Нәзарәттә татарча тәфсирнең аудиоверсиясен әзерли башладылар

01 октябрь 2019 ел 15:15
Нәзарәттә татарча тәфсирнең аудиоверсиясен әзерли башладылар

ТР мөселманнары Диния Нәзарәтенең “Хозур” Нәшрият йортында Коръән мәгънәләренең татарчага тәрҗемәсен аудиоверсия итеп чыгару өстендә эшли башладылар. Аның текстын күренекле татар журналисты һәм нәфис сүз остазы Илдар Кыямов укый. Гомумән әлеге эшкә 5 белгечтән торган иҗади төркем җәлеп ителде, шул исәптә консультант – мөфтиятнең Шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе, Коръән-хафиз, Коръән мәгънәләренең тәрҗемәсен әзерләүчеләрнең берсе Булат хәзрәт Мөбәраков. 

Хәзерге вакытта иҗади төркем Коръәннең 48-нче “Әл-Фәтх” (“Җиңү”) сүрәсе өстендә эшли, тавыш яздыру белән бергә монтаж ясала, материал эшкәртелә, төзәтмәләр кертелә. 2019 ел – Тәфсир елы ахына кадәр барлык эшләрне төгәлләргә һәм аудиодисклар чыгарырга планлаштырыла.

Корбан гаете уңаеннан мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Диния нәзарәте тарафыннан “Хозур” нәшрият йортында республика башлыгы өчен махсус тәүге нөсхә рәвешендә бастырылган Коръән мәгънәләренең татарчага тәрҗемәсен тапшырган иде.

Фундаменталь хезмәт ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе булып тора, ул Татарстанда игълан ителгән Коръән тәфсире елы кысаларында дөнья күрәчәк. 

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, галим-лингвистлардан, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиянең  иҗтимагый оешмаларыннан, мөселманнарның Диния нәзарәтләреннән алынды.

Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең икенче басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан рус телендә әзерләнде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы