Бүген, сәфәр аеның 4-нче көнендә, Диния Нәзарәтенең "Хәләл" стандарты буенча Комитет вәкилләре Самарада эшлекле сәфәр кыла. Биредә 3-5 октябрь көннәрендә Volga Investment Summit эшлекле форумы һәм World Halal Day халыкара хәләл күргәзмәсе эшли. Әлеге чараларда катнашу өчен 20-ләп дәүләттән - Фарсы Култыгы, Африка һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия дәүләтләре, Бөек Британия, Ауропа союзы илләреннән - 500-дән артык вәкил килгән.
Комитет рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин саммитның бәхәс мәйданчыкларында, тематик түгәрәк өстәлләрдә, воркшопларда катнаша. Чараларда экспертлар ислам инвестицияләре, Россиядә җитештерелгән хәләл продукциясенең экспорт сәләте һ.б. темалар турында фикер алышачак. Моннан тыш, Ирек хәзрәт «World Halal Day» күргәзмәсе белән дә танышачак.