Казанда «кояшлы» балалар катнашында мода күрсәтү узачак

22 октябрь 2019 ел 09:11
Казанда «кояшлы» балалар катнашында мода күрсәтү узачак

24 октябрьдә, Бөтендөнья Даун синдромы турында мәгълүматлы булу ае көннәрендә һәм Мәүлид ән-Нәби алдыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, “Сакал” барбершопы һәм “Кояшлы ил” (“Солнечный мир”) мода театры белән берлектә, Казанда уртак хәйрия чарасы – шәһәрдә “кояшлы” балалар катнашында беренче мода күрсәтү уздырачак.

Әлеге чара кысаларында “кояшлы дефиле”, балаларның иҗади чыгышлары, фотосессия, «Ак барс» хоккей командасы уенчылары белән автограф-сессия, кечкенә катнашучыларны бүләкләү, фуршет һәм башкалар планлаштырыла.

Массакүләм мәгълүмат чараларын Казанда “кояшлы” балалар – Даун синдромына ия сабыйлар катнашында узачак беренче дефилены яктыртуда катнашырга чакырабыз.

Адрес: Казан ш., Ульянов-Ленин ур., 34. Башлану вакыты 15.00-дә.

Аккредитация өчен телефон: +7 (904) 768-75-84

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы