Татарстан мөфтие Иранның сөнниләр лидеры белән очрашты

17 сентябрь 2019 ел 18:06
Татарстан мөфтие Иранның сөнниләр лидеры белән очрашты

Бүген, Мөхәррәм аеның 18-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Иран Республикасының сөнниләр лидеры шәех Абдул-Хәмид җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.

Шәехнең Казанга беренче тапкыр килүен билгеләп үтәргә кирәк. Татарстан башкаласын күрү аның күптәнге хыялы булган. Эшлекле очрашу кысаларында Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакларга Татарстанда ислам үсеше тарихы, мөселманнарның рухи мирасын саклауда татар дин әһелләренең тоткан урыны, аерым алганда, халкыбызның күренекле дин галиме, мәгърифәтче, энциклопедист Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләре турында сөйләде. Шулай ук республика мөфтиятенең күпкырлы эшчәнлеге, нәзарәт тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар хакында мәгълүмат бирде һәм “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан бастырылган китапларны тәкъдим итте.

Әңгәмә барышында дин  эшлеклеләре хезмәттәшлек перспективалары һәм үзара мөнәсәбәтләрне ныгыту  турында фикер алышты. Очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт шәех Абдул-Хәмидкә нәзарәт бастырган Каләм Шәрифне һәм Мәрҗаниның алты томлыгын бүләк итте. Шәех үз чиратында мөфтигә Коръән басмасын тапшырды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы