Татарстан мәчетләрендә җомга намазы вакытында 1552 елда Казанны саклап һәлак булганнар рухына дога кылдылар

11 октябрь 2019 ел 15:13
Татарстан мәчетләрендә җомга намазы вакытында 1552 елда Казанны саклап һәлак булганнар рухына дога кылдылар

Бүген, сәфәр аеның 12-нче көнендә, Кол Шәриф мәчетендә 1552 елда Казанны яклап шәһит китүчеләр истәлегенә багышлап вәгазь сөйләнде. Мәчеткә җыелган меңләгән дин кардәшләребезгә үзенең үгет-нәсыйхәт сүзләрен Татарстан мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары, Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов мөрәҗәгать итте:

– Аллаһы Тәгалә әби-баларыбызның рухларын шат кылса иде. Бердәм булсак кына без көчле. Кол Шәриф хәзрәтләренең шәкертләре ни сәбәптән шәһит булып киткәннәр соң? Алар динебезне, милләтебезне кайгыртып шәһит киткәннәр. Шәһит булучылар хакында Аллаһы Тәгалә: “Аллаһы юлында үтерелгән (шәһид) кешеләр турында: "Үлеләр!" - дип әйтмәгез! Дөреслектә, (алар) тереләр, ләкин сез (аларның нинди мәгънәдә тере булганлыкларын) аңламыйсыз” (2:154) - ди. Әй кардәшләрем, Кол Шәриф хәзрәтләре шәһит булып киткән меңләгән шәкертләре белән безне сакларга теләгән, татар бабаларыбыз диннәрен сатмасыннар өчен тырышлык куйган, – дип ассызыклап узды хәзрәт.

Шундый ук эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр белән бүген имамнар дин кардәшләргә Татарстанның барлык мәчет мөнбәрләреннән эндәштеләр һәм шәһитләр рухына дога кылдылар.

Казанда исә җомга намазыннан соң Кремльдә урнашкан татар ханнары җирләнгән мавзолей янәшәсендә шәһитләр рухына дога кылу буенча аерым чара узды. Бирегә киң татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, дин әһелләре, аксакаллар җыелды. Дога кылу чарасы башланыр алдыннан халыкка ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов Казан ханлыгын яклап шәһит киткән бабаларыбызны дога белән искә алу чарасының әһәмиятенә тукталды: “Безнең Аксакаллар шурасы вәкилләренең актив катнашуында “Казан Кремле” дәүләт музей-тыюлыгында Казан ханнарының җәсәдәәрен җирләүне хәзерләү эше уңышлы башкарылды. Мәрхүмнәребезнең рухы шат булсын. Бирегә бүген җыелуыбызның төп сәбәбе – Казан ханлыгын саклап шәһит киткән әби-баларыбыз рухына Коръән укып дога кылу. Алар безнең догага бик тә мохтаҗ”, – диде һәм сүрә-аятьләр уку өчен сүзне Мәрҗани мәчете шәкерте Яхъя хәзрәт Суюновка бирде.

Кәлам Шәриф аятьләре укылганнан соң Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин татар ханнары, Казанда 1552 елны барган канкойгыч һәм дәһшәтле сугышта башларын салган мәрхүм әби-бабаларыбыз рухына өммәтебез исеменнән дога сәламнәрен ирештерде:

– Ий Раббым, укылган Коръән сүрәләрен кадерле әнкәйләребез-әткәйләребезнең, әби-бабайларыбызның, якын туганнарыбызның, шәһит булып ятып калган кардәшләребезнең һәм башка бездән дога көтеп ятучы әрвахларның рухларына багышлыйбыз. Йә, Раббем, үзеңнең рәхмәтең белән ошбу укыган догаларыбызны, кимчелекләрен гафу итеп, киң рәхмәтең белән кабул итсәң иде. Ий Раббым, изге юлда хезмәт иткән падишаһларыбызга, ханнарыбызга рәхмәтеңне ирештер. Һәм дә Үз рәхмәтең белән Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең шәфәгатенә лаек булып, Кыямәт көнендә Пәйгамбәребез мәҗлесендә һәммәләребезгә бергәләшеп утыруларыбызны насыйп әйлә. Сиңа гына кайтабыз һәм Синнән генә ярдәм сорыйбыз. Әмин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы