасында абруен төшереп, үз хакимлеген ныгыту өчен фиргавен Мисырның бар сихерчеләрен җыярга әмер бирә. Моның өчен илнең бар тарафларына сөрәнчеләр җибәрелә.
Игъланны ишеткәч, Мисырның бар җирләреннән дә башкалага сихер белән эш итә белүчеләр җыела. Иң оста, иң булдыклы сихерчеләрнең барысын да җыялар.
Башкалада өч мең тирәсе тылсымчы җыела. Икенче бер риваятьтә унбиш меңгә кадәр диелә. Ничек кенә булмасын, аларның тулы бер гаскәре җыелды дип әйтергә була.
فَلَمَّا جَاءَ السَّحَرَةُ قَالُوا لِفِرْعَوْنَ أَئِنَّ لَنَا لَأَجْرًا إِن كُنَّا نَحْنُ الْغَالِبِينَ.
قَالَ نَعَمْ وَإِنَّكُمْ إِذًا لَّمِنَ الْمُقَرَّبِينَ
“Сихерчеләр фиргавенгә килгәч: “Әгәр дә без җиңүчеләр булсак, безгә бер түләү булырмы?” – диделәр. Ул: “Әйе! Ул тәкъдирдә сез (түләү алу белән генә калмыйча, хозурыма иң алдан кергән һәм иң соңыннан чыккан) якын ителгәннәрдән булачаксыз”, – диде” (Әш-Шүгәра (Шагыйрьләр) 26/41, 42).
Аннан алдарак, кемгә каршы ярыш булачагын белү өчен, сихерчеләр Муса галәйһиссәлам белән очрашалар. Муса галәйһиссәлам:
– Мин сихерче түгел, ә Аллаһының рәсүле. Мин сезне иман китерергә өндим, – дип аларны хак дингә өнди.
Аңа җавап итеп сихерчеләр болай ди:
– Синең пәйгамбәрме, сихерчеме икәнлеген без очрашуда белербез. Әгәр дә син үзең әйткән кеше булсаң – яхшы, ә әгәр дә бу алай булмаса, син безнең ни эшләгәнне күрерсең әле.
Очрашу көне килеп җитә. Кешеләр төркем-төркем булып шәһәр читендәге зур кырга агылалар. Фиргавен өчен тәхет эшләп куелган була, ул шул тәхетеннән тамашаны манзара кыла. Сихерчеләр бауларын, арканнарын, тиредән эшләнгән юан каеш бәйләрен тотып үзләренең осталыкларын күрсәтергә әзерләнәләр. Аларның эче куыш һәм анда терекөмеш тутырылган таяклары да була.
Менә инде барысы да көткән кеше үзе килеп җитә. Муса галәйһиссәламнең кулында таяк була, аның янәшәсенә Һарун галәйһиссәлам дә килә. Алар унбиш мең сихерчегә икәү генә каршы торалар, ләкин алар икесе дә Аллаһы бәндәләре була.
Әлбәттә, мондый хәл сихерчеләргә нык тәэсир итә. Әгәр нур сибә алучы бу кешенең максаты акча, җәмгыятьтә тоткан урын, хакимлек булса, ул фиргавен янына килеп аның белән килешеп үзе теләгәнне бик җиңел ала алган булыр иде, Фиргавенгә бу кадәр халыкка акча түләп торырга туры килмәс иде, димәк, бу кеше дөнья байлыкларына омтылмый, дип аек акыл белән фикерлиләр алар. Аннан тыш, ул Фиргавеннең үзе белән үк алышка чыккан икән, мондый алыш буш һәм нигезсез түгел инде. Ә бит фиргавен зур хакимлеккә ия, аның каршында бар кешеләр дә калтырап торалар, дигән уйлар да башларына килә башлый. Шулай итеп, сихерчеләр: “Ярышны башлыйк, бу кешенең чынлап та кем икәнлеген шунда күрербез”, – диләр.
Сихерчеләр әйтәләр:
قَالُوا يَا مُوسَىٰ إِمَّا أَن تُلْقِيَ وَإِمَّا أَن نَّكُونَ أَوَّلَ مَنْ أَلْقَىٰ
“Ий Муса, син әүвәл ташлыйсыңмы таягыңны яки әүвәл без ташлыйкмы?” (Та Һа 20/65).
Ә Муса галәйһиссәлам шулай ди:
قَالَ بَلْ أَلْقُوا ۖ فَإِذَا حِبَالُهُمْ وَعِصِيُّهُمْ يُخَيَّلُ إِلَيْهِ مِن سِحْرِهِمْ أَنَّهَا تَسْعَىٰ
“Юк, (мин алдан ыргытмыйм,) сез ыргытыгыз”, – диде. (Алар һөнәрләрен күрсәткәч,) Сихерләре сәбәпле (гүя) җепләре вә таяклары аңа (чын еланнар булып) хәрәкәтләнгән кебек күренде” (Та Һа 20/66).
Муса галәйһиссәлам: “Таякларыгызны сез ташлагыз”, – дигәч, сихерчеләр үзләре әзерләп килгән әйберләрен җиргә ташлыйлар. Аларның тиредән эшләнеп тышы майланган баулары кояшта ялтырый башлый, эченә терекөмеш тутырылган таяклары хәрәкәтләнә башлаган кебек тоела. Хәрәкәтләнеп, шуышып йөргән меңләгән еланнар белән бар кыр тулган кебек күренә башлый халыкка. Ярышны карарга килгән кешеләрнең коты алына... моны күргәч Муса галәйһиссәламне дә эчтән курку биләп ала:
فَأَوْجَسَ فِي نَفْسِهِ خِيفَةً مُّوسَىٰ.
قُلْنَا لَا تَخَفْ إِنَّكَ أَنتَ الْأَعْلَىٰ
“Муса күңелендә бер курку сизде. Без әйттек: “(Аларның сиңа бер зарар китерәчәге яки кешеләрнең шикләнеп сиңа иярмәячәкләре кебек уйларга бирелеп) Курыкма! Һичшиксез, син өстен чыгачаксың” (Та Һа 20/67, 68).
Муса галәйһиссәлам: “Кешеләр могҗизаны күргәч, аның мөмкинлекләрен арттырып кабул итәрләр һәм иманга килмәсләр”, – дип курка.
Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламгә әйтә:
وَأَلْقِ مَا فِي يَمِينِكَ تَلْقَفْ مَا صَنَعُوا ۖ إِنَّمَا صَنَعُوا كَيْدُ سَاحِرٍ ۖ وَلَا يُفْلِحُ السَّاحِرُ حَيْثُ أَتَىٰ
“(Алар күрсәткән моның кадәр бауларны, арканнарны һәм шуышкан елан шикелле күренгән терекөмешле буялган әйберләрне һич игътибарга алма!) Уң кулыңдагыны (кечкенә булып күренгән таягыңны җиргә) ташла, алар ясаган нәрсәләрнең бөтенесен (Минем кодрәтем белән) йотып бетерсен. Алар ясаган ул әйберләр, һичшиксез, сихерче хәйләсе. Сихерче исә кая барса (һәм ни кылса) да, уңышка ирешмәс” (Та Һа 20/69).
Муса галәйһиссәламнең җиргә ташланган таягы исә бик зур еланга әйләнә, ул аждаһа сихерчеләрнең җиргә ташлаган бар әйберләрен дә кабып йота. Тузан суыргыч келәмдәге бар тузанны суырып бетергән кебек, ярыш оештырылган кыр да бер мизгелдә бар сихердән арынып кала.
Сихерчеләрнең дине һәм аларның һәлак булуы
Муса галәйһиссәламнең могҗизасын күргәч сихерчеләр башларын җиргә оралар һәм әйтәләр:
فَأُلْقِيَ السَّحَرَةُ سُجَّدًا قَالُوا آمَنَّا بِرَبِّ هَارُونَ وَمُوسَىٰ
“Без Һарун белән Мусаның Раббысына иман китердек” (Та Һа 20/70).
Ә Фиргавеннең моңа бик ачуы чыга һәм ул әйтә:
قَالَ آمَنتُمْ لَهُ قَبْلَ أَنْ آذَنَ لَكُمْ ۖ إِنَّهُ لَكَبِيرُكُمُ الَّذِي عَلَّمَكُمُ السِّحْرَ ۖ فَلَأُقَطِّعَنَّ أَيْدِيَكُمْ وَأَرْجُلَكُم مِّنْ خِلَافٍ وَلَأُصَلِّبَنَّكُمْ فِي جُذُوعِ النَّخْلِ وَلَتَعْلَمُنَّ أَيُّنَا أَشَدُّ عَذَابًا وَأَبْقَىٰ
“(Димәк,) Мин сезгә рөхсәт бирүдән алда сез аңа иман китердегез! Һичшиксез, ул (Муса) – сезгә бу сихерне өйрәткән сезнең башлыгыгыз. (Сез бу эшне үзара аңлашып, аңардан кечерәк сихерләр ясадыгыз, ул исә, сездән өстенлеген күрсәтеп, сезне җиңде.) Мин сезнең кулларыгызны һәм аякларыгызны (уң кул, сул аяк шәкелендә) чалыштырып чабып өзәчәкмен, шуннан соң сезне хөрмә кәүсәсенә кагып куячакмын. Менә шулвакыт кайсыбызның (минемме, Мусаның илаһыныңмы) көчлерәк һәм дәвамлырак икәнен белерсез” (Та Һа 20/71).
Ләкин иман китергән сихерчеләр бу янауларга һич тә игътибар итмиләр һәм Фиргавенгә болай диләр:
قَالُوا لَن نُّؤْثِرَكَ عَلَىٰ مَا جَاءَنَا مِنَ الْبَيِّنَاتِ وَالَّذِي فَطَرَنَا ۖ فَاقْضِ مَا أَنتَ قَاضٍ ۖ إِنَّمَا تَقْضِي هَٰذِهِ الْحَيَاةَ الدُّنْيَا.
إِنَّا آمَنَّا بِرَبِّنَا لِيَغْفِرَ لَنَا خَطَايَانَا وَمَا أَكْرَهْتَنَا عَلَيْهِ مِنَ السِّحْرِ ۗ وَاللَّهُ خَيْرٌ وَأَبْقَىٰ
“Әйттеләр: “Безгә килгән ачык могҗизаларга һәм безне юктан бар кылган Ул Затка каршы сине сайламаячакбыз. Син карар биргән нәрсәңә хөкем ит. Син дөнья тормышында гына хөкем итәсең. (Синең көчең бу фани дөньяда гына бар, бик тиздән ул юкка чыгачак.) Һичшиксез, без хаталарыбызны һәм синең безне көчләп кылдырган сихерчелегең өчен безне гафу итсен дип, Раббыбызга иман иттек. Аллаһы яхшырак, (савап ягыннан да, газап ягыннан да) дәвамлырак” (Та Һа 20/72, 73).
Кан коюдан беркайчан да чирканмаган фиргавен сихерчеләрнең кул-аякларын чабып өзәргә һәм үзләрен тәрегә кадакларга боера. Бу сихерчеләрнең исламдагы хәле чынлап та гаҗәеп. Әле иртән генә алар имансыз иделәр, ә кичкә инде исламның шәһидләре булалар. Бер көннән азрак кына мөэмин булып яшәсәләр дә, алар иманда камиллеккә ирешеп, үз тормышларын дин юлында корбан итәләр.
Муса галәйһиссәлам халкы фиргавеннең сихерчеләр белән ни кылганын, аларның кул-аякларын чабып өзеп тәрегә кадаклап үтерергә боерганын күргәч, ул безнең белән дә шуны эшләргә мөмкин бит дип куркуга кала. Муса галәйһиссәлам аларга әйтә:
قَالَ مُوسَىٰ لِقَوْمِهِ اسْتَعِينُوا بِاللَّهِ وَاصْبِرُوا ۖ إِنَّ الْأَرْضَ لِلَّهِ يُورِثُهَا مَن يَشَاءُ مِنْ عِبَادِهِ ۖ وَالْعَاقِبَةُ لِلْمُتَّقِينَ
“Аллаһыдан ярдәм сорагыз һәм (дошманнарыгызның җәфалавына һәм үзегез хакында ишеткән нигезсез сүзләргә карата) сабыр булыгыз. Һичшиксез, (бөтен) җир (йөзе) Аллаһыныкы гына. Ул колларыннан теләгәннәрен аңа варис итәр. (Хәерле) Ахыр исә тәкъва ияләренә (булачак, шуңа күрә фиргавеннең уйдырып сөйләгәннәренә ышанмагыз, ул әйткәнчә булмас, Аллаһы боерганча булыр!)” (Әл-Әгъраф (Пәрдә) 7/128).
Фиргавен һәм аның халкына галәмәт итеп җибәрелгән афәтләр
Иманга килсеннәр өчен Аллаһы Тәгалә фиргавен һәм аның халкына бер-бер артлы төрле афәтләр җибәрә. Башта сигез көн буе туктамый яңгыр коя. Беркем дә өеннән чыга алмый. Су шулкадәр күтәрелә, кешеләр өйләрендә муеннан суга батып йөрергә мәҗбүр булалар. Ләкин исраиллеләрнең өйләренә су кагылмый. Шулай итеп җиде көн буе Мисыр диңгез кебек була.
Тулысынча суга батудан куркып, фиргавен халкы Муса галәйһиссәламгә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Алар шулай диләр:
– Раббыңа дога укы, безне бу афәттән коткарсын, шунда без иман китерербез.
Муса галәйһиссәлам дога укый һәм бу афәт бетерелә. Тик бу вакыйгадан соң үсемлекләр шаулап үсә башлый. Моңа кадәр андый бәрәкәтне халыкның күргәне булмый һәм иманга килүдән баш тарта:
– Без курыккан афәт куркыныч булмаган икән, киресенчә, бәрәкәт китерде, – диләр.
Шуннан соң Аллаһы Тәгалә аларга саранча өере җибәрә. Саранчалар өере бар уңышны ашап бетерә яза, аларның өйләренә кереп тула. Мондый казага тарыган Фиргавен халкы шул ук сүзләр белән Муса галәйһиссәламгә тагын мөрәҗәгать итә:
– Раббыңа дога укы, безне бу афәттән коткарсын, шунда без иман китерербез.
Муса галәйһиссәлам дога кылгач, Аллаһы Тәгалә җил җибәрә, җил бар саранчаны диңгезгә алып китә. Калган уңышның аларга яшәргә җиткәнен күргәч, фиргавен халкы:
– Уңышның калганы безгә җитәчәк, – дип иман китерүдән тагын баш тарта.
Шуннан соң Аллаһы Тәгалә аларга бет һәм башка бөҗәкләр җибәрә. Бу бөҗәкләр уңышның саранчалардан калган өлешен ашап бетерә башлыйлар, бетләр кешеләрне тешләп каннарын эчәләр. Шунда кешеләр өченче тапкыр Муса галәйһиссәламгә киләләр һәм аларны бу бәладән коткаруын сорап, иманга килергә вәгъдә итәләр. Аллаһы Тәгалә аларны бу бәла-казалардан да азат итә. Ләкин бу кешеләр тагын иманга килмиләр, алар:
– Хәзер инде синең сихерче булуыңда безнең бернинди дә шигебез калмады, – диләр.
Болардан соң кара болыт килеп чыга, ул болыттан җиргә бакалар ява башлый: күл бакалары һәм гөберле бакалар. Алар кешеләрнең башларына килеп төшәләр, бар җир бакалар белән түшәлеп бетә, алар өйләргә дә кереп тулалар. Бар ризык һәм су савытлары да бакалар белән тулган була. Бераз вакыттан соң бар җир бакаларның үле гәүдәләре белән түшәлә, алардан сасы ис чыгып суларга һава калмый. Кыптыйлар тагын Муса галәйһиссәламгә килеп, ярдәм сорап ялвара башлыйлар. Муса галәйһиссәлам иманга килергә дип алардан ныклы вәгъдә алып, Аллаһыдан сорап дога укый. Бу дога аркасында фиргавен халкы бу бәлаләрдән дә азат ителә. Аллаһы Тәгалә яңгыр җибәрә, ул яңгыр бар бакаларны да диңгезгә юып төшерә.
Әмма фиргавен халкы бу юлы да иманга килми. Шуннан соң Аллаһы Тәгалә яңа афәт җибәрә – кан. Елгалардагы, чишмә-инешләрдәге сулар, аларның бар эчемлекләре канга әйләнә. Вәгъдәсен күп тапкырлар бозган бу халык тагын Муса галәйһиссәламгә килә, аларны бу бәладан коткарып калуны сорап елый-елый ялвара. Муса галәйһиссәламнең догасы аркасында алар бу афәттән дә азат ителәләр.
Бу афәтләрнең һәрберсе Муса галәйһиссәламнең хаклыгын раслаучы ачык галәмәт була. Фиргавен халкы туктаусыз һәлакәткә баруын һәм аннан котылу өчен тиз арада иманга килергә кирәклеген аңлаткан гыйбрәтле бу галәмәтләр Аллаһының кодрәте белән башкарыла. Ләкин, шуңа да карамастан, бу халык тәкәбберләнә, иманга килми. Һәм алар һәр очракта да вәгъдәләрен бозалар, сүзләрендә тормыйлар.
Менә ни кадәр әхлаксыз була бу халык. Аллаһыга һәм Аның рәсүленә биргән вәгъдәләрен берничә тапкыр бозганнары өчен бу халык юкка чыгуга дучар була.
Исраиллеләрнең Мисырдан китүе
Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәлам һәм аның халкын Фиргавен золымыннан тулысынча азат итәргә карар иткәч, вәхиендә Ул аңа әйтә:
وَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ مُوسَىٰ أَنْ أَسْرِ بِعِبَادِي إِنَّكُم مُّتَّبَعُونَ
“Без Мусага (галәйһиссәлам): “(Сиңа иман китергән) Колларымны төнлә йөрт (Мисырдан алып кит)! Һичшиксез, (фиргавен һәм аның гаскәрләре) сезнең эзегезгә төшәчәкләр”, – дип вәхи иттек” (Әш-Шүгәра, 52 аять).
Муса галәйһиссәлам исраиллеләргә кыптыйлардан, туй үткәрәбез дигән сылтау белән, ювелир әйберләр алып торырга әмер бирә. Аннары, беркемгә дә әйтми, төн караңгылыгында Мисырдан чыгып китәргә куша. Аннан тыш, ул өйләрдә янып торган лампалар калдырырга һәм өйнең хуҗасы чыгып киткәне аңлашылсын өчен аларның ишекләрендә кан белән тамга куярга да куша.
Һәм менә, картлар һәм балаларны исәпләмәгәндә, алты йөз егерме мең санлы исраилле юлга чыга. Һарун галәйһиссәлам алдан, ә Муса галәйһиссәлам – иң соңгы кеше булып бара.
Фиргавеннең үлеме
Әлбәттә, исраиллеләрнең китүе билгеле булгач, Фиргавен шундук гаскәр җыя һәм алар артыннан куып китә. Фиргавен һәм аның баш вәзире Хаман җиде йөз меңлек гаскәрнең башында тора. Һәр яугирнең башында шлем, кулларында сөңге була. Кояш чыкканда Фиргавен үзенең гаскәрләре белән Муса галәйһиссәлам халкы янына килеп җитә. Фиргавенгә исраиллеләрнең саны аз кебек тоела һәм ул шулай ди:
إِنَّ هَٰؤُلَاءِ لَشِرْذِمَةٌ قَلِيلُونَ
“Һичшиксез, алар бит аз санлы бер көтү генә” (Әш-Шүгәра (Шагыйрьләр) 26/54).
Ә Муса галәйһиссәлам халкы фиргавенне һәм аның гаскәрләрен күргәч, зур куркуга төшә. Чөнки алар диңгез буена килдеп җитеп, аларның чигенергә урыннары булмый. Коты очкан халык Муса галәйһиссәламгә әйтә:
– Ий Муса! Алар безне куып җитеп баралар. Без бүген һәлак булачакбыз. Әгәр дә без диңгезгә керсәк, һичшиксез батып үләчәкбез. Безнең артта Фиргавен гаскәрләре тора, әгәр алар безне куып җитсәләр, барыбызны да үтерәчәкләр. Ий, Муса! Безгә нишләргә? Әгәр дә безгә һәлак булырга язган икән, безне Мисырдан алып чыкмаска кирәк иде, анда һәлак булуыбыз яхшырак булыр иде.
Аларга җавап итеп Муса галәйһиссәлам әйтә:
قَالَ كَلَّا ۖ إِنَّ مَعِيَ رَبِّي سَيَهْدِينِ
“Юк! (Алар безне һич тота алмаслар! Аллаһы хакында начар уйламагыз!) Һичшиксез, Раббым минем белән бергә, Ул (котылуыбыз өчен) миңа юл күрсәтәчәк!” (Әш-Шүгәра (Шагыйрьләр) 26/62).
Аннары Аллаһы Тәгалә Муса галәйһиссәламгә әйтә:
فَأَوْحَيْنَا إِلَىٰ مُوسَىٰ أَنِ اضْرِب بِّعَصَاكَ الْبَحْرَ ...
“Таягың белән диңгезгә сук!” (Әш-Шүгәра (Шагыйрьләр) 26/63).
Муса галәйһиссәлам таягы белән диңгезгә суккач, халык каршындагы диңгез чигенә. Муса галәйһиссәлам халкы каршында унике юл ачыла. Диңгез төбе буйлап үткән бу аралыкка Аллаһы Тәгалә кояш һәм җил җибәрә, алар үтәр юлны тулысынча киптерәләр. Шулай итеп исраиллеләрнең һәр кабиләсе үз юлы буйлап китә. Аралыкның ике ягында тау кебек биек булып диңгез суы тора, һәм ул судан эшләнгән дивар кебек түгел, ә бетоннан эшләнгән кебек хәрәкәтсез була.
Кабиләләрнең һәрберсе үз юлы буенча бара һәм башка кабиләләрне күрми. Шуңа да алар Муса галәйһиссәламгә тагын мөрәҗәгать итәләр:
– Нишләп без башкаларны күрмибез? Бәлки алар инде батканнардыр һәм һәлак булганнардыр?
Муса галәйһиссәлам аларга әйтә:
– Алга барыгыз! Алар сезнең кебек үк үз юллары белән баралар.
Аңа җавап итеп исраиллеләр:
– Без дусларыбызны күрми торып канәгать була алмыйбыз.
Шунда Муса галәйһиссәлам Аллаһыга мөрәҗәгать итеп сорый:
– Ий Аллаһы! Миңа боларның юньсез холыкларына каршы ярдәм күрсәтсәңче!
Шуннан соң Аллаһы Тәгалә: “Таягың белән уң якка сук!” – дип аңа вәхи иңдерә. Муса галәйһиссәлам шуны эшләгәч, унике юлны бер-берсеннән аерып торган су массивларында тәрәзәләр барлыкка килә һәм кешеләр бер-берсен күрә һәм ишетә алу мөмкинлегенә ия булалар. Шулай итеп, Муса галәйһиссәлам халкы диңгез төбе аша үтеп, аның икенче ярына барып чыга.
Бу вакытта Фиргавен үз гаскәре белән диңгез төбендә ачылган юлга килеп җитә. Икегә аерылган диңгезне күреп, фиргавен үз халкына:
– Минем бөеклекне күреп һәм мин үз колларымны куып тотар өчен диңгез икегә аерылды, – ди.
Ләкин аның бер генә кешесе дә диңгез төбенә керергә теләми. Фиргавен кешеләре куркып, аңа шулай диләр:
– Әгәр дә син Раббы икәнсең, Муса анда кергән кебек, син дә бу юлга кер.
Ләкин Фиргавен дә диңгез төбенә керергә кыймый. Бу көнне ул үзе дә, гаскәре дә айгырларга атланган була. Шунда Җәбраил галәйһиссәлам биягә атланып алар каршына килеп баса һәм, аның биясе артыннан Фиргавен айгырлары да иярсен өчен, беренче булып диңгез төбендәге юлга керә. Фиргавеннең аты бия исенә ияреп диңгез төбендәге шул юлга атлый. Әлбәттә, алар Җәбраил галәйһиссәламне күрмиләр, тик Фиргавен үз айгырын туктата гына алмый. Аның артыннан бу юлга аның бар гаскәре дә кереп китә.
Шул ук вакытта Микаил галәйһиссәлам атка атланып гаскәрләрнең артына баса һәм гаскәрләрне алга таба куалый башлый. Ул коры җирдә бер генә кеше дә калмавын, барысының да су төбендәге юлга кереп беткәнен күзәтеп тора.
Фиргавен халкыннан соңгы кеше диңгезгә кергәч, ә Муса галәйһиссәлам халкының соңгы кешесе диңгездән чыккач, Аллаһы Тәгалә диңгезгә аларны йотарга әмер бирә. Һәм чамадан тыш зур дулкыннар шау килеп Фиргавен гаскәрләре өстендә ябылалар. Тау кебек зур бу дулкыннар кушылгач, Фиргавеннең бар гаскәре суга батып үлә.
Риваятьләрнең берсендә Җәбраил галәйһиссәламнең шушы вакыйгаларга кадәр үк кеше кыяфәтендә фиргавенгә килүе тапшырыла. Ул фиргавеннән:
– Әгәр дә синең берәр колың синнән баш тартып үзенең Раббылыгы турында игълан итсә, син аны нишләтер идең? – дип сорый.
Аңа җавап итеп Фиргавен:
– Мин аны суда батырып үтерер идем, – ди.
Шунда Җәбраил галәйһиссәлам аңа, ул аңа кул куйсын өчен, аның шул сүзләре язылган кәгазь бирә. Ул имзасын куя. Фиргавен суда батырып үтерелгәч, Җәбраил галәйһиссәлам бу кәгазьне алып килеп аның каршына куя. Ягъни, чынлыкта Фиргавен үзе үк үзенә үлем карары чыгарган булып чыга.
Фиргавен батып үлгән вакытта аның күз алдындагы пәрдәләр алып ташлана һәм аңа ахирәттә алачак урыны күрсәтелә. Һәм шунда ул әйтә:
... قَالَ آمَنتُ أَنَّهُ لَا إِلَٰهَ إِلَّا الَّذِي آمَنَتْ بِهِ بَنُو إِسْرَائِيلَ وَأَنَا مِنَ الْمُسْلِمِينَ
“Һичшиксез, мин Исраил уллары ышанган Заттан башка һичбер илаһ булмаганына иман китердем. Мин дә – (үзләрен Аллаһыга тапшырган) мөселманнарданмын!” (Йунус (Юныс), 10/90).
Мондый иман кабул ителәме соң? Бөтен чикләрне узып, үзен илаһ дип игълан иткән, һәм үзенә ике Аллаһ илчесе җибәрелгән, күпме могҗизалар күргән Фиргавен Аллаһка ышанудан баш тарта, әмма рухы тәнен бушаткан мәлдә Җәһәннәмдә үз урынын күргәч, ул Мин Раббыга иман китерәм, мин – мөселманнардан”, дип әйтә. Аллаһы Тәгалә гомеренең соңгы мизгелендә китергән аның иманын кабул итми:
آلْآنَ وَقَدْ عَصَيْتَ قَبْلُ وَكُنتَ مِنَ الْمُفْسِدِينَ
“(Шулвакыт аңа әйтелде:) “Хәзерме? Моңарчы (Аллаһы Тәгаләгә) каршы торган һәм (кешеләрнең иманына комачау иткән) бозыклык таратучылардан идең бит”. (Юныс, 10:91).
Башкаларның да гомерләре өзелгән чакта китергән тәүбәләре әнә шулай кабул ителмичә кала. Чөнки алар фиргавен шикелле бөтен тормышын итәгатьсезлектә үткәрә. Раббыбыз әйтә:
وَلَيْسَتِ التَّوْبَةُ لِلَّذِينَ يَعْمَلُونَ السَّيِّئَاتِ حَتَّىٰ إِذَا حَضَرَ أَحَدَهُمُ الْمَوْتُ قَالَ إِنِّي تُبْتُ الْآنَ وَلَا الَّذِينَ يَمُوتُونَ وَهُمْ كُفَّارٌ ۚ أُولَٰئِكَ أَعْتَدْنَا لَهُمْ عَذَابًا أَلِيمًا
“(Дәвамлы рәвештә) Явызлык кылган, үлем килгәч (кенә): “Мин хәзер тәүбә иттем”, – дип әйткәннәргә ул (кабул ителә торган) тәүбә юк. Һәм кяфер булып үлгән кешеләргә дә (Ахирәттә кылган тәүбәләре кабул ителмәс). Әнә шулар өчен Без тилмерткеч бер газап әзерләдек” (Ән-Ниса, 4:18).
Исраиллеләр исә, фиргавен һәм аның гаскәре батып үлүгә карамастан: “Алар безне куып җитәрләр дә, үтерерләр”, – дип курку һәм борчылуларын дәвам итәләр. Шул вакытта диңгез хәрби киемнәре белән фиргавеннең бар гаскәрен һәм аның үзен ярга чыгарып ташлый. Бу вакыйгадан соң диңгез батып үлгән кешеләрнең гәүдәләрен кабул итми, аларны читкә бәреп чыгара башлый.
Алдагы буыннарга гыйбрәт булсын өчен, Фиргавеннең гәүдәсе череп таркалмый, ул яр буена сәҗдә кылган халәттә чыгарып ташланган була. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:
فَالْيَوْمَ نُنَجِّيكَ بِبَدَنِكَ لِتَكُونَ لِمَنْ خَلْفَكَ آيَةً ۚ وَإِنَّ كَثِيرًا مِّنَ النَّاسِ عَنْ آيَاتِنَا لَغَافِلُونَ
“Бүген Без синнән соң киләчәк кешеләр өчен бер аять (һәм гыйбрәт) булсын дип, сине (җансыз бер хәлдә, ләкин бөтен) бәдәнең белән коткарачакбыз”. (Менә бу кыйссада нинди зур гыйбрәтләр бар,) Әмма, һичшиксез, кешеләрнең күбесе Безнең аятьләребездән (алар турында фикер йөртүдән) гафилләр” (Йунус (Юныс), 10/92).
Зәмәхшәри бу аятька шундый тәфсир бирә: “Без синең гәүдәңне диңгез ярына чыгарып ташларбыз. Без синең шәрә тәнеңне күп гасырлардан соң киләчәк алдагы буыннарга нәсыйхәт булсын өчен череп таркалудан саклап алып калырбыз”.
Фиргавеннең гәүдәсе инглиз галимнәре тарафыннан Кызыл диңгез ярындагы комнарда табыла һәм Лондонга китерелә. Фиргавенең үлеменә өч мең елдан артык вакыт үтсә дә, аның тәне бозылмаган, таркалмаган, хәтта аның чәчләре дә коелмаган. Аның гәүдәсе сәҗдә кылу халәтендә, ул бүгенге көндә Британия музеена куелган.
Дәвамы бар...
Камил хәзрәт Сәмигуллин