«Экстремизмга – юк!»: Татарстан мөхтәсибәтләрендә халыкның дини гыйлеме ничек арттырылды

01 октябрь 2019 ел 10:31
«Экстремизмга – юк!»: Татарстан мөхтәсибәтләрендә халыкның дини гыйлеме ничек арттырылды

Татарстанда традицион "Экстремизмга - юк!" айлыгы төгәлләнде. Әлеге акция кысаларында ТР мөселманнарын Диния Нәзарәте тарафыннан халыкта дини гыйлемне арттыру максатында зур һәм актив эшчәнлек алып барылды, аеруча яшьләр һәм яшүсмерләр арасында. Дини секталар һәм агымнарның җимергеч йогынтысы турында уку йортларында, мәчетләрдә, интернет челтәрендә, социаль челтәрләрдә, шулай ук ачык лекцияләрдә һәм махсус дини әдәбиятта сөйләнде. 

Мисал өчен, айлык нәтиҗәләре буенча Татарстанның барлык мәдрәсәләрендә, Россия ислам институты һәм Казан ислам университетында Казаннан танылган белгечләр һәм дин әһелләре чакырып барлыгы 13 ачык дәрес үткәрелде. Моннан тыш, республикада төрле хезмәт коллективларында һәм киң җәмәгатьчелек өчен 5 күләмле ачык лекцияләр укылды. Аның иң зур популярлык казанганы булып нәзарәтнең яшьләр өчен "Лекторий" проекты кысаларында "Сак булыгыз: секталар!" дигән исем астында узды. Очрашуда күренекле Хәнәфи мәзһәбе һәм Шәригать белгечләре ислам турында ялгыш фикерләрне фаш итте. 

Яшьләр арасында зур кызыксынуны шулай ук махсус "Ислам матурлыгы" исемле флешмоб һәм социаль челтәрләрдә башка мәгълүмати кампанияләр яулады. 1500-дән артык Татарстан мәчетләрендә Исламның асыл кыйммәтләренә багышланган җомга вәгазьләре дә зур нәтиҗәлелекне күрсәтте, чөнки Казанның үзендә генә җомга намазларына 33000 кеше йөри. 

Экстремизмга үзенең гражданлык каршылыгын мөселман яшьләре шулай ук төрле спорт ярышларында катнашып белдерә алды. "Экстремизмга - юк!" дигән шигаре астында узган волейбол, футбол ярышлары һәм велойөрешләр республиканың барлыгы 10 мәйданчыгында православие вәкилләре катнашында узды. 

Җәмгыятьнең аерым игътибарына мохтаҗ тагын бер төркем - җәзага тартылган тоткыннарны да Диния Нәзарәте күздән ычкындырмады. Шушы айлык кысаларында Нәзарәт белгечләре һәм имамнар төзәтү колонияләренә йөреп, тоткыннар белән очрашулар оештырды. Шундый очрашуларның берсен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 3-нче төзәтү колониясендә уздырды.

Диния Нәзарәте башкарган Ислам һәм Хәнәфи мәзһәбе кыйммәтләрен тарату эше шулай имам Әбү Хәнифәнең классик хезмәтенә рус телендә шәрехләр бастыру белән көчәйтелде: акция башында ук "Хозур" нәшрият йорты рус телендә «Комментарий имама Акмалюддина аль-Бабирти к «Завещанию» («аль-Васыя») имама Абу Ханифы» («Имам Акмаледдин әл-Бабиртиның имам Әбу Хәнифәнең «Васыят»енә («әл-Васыя») шәрехе» китабын дөньяга чыграды. Әлеге китапны нәшер итү Россия өммәте тормышында һәм илебезнең мөселман нәшрият базарында зур вакыйга булып тора, чөнки хәзер Россия укучыларының Хәнәфи мәзһәбенә нигез салучының хезмәте белән рус телендә тирәнтен танышу һәм аны аңлау мөмкинлеге барлыкка килде. Әбу Хәнифәнең «Васыят»е – ислам гакыйдәсе буенча матуридилар мәктәбе традицияләре нигезендә язылган иң абруйлы классик хезмәтләрнең берсе.

Татар-мөселман гореф-гадәтләрен тарату һәм җәмгыятьне Хәнәфи мәзһәбе кысаларында рухи-әхлакый тәрбияләү максатында Норлат мөхтәсибәтендә шулай ук Әхмәдзәки хәзрәт Сәфиуллин мәгариф үзәге ачылды, күренекле дин әһеле Вәлиулла хәзрәт Якупов истәлегенә "Якупов укулары" һәм татар мәгърифәтчесе Таҗетдин Ялчыгол укулары уздырылды.  

Игелек, гафу итә белү, сабырлык һәм үзара тату мөнәсәбәтләр турында казанлыларга шулай ук метро станцияләрендә, "Хозур ТВ" мөселман телеканалында һәм "Азан" радиосында социаль роликлар, махсус программалар күрсәтелде.  

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы