Мөфти иң яхшы шәкертләрне махсус стипендияләр белән бүләкләде

25 сентябрь 2019 ел 15:04
Мөфти иң яхшы шәкертләрне махсус стипендияләр белән бүләкләде

Бүген, мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең VII форумы кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дини уку йортларында белем алучы студентларга – уку алдынгыларына һәм иҗтимагый эштә актив булган, олимпиада, конкурс, викториналарда җиңү яулаган шәкертләргә Татарстан мөфтие стипендияләре тапшырды.

Әлеге акчалата бүләккә дини уку йортларында белем алучы барлыгы тугыз студент лаек булды: Янтимиров Камил (Урыссуның “Фәнис” мәдрәсәсе), Низамов Булат (РИИ), Хәйруллин Самат (“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе), Хаҗиев Нәфис (Чаллының “Ак мәчет” мәдрәсәсе), Мостафин Камил (Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә), Җәләлиев Данир (Буа мәдрәсәсе), Шәрипов Әхмәт (Әлмәт мәдрәсәсе), Чистабаев Рәис (КИУ), Моратов Әмир (Казан ислам колледжы).

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин махсус стипендияләрне тапшырып, шәкертләрне киләчәктә дә яхшы итеп укырга һәм мәдрәсә тормышында актив катнашырга чакырды.

Татарстан мөфтие стипендияләре ел саен көндезге бүлектә укучы тырыш шәкертләргә бирелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы