Татарстан мөфтие Дагъстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары белән очрашты

04 октябрь 2019 ел 11:03
Татарстан мөфтие Дагъстан Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары белән очрашты

Бүген, сәфәр аеның 5 нче көнендә, Татарстан мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин Дагъстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев белән очрашты. Очрашу башында ук Абдулла хаҗи Камил хәзрәткә Дагъстан мөфтие, шәех Әхмәд әфәнди Абдуллаев исеменнән кайнар сәламләү сүзләрен җиткерде һәм Татарстандагы Дагъстан диаспорасыннан истәлекле бүләк тапшырды. Камил хәзрәт тә үз чиратында Диния Нәзарәте тарафыннан беренче тапкыр рус теленә тәрҗемә ителгән һәм бастырылган «Комментарий имама Акмалюддина аль-Бабирти к «Завещанию» («аль-Васыя») имама Абу Ханифы» һәм Языҗиуглы Әхмәт Биджанның «Әнвәруль-гашыйкин» («Светоч любви») китапларын бүләк итте.  

Шуннан соң, әңгәмә барышында дин әһелләре дини мәсьәләләр, Россия, татар һәм Дагъстан мөселман галимнәре мирасы, шул исәптән Р.Фәхретдин, З. Расулев һәм М. Бигиев эшчәнлеге, кыйраәт традицияләре, дини хезмәтләрне һәм Коръән мәгънәләрен тәрҗемә итүнең хәзерге заман проблемалары турында фикер алыштылар. Камил хәзрәт кунакка 2019 ел Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Тәфсир елы дип игълан ителүен, татар һәм рус телләрендә тәфсирләр әзерләү өстендә эшләү тәҗрибәсе белән уратаклашты: “Бу эшкә хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә, татар, рус һәм гарәп телләрен белгән филологлар җәлеп ителде. Бу исә аятьләрнең һәм аерым сүзләрнең мәгънәсен, Коръәннең гомуми контекстын исәпкә алып, тәрҗемә итәргә мөмкинлек бирде». Моннан тыш, Камил хәзрәт рус телендәге тәфсирне әзерләүдә Дагъстан мөселман дин әһелләре дә катнашуы һәм русча һәм татарча тәфсирләрнең тиздән тәкъдим ителәчәге турында да хәбәр итте. Дин әһелләре әлеге темага багышланган уртак чаралар үткәрү турында килештеләр. 

Татарстан мөфтие рәхмәт йөзенән шулай ук 2016 елда Махачкалада ике мәчеткә татар дин әһелләре - Зәйнулла ишан Рәсүлев һәм Баязит шәех Хәйруллин исемнәре бирелүен дә искә алды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы