Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ туган көне – Мәүлид ән-Нәби бәйрәменә санаулы көннәр калып бара. Шул уңайдан, Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты барлык теләүчеләрне иҗади конкурста катнашырга – эссе язарга чакыра.
Пәйгамбәребезгә ﷺ карата мәхәббәт камил иман билгесе булып тора. Һәрбер иман әһеле үзенә сорау бирергә тиеш: мин Аллаһы илчесен ﷺ чын-чынлап яратаммы? Минем калебемдә Аның өчен нинди урын бирелгән? Шуңа күрә конкурсны оештыручылар түбәндәге сорау буенча уйланырга чакыра: “Сез Пәйгамбәребезгә ﷺ карата үз мәхәббәтегезне, аңа булган сөю хисегезне ничек белдерер идегез?”
Эссе форматында язылган уй-фикерләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Конкурста теләгән һәр кеше катнаша ала (18 яшьтән өлкәнрәк булу һәм Россиядә яшәү шарт).
Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк:
– беренче урын өчен – 10 мең сум;
– икенче урын өчен – 5 мең сум;
– өченче урын өчен – 3 мең сум.
Конкурсның Нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.
Гаризаны түбәндәге сылтама буенча үтеп йөкләп алырга мөмкин.
Эшләрне islam_today@mail.ru электрон почтасына кабул итү вакыты: 14.10.2019 – 06.11.2019.
Конкурска нәтиҗәләрне 2019 елның 9 ноябрендә ВКонтакте битендә игълан итәчәкбез.