«Татарча диктант»ны тәүге тапкыр Татарстан мәчетләрендә яздылар

19 октябрь 2019 ел 14:15
«Татарча диктант»ны тәүге тапкыр Татарстан мәчетләрендә яздылар

Бүген, сәфәр аеның 20-нче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант» белем бирү акциясе уздырылды. Дин әһелләре, мөфтият аппараты, шулай ук нәзарәтнең оешмалары – «Зәкят» хәйрия фонды, «Хәләл» стандарты буенча комитет, «ДУМ РТ Хаҗ» хаҗ операторы, «ТР Вакфы» фонды, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре – барлыгы 100-ләп кеше татар телендә диктант язуда үзләрен сынап карады. Шунысы кызыклы: акциядә катнашучылар арасында татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре - руслар, гарәпләр, таҗиклар да бар иде. Алар Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» әсәреннән өзек язды. Текстны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин укыды. Моннан тыш, быел акциягә Татарстанның 25 мөхтәсибәте дә кушылды. Казан, Арча, Саба, Норлат, Баулы, Алабуга, Бөгелмә, Минзәлә, Теләче, Аксубай, Актаныш, Буа һәм башка район мәчетләрендә имамнар һәм мәхәллә халкы аеруча актив җыелып "контроль эш" язды. Шулай итеп, ТР мөселманнары Диния нәзарәте икенче тапкыр «Татарча диктант» язу мәйданчыгына әверелде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Сурәт - 49
Сурәт - 50
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы