"Кыйссаларда гыйбрәт бар..." Бишенче кыйсса. ЮНЫС (галәйһиссәлам)

02 октябрь 2019 ел 09:34

Мөхтәрәм укучылар, кадерле дин кардәшләр!

Сезнең игътибарыгызга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа мәкаләләре циклын бастыра башладык. Мәкаләләр «Кыйссаларда гыйбрәт бар...» дигән исем астында чыгып, Изге Коръән сюжетларыннан, шулай ук бөек пәйгамбәрләребез һәм күренекле дин кардәшләребезнең гаҗәеп тормыш юлыннан алынган, барлык мөселманнар өчен дә гыйбрәтле булган кыйссалардан гыйбарәт. Бу шәхесләрнең Аллаһы Тәгаләгә ярату белән сугарылган һәм Аңа ихластан хезмәт итүгә багышланган тормышларыннан алынган мисаллар фикерли белгән һәркемне уйланырга мәҗбүр итәчәк... Рәхим итеп укыгыз!

Кыйссаларда гыйбрәт бар...

Беренче кыйсса. ЙОСЫФ (галәйһиссәлам)

Икенче кыйсса. НУХ (галәйһиссәлам)

Өченче кыйсса. МУСА (галәйһиссәлам)

Дүртенче кыйсса. ИБРАҺИМ (галәйһиссәлам)

Бишенче кыйсса. ЮНЫС (галәйһиссәлам)

Юныс (галәйһиссәлам)  Ниневиядә – Ассирия дәүләтенең башкаласында Тигр елгасы яр буенда, хәзерге Мосул шәһәрендә туып үсә. Кавемдәшләре арасында ул ышанычлы, намуслы, әхлаклы һәм ярдәмчел булганга, олы хөрмәт казана. Әмма балык тарафыннан йотылуы белән һәм шуңа “Зөннүн” һәм “Сәхибел-Хөт” дигән исемнәр белән таныла.

30 яшендә Юныс галәйһиссәлам потларга табынучы үзенең халкына пәйгамбәр итеп җибәрелә. 33 ел дәвамында ул бертуктаусыз  кавемдәшләренә дәгъвәт кыла, иманга килергә өнди, әмма ниневиялеләр аның сүзләренә колак салмый, көлә генә. Юныс галәйһиссәлам артыннан ике генә кеше иярә.

– Өч көн эчендә Раббым сезнең өскә җәза җибәрәчәк, – дип ул үз халкын Аллаһыдан алган хәбәр белән кисәтеп куя. – Бит-йөзләрегез саргаячак, соңыннан Яралтучыдан җәза да киләчәк.

Шулай дип әйтеп, Юныс галәйһиссәлам җәзадан үзе дә куркып туган шәһәрен ташлап китеп качарга ашыга. Әмма Аллаһыдан моңа рөхсәт алмый.

Ниневия халкын тиздән, Юныс галәйһиссәлам әйткәнчә, коточкыч дәһшәт камап ала: күк йөзен кара төтен каплый, ә кешеләрнең йөзләре саргая башлый. Алар пәйгамбәр әйтән сүзләрнең һәм якынлашып килүче җәзаның хакыйкать булганына инана.  Өсләренә һәлакәт килүен аңлап, ниневиялеләр Юныс галәйһиссәламне эзләргә тотына. Әмма юкка – шәһәрдә ул юк иде инде.

Ниневиялеләрнең бергәләп тәүбә кылулары

Аллаһы Тәгалә олы куркуда һәм өметсезлектә калган Ниневия кешеләренең йөрәкләренә тәүбә сала. Аның кисәтеп куелган җәзасы килеп җитүгә тагын ике көн бар иде, шуңа халык бергә җыелып Аллаһыдан котылу чарасын сорап, ялгышлыкта яшәүләре өчен гафу үтенеп тәүбә кылырга булалар. Шулай итәләр дә. Кавем тауга менеп Яралтучының Барлыгына һәм Берлегенә, Аның рәсүле Юныс галәйһиссәламгә иман китерә һәм бер-берсенең дә үпкә-ачуларын гафу итәләр. Ирләр һәм хатын-кызлар, балалар һәм яшьләр – барысы бергә Аллаһыга ялваралар һәм күз яшьләренә йотылып ихластан Аннан гафу сорыйлар.

Аллаһы – Рәхимле һәм Гафү итүче. Ул башлыксыз калган кавемне дә кичерә – пәйгамбәр үз халкын ташлап китә, ә Раббыбыз аның тәүбәләрен кабул итә. Юныс галәйһиссәлам кавеме кешелек тарихында тәүбә иткән һәм һәлакәттән сакланып калган бердәнбер халык булып кала. Аллаһы Коръәндә әйтә:

فَلَوْلَا كَانَتْ قَرْيَةٌ آمَنَتْ فَنَفَعَهَا إِيمَانُهَا إِلَّا قَوْمَ يُونُسَ لَمَّا آمَنُوا كَشَفْنَا عَنْهُمْ عَذَابَ الْخِزْيِ فِي الْحَيَاةِ الدُّنْيَا وَمَتَّعْنَاهُمْ إِلَىٰ حِينٍ

“(Инкарьләре арасында һәлакәткә дучар ителгән өммәтләр арасында) Юнысның (галәйһиссәлам) кавеменнән тыш, (газапны күргәннәреннән соң,) иман китереп тә, иманнары аңа файда биргән бер (генә булса да) сала (халкы) булдымы соң? Алар (газап галәмәтләрен күргәннән соң,) иман китергәч, Без алардан дөнья тормышында хурлык газабын алдык һәм аларны (Безгә мәгълүм) бервакытка кадәр (дөнья нигъмәтләреннән) файдаландырдык” (Юныс 10:98).

Гөнаһлар афәткә, бәла-казаларга илтә, тәүбә исә коткарып кала. Мисал өчен, хәдисләрнең берсендә Аллаһы Рәсүленең ﷺ бер хәдисендә болай диелә: “Раббысына истигъфар кылган бәндә җәзага тартылмаячагына ышана ала”. Йөрәктән чыккан дога һәм ихлас күңелдән кылынган тәүбә теләсә нинди бәла-казадан коткарырга сәләтле. Әгәр дә афәт тулы бер кавемгә һөҗүм итсә, гафу сорауны бөтен халык, җәмәгать белән ялварырга кирәк.

Җирәбә Юныс галәйһиссәламгә чыга

Юныс галәйһиссәлам, үз халкын калдырып китеп, диңгез ярына кадәр барып җитеп, бер корабка утырып, диңгезгә чыга. Беркадәр ара барганнан соң, кораб кинәт туктый, көчле җил күтәрелә, давыл башлана. Көймә менә-менә батар кебек була. Корабны хәрәкәткә китерә алмаган диңгезчеләр, моны начар билге дип кабул итәләр һәм араларында җинаятьче бардыр дип уйлыйлар.

Диңгезчеләр корабның барлык пассажирларын җыеп: «Сезнең арагызда хуҗасыннан качкан кол бар. Ул алга чыксын», – диделәр. Пассажирларның берсе дә үз-үзен танытмады, шуңа күрә жирәбә салу турында карар кабул ителә. Ул вакытта диңгезчеләрнең шундый йоласы була: кораб үз юлын дәвам итә алсын өчен, җирәбә төшкән кешене диңгезгә ташлыйлар.

Җирәбә уйнатыла. Һәм ул Юныс галәйһиссәламгә чыга.

“Мондый хөрмәтле кеше кол була алмый”, – дип карар чыгарып, диңгезчеләр һәм гафу үтенеп, янә жирәбә уйнаттылар. Бу юлы да, өченче тапкырда да жирәбә барыбер Юныс галәйһиссәламгә чыга. Бу хакта Коръәндә болай дип әйтелә:

فَسَاهَمَ فَكَانَ مِنَ الْمُدْحَضِينَ

“(Көймәдән диңгезгә ыргытыласы кешене билгеләү өчен) Шобага тартты һәм (шобага аңа чыккач,) оттырганнардан булды” (“Саффат” (Сафлар) сүрәсе, 141 нче аять).

Өченче тапкыр уйнатылган жирәбәнең аңа төшүен күреп, Юныс галәйһиссәлам бу сынауның Аллаһыдан булуын аңлый һәм: «Мин – үз хуҗамнан качкан колмын», – дип диңгезгә ташлана.

Юныс галәйһиссәлам балык карынында

Юныс галәйһиссәлам тәвәккәлләп диңгезгә ташлана һәм Аллаһының рәхмәте белән аны шундук зур балык йота. Әлеге мизгелдә Аллаһы Тәгалә балыкка шундый мөмкинлек бирә ки, йоткан вакытта Юныс галәйһиссәламгә бернинди зыян килми, хәтта сөякләре дә сынмый. Балык, Юныс галәйһиссәламне йотып, диңгез төбенә төшеп югала.

فَالْتَقَمَهُ الْحُوتُ وَهُوَ مُلِيمٌ

«(Диңгезгә ыргытылгач,) Аны балык йотты. Ул (үзен) әрләгән бер кеше иде» (“Саффат” (Сафлар), 142 нче аять).

Шулай итеп, Юныс галәйһиссәлам бернинди зыян күрмичә һәм үз аңында булып балык карынында кала. Аның өчен барысы да көн кебек ачык иде: үз халкын рөхсәтсез калдырганга күрә бу вакыйгалар аңа илаһи кисәтү буларак җибәрелә. Үз хатасын аңлап алып, дөм караңгыда – балык карынында утырып ул Аллаһыны зикер итә:

... فَنَادَىٰ فِي الظُّلُمَاتِ أَن لَّا إِلَٰهَ إِلَّا أَنتَ سُبْحَانَكَ إِنِّي كُنتُ مِنَ الظَّالِمِينَ

«(Утырган бер көймәдә, шобага нәтиҗәсендә, диңгезгә ыргытылуыннан соң аны йоткан балык эчендәге) Караңгылыклар эчендә: “Синнән башка һичбер илаһ юк! Син (һәртөрле кимчелекләрдән ерак һәм) пакь! Һичшиксез, мин (Синнән рөхсәтсез өммәтемне ташлап, һиҗрәт итеп, үземне куркынычка дучар иткәнем өчен үз-үземә зарар иткән) залимнәрдән булдым!” – дип дәште» (“Әл-Әнбия” (Пәйгамбәрләр) сүрәсе, 87 нче аять).

Коръәндә шулай ук әйтелә ки, Юныс галәйһиссәламнең әлеге догасы кабул була һәм Ул аны гафу итә:

فَاسْتَجَبْنَا لَهُ وَنَجَّيْنَاهُ مِنَ الْغَمِّ ۚ وَكَذَٰلِكَ نُنجِي الْمُؤْمِنِينَ

«Без аңа җавап бирдек һәм аны хәсрәтеннән коткардык. (Догаларында ихлас булган) Мөэминнәрне дә шулай (көчле ярдәм белән бөтен кайгыларыннан) коткарырбыз» (“Әл-Әнбия” (Пәйгамбәрләр) сүрәсе, 88 нче аять).

Шушы тәсбих,  Юныс галәйһиссәламнең алдагы тормышында әйтелгән би күп башка зикерләре кебек үк, күкләргә аша. Үз гомерендә ул Аллаһы Тәгаләне бихисап зикер кылганга күрә, фәрештәләр хәтта аның тавышын да белгәннәр. Бу юлысы да алар Юныс галәйһиссәламне тавышыннан танып ала һәм болай ди: “И, Раббыбыз! Бу Юныс галәйһиссәламнең тавышы түгелме? Син һәрвакыт аңа рәхмәтле булдың, бу юлы аны бәладән коткармассыңмы?”

Нинди гаҗәп! Җирдә яшәүчеләрнең берсе дә Юныс галәйһиссәламгә ярдәм итә алмый, чөнки аның кайда булуын да белмиләр, ләкин аңа ярдәмгә күк ияләре үзләре үк ашыга! Һәм Аллаһы аны балыкка Юныс галәйһиссәламне ярга чыгарырга әмер биреп коткара.

Бу күренештә Яралтучыбызның бөек хикмәте ята: пәйгамбәрне үзенең имин көннәрендә күп тапкырлар әйткән зикерләре коткара. Даими рәвештә Аллаһыга рәхмәтеңне, яратуыңны һәм Аңа бар яктан бирелгәнлегеңне белдереп ихластан зикер әйтү кешене киләчәктә күпләгән авырлыклардан һәм бәлаләрдән коткара ала.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:

فَلَوْلَا أَنَّهُ كَانَ مِنَ الْمُسَبِّحِينَ

لَلَبِثَ فِي بَطْنِهِ إِلَىٰ يَوْمِ يُبْعَثُونَ

«Әгәр дә ул (тыныч чорда Аллаһыны күп зикер итеп) тәсбих итүчеләрдән булмаса. Алар терелтеләчәк көнгә кадәр аның карынында көтәчәк (һәм бөтен кеше кабереннән чыккан вакытта, ул балыкның карыныннан терелтеләчәк) иде (“Саффат” (Сафлар) сүрәсе, 143-144 нче аять).

Әлеге аять ачыктан-ачык күрсәтә ки, бәхетле-имин вакытта Аллаһыны зикер кылучыга авыр мәлдә, һичшиксез, ярдәм булачак.

Төрле риваятьләр буенча, Юныс галәйһиссәлам балык карынында өч, җиде яки кырык көн булган. Ул балык карыныннан Мөхәррәм аеның унынчы көнендә (Гашура көнендә) чыккан. Балык Юныс галәйһиссәламне яр буена чыгаргач, ул Аллаһы Тәгаләгә үзенең котылуы өчен чиксез рәхмәтләрен әйтергә тотына.

Кәлам Шәрифтә Юныс галәйһиссәламнең котылуы турында түбәндәгеләр әйтелә:

فَنَبَذْنَاهُ بِالْعَرَاءِ وَهُوَ سَقِيمٌ

وَأَنبَتْنَا عَلَيْهِ شَجَرَةً مِّن يَقْطِينٍ

«Ул авыру хәлдә булганда, Без аны (агачсыз һәм үсемлексез) буш бер җиргә ташладык. Һәм (аңа ябырылган черкиләрдән, кояшның кызулыгыннан саклау өчен,) аның өстенә (киң яфраклы) кабак агачы үстердек (ул аны чатыр кебек күләгәли иде)». (“Саффат” (Сафлар) сүрәсе, 145-146 нче аять).

Юныс галәйһиссәлам балык карыныннан чыгып котылганда бик ябыккан, бетешкән, хәлсез һәм ярдәмгә мохтаҗ булган. Юныс галәйһиссәлам белән янәшә Аллаһы Тәгалә зур һәм киң яфраклы үсемлек үстерә, әнә шулай итеп аны кояш эссесеннән һәм чебен-черкиләрдән саклый.

Бер риваятьтә әйтелә ки, әлеге үсемлек сөт бүлеп чыгарган, аның белән Юныс галәйһиссәлам тукланган. Башка бер риваятьтә Аллаһы Тәгалә Юныс галәйһиссәламгә тау кәҗәсен буйсындыруы турында әйтелә, ул аңа иртән һәм кич килеп, аңа үзенең сөтен биргән. Хәлсезлектән котылгач һәм көч җыйгач, Юныс галәйһиссәлам гыйбадәт кылырга керешә. Ул Аллаһы Тәгаләгә түбәндәге дога белән мөрәҗәгать итә:

«И, Раббым! Барлык әмерләр һәм карарлар Синнән генә. Әмма мин бик тә Ниневиягә кайтырга һәм үземнең иман китергән халыкны күрергә бик тә өметләнәм. Моның белән беррәттән, мин Синең һәрбер карарларың белән риза булачакмын”.

Һәм Аллаһы аңа үз халкын хакыйкатькә чакыру бурычын янә йөкли.

Габдуллаһ ибн Габбас радыйАллаһу ганһудан килгән риваятьтә хәбәр ителгәнчә, Юныс галәйһиссәлам йөз егерме мең кешене тәшкил иткән халыкка пәйгамбәр сыйфатында җибәрелгән. Әлеге халыкның саны турында Коръәндә әйтелә:

وَأَرْسَلْنَاهُ إِلَىٰ مِائَةِ أَلْفٍ أَوْ يَزِيدُونَ

فَآمَنُوا فَمَتَّعْنَاهُمْ إِلَىٰ حِينٍ

«Без аны (сәламәтләндереп, рөхсәтсез ташлап киткән) йөз меңгә (кабат) җибәрдек, яки алар (күрер күзгә) күбрәкләр иде. (Газапның билгеләрен күргәннән соң,) Алар иман китерделәр, Без исә аларны (әҗәлләре хакында әзәлдә билгеләнгән) бер вакытка кадәр яшәттек (мондый бер вакытта котылу инкарь иткән бер генә кавемгә дә насыйп булмады)». (“Саффат” (Сафлар) сүрәсе, 147-148 нче аять).

Юныс галәйһиссәлам кавеме гөнаһлардан ярлыкау сораган, Аллаһыга иман китергән. Пәйгамбәр халык белән бергә-бер калып, аларны Раббыбызның әмерләрен һәм тыюларын үтәргә өйрәтә һәм аларны үз артыннан хакыйкый юлдан алып бара. Кавемдәшләре бернинди тайпылусыз аның артыннан иярәләр һәм иң яхшы рәвештә барлык дини кануннарны үтиләр.

Юныс галәйһиссәламнән соң да Аллаһы Тәгалә Ниневия халкына туры юлдан барган вакытта күпләгән бәрәкәтләр бирә. Озак еллар алар сәгадәттә һәм иминлектә яшиләр.

Әлеге нәсыйхәтнең хикмәте шунда ки, хакыйкатькә чакыручылар, төрле нахак бәлаләр тагуларына да карамастан, сабыр булырга тиешләр, чөнки кешеләр үзләренең адашуларында нык торырга һәм авырлыклар китерергә мөмкиннәр. Һәрбер кеше моның белән очрашкан. Бары сабыр итеп һәм ныклык күрсәтеп башка кешеләрнең күңелләренә илтүче юл ачыла. Чөнки тырышлык бездән, ә уңыш – Аллаһыдан. Иманга чакыру һәм начарлыкны кире кагу гамәлен ташлап өметен югалтканнарны Аллаһы ничек җәзага тартасын кем дә булса беләме? Аллаһы мондый җәзалардан үзе сакласын!

Дәвамы бар...

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана