Казанда Мәүлид ән-Нәбигә багышланган «Ата-бабалар мирасы» халыклар дуслыгы кичәсе узачак

23 октябрь 2019 ел 17:12
Казанда Мәүлид ән-Нәбигә багышланган «Ата-бабалар мирасы» халыклар дуслыгы кичәсе узачак

Казанда Мәүлид аена багышланган чаралар «Ата-бабалар мирасы» дип исемләнгән халыклар дуслыгы кичәсе белән башланып китәчәк. Традицион бәйрәм 30 октябрьдә «Ривьера» күңел ачу комплексында Казан шәһәренең Дагыстан җәмгыяте, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Дагыстан Республикасы мөфтияте тырышлыгы белән уздырыла. Бәйрәм программасында – күренекле дин галимнәренең чыгышлары һәм вәгазьләре, иҗади  номерлар, нәшидләр, викториналар һәм башкалар.

Кичәдә Дагыстан мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев, Дагыстан Халык Җыены депутаты Нариман Темуркаев, күренекле вәгазьче Асхаб Джарбаев һәм башка кунаклар катнашыр дип көтелә.

Керү ирекле. Белешмә өчен телефоннар: +7(937)6288837 и +7(937)2222771.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы