Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды психик үзенчәлекләре булган кешеләр өчен тернәкләнү программаларының V фестивалендә катнашты

09 октябрь 2019 ел 14:40
Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды психик үзенчәлекләре булган кешеләр өчен тернәкләнү программаларының V фестивалендә катнашты

Бүген, сәфәр аеның 10-нчы көнендә, Казанда психик үзенчәлекләре булган кешеләр өчен “Другие?” дип исемләнгән V тернәкләндерү программалары фестивале уза. Чара “Сәламәтлек индустриясе. Казан» 24-нче Халыкара махсуслашкан күргәзмәсенең эшлекле программасы кысаларында оештырыла һәм традиция буенча Бөтендөнья психик сәламәтлек көненә багышлана. Анда шулай ук ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды да катнаша.

Фестиваль барышы кысаларында психик тернәкләнү темасына күргәзмә һәм лекцияләр блогы оештырылды. Моннан тыш, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Печка» һөнәрчелек мәктәбе белән берлектә барлык теләүчеләр өчен 2 иҗади мастер-класс үткәрде. Белгечләр балаларга йоннан ничек матур картина ясарга кирәклеген күрсәттеләр һәм гипс сыннарын бизәргә өйрәттеләр. Чара ахырында “Зәкят” фондына катнашучы дипломы тапшырылды.

“Другие?” фестивале Психик сәламәтлекне саклау берлегенең ел саен үткәрелә торган проекты – дәүләтнеке булмаган реабилитация хезмәтләре, шулай ук иҗтимагый юнәлешле психиатрия ярдәме һәм социаль яклау системасы үсеше аша психик чирләр белән интегүче кешеләрнең сәламәтлеген һәм тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән.

Психик үзенчәлекләре булган кешеләр өчен “Другие?” тернәкләндерү программалары фестивале Идел буе федераль округында реабилитация хезмәтләре системасын үстерүгә юнәлдерелгән һәм Россия психиатрлар җәмгыяте, Россия психология җәмгыяте, Гомумроссия профессиональ психотерапевтика лигасы, АНО «Аутсайдервиль» һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия Хезмәт министрлыгы, Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты ярдәмендә Казан дәүләт медицина университетының психик сәламәтлек проблемаларын тикшерү институты белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы