Диния Нәзарәтенең Пленум утырышы узды

26 сентябрь 2019 ел 15:25
Диния Нәзарәтенең Пленум утырышы узды

Бүген, Мөхәррәм аеның 27-нче көнендә, Лаеш районы мөхтәсибәтендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышы уздырылды. Утырышта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасарлары, ТР баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук бөтен республикадан имам-мөхтәсибләр һәм мөфтият эшчәнлегенең барлык юнәлешләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Чара Яшел Үзән районы имам-мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллинның Коръән аятьләрен укуы белән башланды. Пленум утырышының сәркатибе итеп бертавыштан мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сайланды.

Көн тәртибенә якынлашып килүче олы даталар — Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу, Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан чаралар үткәрү, мәчетләр һәм мөхтәсибәтләрнең халыкка аңлату эшләре алып бару мәсьәләсе, социаль проектлар, ислам мәгарифе, кадрлар әзерләү стратегиясе һәм башка сораулар куелды.

Пленум утырышында төп доклад белән Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Иң элек ул ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең агымдагы елда ирешелеп өлгергән төрле юнәлешләрдәге казанышларына тукталды. Мөфти 2019 елны Диния Нәзарәте тарафыннан Татарстанда Тәфсир елы дип игълан ителүен искәртеп, Диния Нәзарәте тарафыннан әзерләнгән Коръән мәгънәләренең татарчага һәм русчага тәрҗемәләрен тәкъдим итү турында хәбәр итте. Татарстан мөфтиятендә уңышлы гамәлгә ашырыла торган тагын бер башлангыч рәтендә Камил хәзрәт шәригать мәсьәләләре буенча бушлай консультация бирүче «Даруль-ифта» федераль номерлы беренче мөселман Сall-үзәген атады. Бүгенге көндә Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Төньяк Кавказ республикаларыннан да барлыгы 1400 шалтырату кабул ителгән. Бу сан әлеге хезмәтнең  мөселманнарга никадәр кирәклеген күрсәтә, дип ассызыклады ул. «Даруль-ифта» аша Диния Нәзарәтенең иң көчле Шәригать, Хәнәфи мәзһәбе һәм Коръән белгечләре һәм галимнәре халык белән 7 телдә аралаша.

Шуның белән беррәттән, Татарстан мөселманнары башлыгы нәзарәтнең дәгъват бүлеге белгечләре тарафыннан «Фәтвалар китабы» әзерләнүен, хезмәтнең үз эченә республика мөселманнарын социаль, икътисади, идеологик, мәдәни үсеш өлкәсендә борчыган иң мөһим мәсьәләләргә шәригать күзлегеннән җаваплар туплаячагын билгеләп, әлеге басманың  Татарстан өммәтен берләштерүдә мөһим роль уйнаячагына ышаныч белдерде.

Шул ук вакытта Камил хәзрәт Сәмигуллин дин әһелләренә мөрәҗәгать итеп, ел башында уздырылган Пленум утырышында расланган “Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә”нең  үтәлешен контрольдә тотарга һәм имамнар арасында аны куллануның әһәмиятен аңлату эшләре алып барырга чакырды:

– Нигезләмә имамнар һәм гомумән дин кардәшләребез арасындагы ислам гыйбадәтләренә кагылышлы барлык бәхәсләргә зур бер нокта куйды, чөнки анда бөтен сорауларга да җавап бар! Әлеге документ асылда Татарстанда сөнни Ислам традицияләрен һәм халкыбызда Хәнәфи йолаларын саклаучы механизм булып тора.

Алга таба Камил хәзрәт мәчетләрнең эшчәнлеген дин белән генә чикләргә ярамый дигән фикер белән чыкты. Ул үрнәк итеп өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә чаралар оештыручы, хәйриячелек, ифтарлар, очрашулар, яшьләр өчен бәхәс клублары, мәҗлесләр, тәрбияви чаралар уздыручы актив имамнарны китерде: “Алар халыкны әхлакый тәрбияләү, мәҗбүриләмичә үз ихтыярлары белән динебезгә тарту буенча эшчәнлек алып баралар”. Камил хәзрәт имамнарны шушы киң максатларны күздә тотып эшләргә өндәде.

Сүзен йомгаклап, Татарстан мөфтие хәзрәтләрнең игътибарын якынлашып килүче олы дата – Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең мең дә йөзъеллыгына юнәлдерде. “Аллаһы Тәгалә насыйп итсә, ул 2022-нче елда килеп җитә. Әмма аңа бүгеннән үк әзерләнергә кирәк, чараларны багышларга, халыкка аның әһәмиятен җиткерергә кирәк!”, - диде Камил хәзрәт. Шунысын билгеләп узарга кирәк: кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына юлламасында бу хакта ассызыклап узды: «2022 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул ителүгә 1100 ел тула. Бу датага багышланган чараларны бүгеннән үк әзерли башларга кирәк. Әлеге вакыйга исламның Россиядә иң алдынгы диннәрнең берсе буларак формалашуында зур роль уйнады».

Мөфти шулай ук Бөек Җиңүнең 75-еллыгы җитүен дә искәртте һәм мөхтәсибләрне эшчәнлекләрен планлаштырганда шушы олы чараны күздә тотарга киңәш итте: “Дин кардәшләребездә Ватанга, туган туфракка, милләтебезгә мәхәббәт, ветераннарга хөрмәт тәрбияләүгә игътибар күрсәтегезне сорыйбыз. Үсеп килүче буынга Бөек Ватан сугышында мөселманнарның бәяләп бетергесез батырлыклары турында сөйләү – сезнең белән безнең бурыч”.

Алга таба утырышта ТР мөселманнары Диния нәзарәте Президиумының яңа составы расланды. Аннары мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин мәчетләрнең эшчәнлеген алып бару, халык белән эшләү юнәлешләрендә дин әһелләренә карата тәкъдимнәрен һәм таләпләрен, шулай ук “Нигезләмә” буенча эшләүнең әһәмиятен җиткерде. Татарстан мөфтие киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров мөхтәсибәтләрнең эшчәнлек нәтиҗәләрен үстерү мәсьәләләре турында чыгыш ясады.

Татарстан мөфтиенең  мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин республиканың мөселман уку йортларына шәкертләрне кабул итү кампаниясе нәтиҗәләре турында кыскача мәгълүмат җиткерде. Моннан тыш, ул Татарстан территориясендә урнашкан 700 мәчет каршындагы Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча  курсларда 13 мең кеше белем алуын хәбәр итте. Рәфикъ хәзрәт киләсе елдан район һәм авыл җирлекләрендә эшләп килүче мәчетләр каршындагы курсларның мөгаллимнәренә ярдәмлек рәвешендә «Онлайн-мәдрәсә» проектын гамәлгә ашыру нияте булуы турында әйтте. Мөфти урынбасары бүгенге көндә мөхтәсибәтләрдә киң профильле дини мәгариф үзәкләре һәм мәктәпләр ачуга ихтыяҗ булуын билгеләп үтте.

Спикер кадрлар әзерләү стратегиясенең мөһимлеген ассызыклап, утырышта катнашучыларга мөселман белем бирү йортларына студентларны максатчан кабул итү буенча проект хакында да сөйләп үтте. Ул имамнарга мөрәҗәгать итеп, мәчетләрне белемле имамнар белән тәэмин итү юнәлешендә эшчәнлекне дөрес алып барырга өндәде. 

Утырышта ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлеге җитәкчесе Айгөл ханым Биктимерова имамнарга мөрәҗәгать итеп, мөфтият тарафыннан гамәлгә ашырыла торган уңышлы проектларны (әйтик, "Ислам. Беренче адымнар", ир-атлар өчен "IMAN", кызларга юнәлтелгән "Яшь килен") мөхтәсибәтләрдә дә җәелдерергә тәкъдим итте.

Пленум утырышында Казан шәһәренең яңа казые вазыйфасын вакытлыча башкаручы булып Татарстан мөфтиятенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков, ТР мөселмананары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе урынбасары вазыйфасына “Мәрҗани” мәчетенең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов бертавыштан сайландылар.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы