“Зәкят” фонды үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар, яшүсмерләр, яшьләрне кыска вакытка калдыру үзәге ачты

16 октябрь 2019 ел 08:00
“Зәкят” фонды үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар, яшүсмерләр, яшьләрне кыска вакытка калдыру үзәге ачты

Казанда үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар, яшүсмерләр, яшьләрне кыска вакытка калдыру үзәге эшли башлады. Социаль проект ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан тормышка ашырыла. Агымдагы елның августында «Зәкят» хәйрия фонды әлеге чараны булдыру өчен «Татнефть» ГАҖ-нең социаль башлангычлар конкурсында җиңү яулады һәм 1 200 000 сум күләмендә грант отты.

“Татарстан Республикасында үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрне кыска вакытка калдыру үзәге” проекты үзләренең балаларын – үсешләрендә үзенчәлекләр булган сабыйларны, яшүсмерләрне, яшьләрне калдырып торырга кешеләре булмаган ата-аналарга “хәл алу” өчен шартлар тудыру максатыннан, балаларны белгечләр кулына кыска вакытка тапшырып тору максатыннан тормышка ашырыла. Үзәк “Зәкят” хәйрия фонды каршында эшләүче “Хәят” социальләшү үзәгенә йөрүче үзенчәлекле балаларның әниләренең күпсанлы үтенечләре буенча тәкъдим ителде. Әлеге ике проект та, беренче чиратта, әни-әниләрне ару-талудан профилактикалауга, балаларны һәм аларның ата-аналарын социаль адаптацияләүгә юнәлдерелгән, чөнки мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнә торган гаиләләр, барыннан да элек, әйләнә-тирә мохиттән читтә булалар һәм күп вакытларын өйдә һәм тернәкләндерү үзәкләрендә уздыралар.

Татарстан Республикасында үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар, яшүсмерләр, яшьләрне кыска вакытка калдырып тору үзәге ата-аналарга атнага берничә сәгатькә баланы шәфкать туташлары һәм социаль няняларның һөнәри күзәтчелегендә калдырырга мөмкинлек бирә. Баланы билгеле бер вакытка үзәктә калдырып, ата-аналар үзләренең кичектергесез эшләре белән шөгыльләнә алалар, ә бала бу вакытта социаль тернәкләнү уза. Үзәктә булганда балалар сенсор бүлмәсендә педагог-психолог белән дәресләргә, кул хезмәте буенча дәресләргә (рәсем ясау, әвәләп ясау, кул эшләре ясау), музыкотерапия, бию терапиясе һәм башка дәресләргә йөриләр. Проектны тормышка ашыру кысаларында үзенчәлекле балалар тәрбияләүче илледән артык гаиләне колачлау планлаштырыла. Үзәкнең хезмәтләре – бушлай.

Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар, яшүсмерләр, яшьләрне кыска вакытка калдырып тору үзәгенә килергә теләүчеләр «Зәкят» хәйрия фонды белгечләренә +7 (843) 225-33-22 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.

2017 елның декабреннән «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Хәят» үзәге проекты буенча эш алып барыла, ул “Гражданлык җәмгыятен үстерү өчен” РФ Президенты гранты ярдәмендә тормышка ашырыла. Үзәк физик һәм психик сәламәтлекне ныгыту, «үзенчәлекле» балалар һәм аларның әти-әниләрен социальләштерү максатыннан оештырылган. Шунысы игътибарга лаек, Үзәк эшләгәндә бирегә килүчеләрдә үз үсешләрендә уңай динамика күренә. Аларның күбесе аралашырга, бер-берсе турында кайгыртырга, дуслашырга өйрәнә. Үзәктә тулы, тулы булмаган, тәрбиягә бала алган гаиләләр – 3 яшьтән алып 27 яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән балалар катнаша. 2019 елда проект “Хәят” исемен алды һәм үзенә килүчеләр санын 250 кешегә кадәр арттырды. Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәккә йөрү бушлай.

Моннан тыш, «Ярдәм» милли ислам хәйрия фондының «Бер-беребезгә ярдәм итик» проекты 2019 елда РФ Президенты грантларының икенче конкурсында җиңүче булды. Проектның максаты – тернәкләндерү курслары аша ДЦП диагнозы булган мөмкинлекләре чикле – коляскадагы инвалидларны, терәк-хәрәкәт аппараты авырулары булган инвалидларны социаль адаптацияләү.

Проект 17 яшьтән һәм аннан өлкәнрәк яшьтәге, милләтләре, диннәре һәм яшәү урыны буенча чикләнмәгән, инвалид коляскасына береккән һәм ДЦП диагнозына ия булган инвалидларга белем бирү, тернәкләнү узу һәм мәдәни-ял итү характерындагы чаралар комплексын үткәрүне күздә тота.

Әлеге чаралар инвалидларны социаль адаптацияләү максатларында, аларның тормышларындагы тулы яки өлешчә чикләүләрне бетерүгә юнәлдерелгән.

Проект нигезендә махсус эшләнгән укыту программасы ята, ул түбәндәге бүлекләрне үз эченә ала:

- социаль-мәдәни һәм иҗади адаптация курслары программалары;

- физик тернәкләндерү һәм дәвалау физкультурасы курсларын үстерү программалары;

- психоэмоциональ ярдәм курслары программалары;

- мәдәни-ял итү программасы.

Дәресләр шулай итеп төзелгән ки, һәр укучыга мөмкин кадәр уңайлы булсын өчен, аларның эчтәлеге интеллект дәрәҗәсенә, курсларда катнашучыларның физик һәм психологик торышына карап үзгәрә.

Проект кысаларында гомуми саны 100 кешедән торган 5 төркемне укыту күздә тотыла. 20 кешедән торган бер төркем өчен уку вакыты 14 көннән тора. Яшәү, туклану, укыту программасын узу, курсларда катнашучылар өчен психологик, медицина һәм юридик ярдәмнәр күрсәтү түләүсез башкарыла, шулай ук, кирәк булганда, аларны озата баручыларның юл чыгымнары күтәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы