РИИда беренче курс шәкертләре көне үтте

01 октябрь 2019 ел 17:08
РИИда беренче курс шәкертләре көне үтте

Россия ислам институтында беренче курс шәкертләре көне узды. Бәйрәм чарасында ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, аның урынбасары һәм РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, РИИ студентлары һәм мөгаллимнәре катнашты.

Гадәттәгечә, чара Кәлам Шәриф аятьләрен уку белән башланып китте. Аннары катнашучыларны ТР мөфтие урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин сәламләде.

- Беренче чиратта, сез безнең институтта алачак белемнәрегезне тормышта кулланырга тиешсез. Без Россиядә һәм Татарстанда эшчәнлекнең барлык өлкәләрендә дә белемле мөселманнар күп булуын телибез. Без уртак тырышлык белән динебез турында дөрес, уңай күзаллауны формалаштырсак иде. Сезгә карап, кешеләр Исламга карата үз карашларын үзгәртсеннәр, – дип билгеләп үтте Рәфикъ Мөхәммәтшин.

Беренче курс укучыларын шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде.

- Уку барышында сез, беренче карашка, көчле һәм укуга сәләтле, әмма сайлаган һөнәрләрендә үзләрен таба алмаган күп кенә шәкертләр очратырсыз.Бу алган гыйлемдә бәрәкәт булмаудан килә. Без Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешергә омтылырга тиешбез. Раббыбыз барлык тырышлыкларыгызны кабул итсен, белем алу өчен калебегезне ачсын, тел һәм зиһен ачкычларын бирсен, – дип теләде Камил хәзрәт.

Алга таба Камил хәзрәт Татарстан өммәте тормышында һәм мөфтият эшчәнлегендә активлык күрсәткән РИИ студентларына рәхмәт хатлары тапшырды.

Соңрак студентлар зур булмаган сәхнә номерлары белән чыгыш ясадылар һәм чарага махсус әзерләнгән фильмнарны күрсәттеләр. РИИны төрле елларда тәмамлаучылардан торган жюри чыгыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләрне билгеләде.

Беренче урынны – лингвистика командасы, икенче урынны – теология командасы, ә өченче урынны КИУның ислам фәннәре факультеты командасы алды. Барлык җиңүчеләр дә призлар белән бүләкләнде, ә һәр беренче курс шәкертенә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

РИИның матбугат хезмәте материаллары буенча

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы