Мөфти җомганы "Сәлах" мәчетендә үткәрде

04 октябрь 2019 ел 15:10

Бүген, сәфәр аеның 5-нче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җомга намазын Казанның Зур Клыки бистәсендәге “Сәлах” мәчетендә укытты. Әлеге гыйбадәт йорты быел 4-нче июль көнне ачылган иде. Мөфти хәзрәт, мәчет рәсми төстә ачылганнан соң, биредә беренче тапкыр октябрь аеннан башланып киткән мәчет каршындагы укулар оештырылуга шатлануын белдерде. Шул уңайдан, республикабыз мөселманнары башлыгы мәхәллә халкына үзенең вәгазен гыйлем алуның әһәмиятенә  багышлады. “Сәлах” мәчетенә мөфти хәзрәт вәгазен тыңларга йөздән артык кеше җыелды.

Мөфти үзенең вәгазен “раббани” төшенчәсен аңлату белән башлап җибәрде. Камил хәзрәт һәр кешенең «раббани» булырга тырышырга тиешлеген ассызыклап узды. «Кем соң ул раббани кешесе? Ул – Аллаһы Тәгалә тарафыннан  кушканнарны үтәүче, Аның ризалыгына ирешергә омтылучы. Әмма Аллаһының синнән ризамы, түгелме икәнен ничек аңларга соң? Барысы да бик гади. Уегызда үлчәүгә Коръәнне, шәригатьне һәм гамәлләрегезне салып карагыз. Алар тигез булырга тиеш. Әйтик, Аллаһ Коръәндә безгә намаз укырга кушкан. Димәк, без аны укысак, Аллаһның Ризалыгына ирешәчәкбез». 

Алга таба мөфти хәзрәт мәхәллә мәчетенә җыелучыларны “Хозур” нәшриятында басылып чыккан Имам Әбү Хәнифә Ән-Ногманның (Аллаһының рәхмәтендә булса иде) хәдисләр җыентыгыннан гыйлем алуның фазыйләтләре турында хәдисләр белән таныштырды. Хәзрәт әлеге хәдисләргә аңлатма бирер алдыннан мөһим моментка игътибарны юнәлтте: имам Әбү Хәнифә (Аллаһының рәхмәте ирешсә иде) хәдисләрне Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә (аңа Аллаһының рәхмәте һәм сәламе булса иде) ирешә торган төрле ысуллар белән җиткерә. “Әбү Хәнифә хәзрәтебезнең үзе риваять кылган 528 хәдисе бар. Сезгә шул хәдисләрнең берничәсен укып аңлатып үтәм: “Гыйлем таләп итү, гыйлем алу – һәрбер мөселманга фарыз булып тора”. Икенче бер хәдистә: “Я галим бул, яисә шәкерт бул, шәкерт була алмасаң, аларга хөрмәтле бул, дүртенчесе булма”. Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә галимнәрне берләштереп бер урынга җыячак һәм аларга әйтер: “Мин бит сезгә юкка гына хикмәтне бирмәдем, мин хәерлелекне, изгелекне теләдем”. Ягъни бер кешегә Раббыбыз гыйлем биргән икән, димәк бу кешегә хәерлекләр, өстенлекләр бирде дигән сүз. Галимнәр Аллаһы ризалыгы өчен гыйлем алганнар, гыйлем өстәгәннәр, шәкертләрне укытканнар. Раббыбыз гыйлем ияләренә: “Җәннәткә керегез, мин сезнең хаталарыгызны гафу иттем”, – дип әйтер. Дәрес биргән, укыткан саен без фәнне яхшырак аңлый барабыз, чөнки шәкерт сорау бирә һәм без эзләнә башлыйбыз. Дәрес алып барудан остазга файда күбрәк килә. Малыбыз булып, аны таратабыз икән – ул азая, кими, ә гыйлемне таратсаң – артканнан-арта гына. Шуңа галимнәрнең дәрәҗәсе бик өстен, бик олы”, – дип аңлатып үтте мөфти хәзрәт.

Күп очракта без гыйлем турында сөйлибез дә, кешеләр: “Минем дә галим буласым килә”, – диләр, ләкин зур галимнәрне чакыргач, аларны тыңларга мәчеткә килми, вәгазьләрне татарча аңламыйбыз, ди. Белем аласың килсә, рус телендә дә дәресләр алып барыла - рәхим ит, “Сәлах” мәчетенә кил. Әмма без смартфоннарга чумганбыз. Аларга багышлаган вакытны Коръән укуга багышласак, күптән бөтен кеше хафиз булыр иде инде. Әгәр дә көн саен көненә бер-ике сәгать Коръән ятласак, ике елдан соң һәрберебез хафиз була ала. Мин алтмыш яшьлек бер бабайның ике елда Коръәнне ятлап чыгуын беләм, ә бер 45 яшьлек инженер мәдрәсәгә килеп алты айда Коръәнне ятлады. Тырышты, максат куйды, ятлады. Галим буласыгыз килсә, өйрәнергә, укырга, тырышлык күрсәтергә кирәк”, – дип нәтиҗә ясады Камил хәзрәт.

Вәгазь ахырында мөфти татар галимнәренең мөселман дөньясында тоткан урынын аңлатып төгәлләде:

- Дөньяда утыз мең китап бастырган тагын берәр башка халык, я милләт бар микән? Без бу кадәр олуг мираска атаклы галимнәребез ярдәме белән ирешкәнбез. Безнең галимнәребез мөселман дөньясының кайсы гына почмакларында танылу алмаган: мисал өчен, тумышы белән Сарман районыннан булган Мөхәммәд Морад Рәмзи хәтта Мәккәдә гарәпләргә дәрес биргән, ә менә Габдерәшит Ибраһимов дәгъвәт белән Япониягә кадәр барып җитеп, анда беренче мәчет салдыруга ирешкән. Уйлап карагыз: Япониядә исламга килгән беренче кешеләр - безнең галимебездән, татар кешесеннән дәрес алганнар. Муса Җаруллаһ Бигиев Мәккәдә ун кыйраәт остазы буларак дәрес биргән. Мәрҗани хәзрәтебезнең эшчәнлеге хакында аерым лекция багышларга мөмкин: аның китаплары белән хәзер Әл-Әзһәрдә, ЮАРда, Истанбулда, Пакьстанда укытылу үзе генә дә ни тора!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана