«Экстремизмга - юк!» айлыгы кысаларында имамнар Ислам һәм Хәнәфи мәзхәбе кыйммәтләре турында лекцияләр һәм вәгазьләр укый

20 сентябрь 2019 ел 10:12
«Экстремизмга - юк!» айлыгы кысаларында имамнар Ислам һәм Хәнәфи мәзхәбе кыйммәтләре турында лекцияләр һәм вәгазьләр укый

Татарстан мөхтәсибәтләрендә традицион «Экстремизмга - юк!» республика айлыгы кысаларында чаралар дәвам итә. Имамнар һәм мәдрәсә мөгаллимнәре акциядә иң актив катнашучылардан – алар ачык дәресләр үткәрә, Ислам һәм Хәнәфи мәзхәбенең асыл кыйммәтләре турында, экстремистларның ялган идеяләрен фаш иткән профилактик лекцияләр һәм вәгазьләр укый.

Аерым алганда, 19 сентябрьдә Чистайның Г.И.Усманов исемендәге авыл хуҗалыгы техникумында студентлар өчен «Исламда терроризмга урын бармы?» дигән темага лекция узды. Чарада район хакимияте, мөхтәсибәте һәм епархия вәкилләре катнашты. Чистай мөхтәсибәте исеменнән «Хаҗ» һәм «Хәләл» бүлекләре җитәкчесе Тимур Матвеев чыгыш ясады. «Ислам – тынычлык һәм иминлек дине, – дип билгеләп үтте лектор. – Җәмгыятькә каршы кылынган теләсә кайсы җинаять Ислам дине тарафыннан кире кагыла».

Бу төр лекцияләр республиканың башка мөхтәсибәтләрендә дә узачак. 22 сентябрьдә ачык дәрес Кукмара мәдрәсәсендә, 25 сентябрьдә – Әхмәтһади Максуди исемендәге мәгърифәтчелек үзәгендә, 26 сентябрьдә – «Мөхәммәдия», 30 сентябрьдә – Мамадыш мәдрәсәсендә һәм Балтачта үткәрелә. Шулай ук 25 сентябрьдә «Ярдәм» хәйрия фондында экстремизмга каршы көрәшкә багышланган видеофильм карау планлаштырыла. 22 сентябрь көнне Яр Чаллыда айлык кысаларында берьюлы ике чара була: шәһәрнең мөселман яшьләре арасында велойөреш һәм «Ислам бала күзлегеннән» дип исемләнгән балалар рәсемнәре бәйгесе.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы