Нәзарәт кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узды

09 ноябрь 2024 ел 18:00
Нәзарәт кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 7нче көнендә (9нчы ноябрьдә), Чаллы шәһәрендә М.И.Бибишев ис. “Витязь” спорт мәктәбендә Татарстан мөфтияте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча XV Бөтенроссия турниры узды.

Ярышларны оештыручылар – Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Чаллы мөхтәсибәте. Турнир Россиядә – Гаилә елы һәм Татарстан мөфтияте тарафыннан игълан ителгән Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында узды.

Ярышлар башланыр алдыннан барлык спортчылар теркәлү узды, үлчәнде һәм намаз уку тәртипләре буенча тест тапшырды.

Аннары турнирның рәсми ачылыш тантанасы узды, анда бик күп дәрәҗәле кунаклар катнашты: Татарстан Мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Чаллы имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, ТР “Татарча көрәш” федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров һәм Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Күркәм гадәт буенча, турнир ачылышы Коръән-Кәрим аятьләре уку белән ачылды. Аны Чаллы шәһәре Җәмигъ мәчет имамы Рамазан хәзрәт Идрисов укыды.

Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән истәлекле вакыйгада катнашучыларны аның беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов сәламләде, ул рухи һәм физик тәрбия бирүдә ислам диненең роле турында сөйләде. Ул шулай ук турнирны оештыручыларга рәхмәтен белдерде, шуннан соң шәһәр мәчетләрендә спортның төрле төрләре белән актив шөгыльләнүче хәзрәтләрне Татарстан Мөфтие исеменнән Рәхмәт хатлары белән бүләкләде. Ел саен үткәрелә торган спорт ярышлары мөселманнар арасында татар көрәшен һәм кул көрәшен популярлаштыру, мөселман яшьләрен берләштерү, сәламәт яшәү рәвешен саклап калу өчен шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.

Шулай ук 15 ел дәвамында турнирны уздырудагы казанышлары өчен ТР «Көрәш» федерациясеннән рәхмәт хатлары белән Чаллы шәһәре имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин, имам-мөхтәсиб урынбасары Фаат хәзрәт Мөхәммәтов һәм тренер, судья Хәмидуллин Марсель Мансур улы бүләкләнде.

Турнирда Татарстанның, Башкортстанның һәм Чувашиянең 20 районыннан 60 спортчы катнашты. Ярышлар яхшы әзерлек белән, имгәнүләрсез узды, көрәшчеләр тамашачыларны искиткеч алымнары белән таң калдырды.

Ярышлар кысаларында һәр үлчәү категориясендә җиңүчеләр игълан ителде, алар акчалата призлар, иганәчеләрдән бүләкләр, медальләр һәм дипломнар белән бүләкләнде.

Милли көрәш буенча турнир биш авырлык категориясендә узды. Һәр категориядә җиңүчеләр:
60 кг-га кадәр:
1. Йосыпов Ильяс (Казан)
2. Ганиев Рузил (Әлмәт)
3. Харисов Галинур (Менделеевск), 
70 кг-га кадәр:
1. Димаев Илназ (Лаеш)
2. Кашапов Азат (Зәй)
3. Сафин Гадел (Мамадыш), 
80 кг-га кадәр:
1. Муллахмәтов Илнар (Казан)
2. Тимиров Айназ (Чаллы)
3. Кәримов Марат (Әлмәт),
 90 кг-га кадәр:
1. Насретдинов Шамил (Чистай)
2. Гайнетдинов Айрат (Зәй)
3. Хөсникаев Айнур (Сарман),
100 кг-га кадәр:
1. Зәйнетдинов Айгиз (Башкортстан)
2. Хуҗәхмәтов Ильяс (Саба)
3. Орунали Олу Нурмөхәммәт (Чаллы),
100 килограммнан артык:
1. Миначев Марат (Казан)
2. Азимов Турал (Чистай)
3. Гыйззәтуллин Дауд (Чаллы).

Кул көрәше буенча ярышларда җиңүчеләр: 70 кг-га кадәр:
1. Гәрәев Илфар (Саба )
2. Каюмов Әмир (Мөслим)
3. Низамов Булат (Буа)
85 кг-га кадәр:
1. Җәләев Азат (Түбән Кама)
2. Габдурафиков Ильяс (Чаллы)
3. Велиулов Рәмис (Чуашстан)
85 килограммнан артык:
1. Нурхәмәтов Фәнис (Чаллы)
2. Идиятуллин Ирек (Зеленодольск)
3. Әхмәтвәлиев Рәдис (Балык Бистәсе).

Аннары кул көрәше һәм милли көрәш буенча беренче урыннар яулаучылар хаҗга юллама уйнатуда катнашты. Хаҗга юлламага Чаллыдан 38 яшьлек армрестлер Фәнис Нурхәммәтов лаек булды, ул 85 килограммнан артык авырлык категориясендә җиңү яулады.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте кубогына компетентлы жюри карары белән Чаллы командасы лаек булды. Икенче һәм өченче урыннарны алган командалар дипломнар белән бүләкләнде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы