"Кыйссаларда гыйбрәт бар..." Унынчы кыйсса. БӘЛГАМ ИБНЕ БАГУРА

22 ноябрь 2019 ел 10:03
"Кыйссаларда гыйбрәт бар..." Унынчы кыйсса.  БӘЛГАМ ИБНЕ БАГУРА

Мөхтәрәм укучылар, кадерле дин кардәшләр!

Сезнең игътибарыгызга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа мәкаләләре циклын бастыра башладык. Мәкаләләр «Кыйссаларда гыйбрәт бар...» дигән исем астында чыгып, Изге Коръән сюжетларыннан, шулай ук бөек пәйгамбәрләребез һәм күренекле дин кардәшләребезнең гаҗәеп тормыш юлыннан алынган, барлык мөселманнар өчен дә гыйбрәтле булган кыйссалардан гыйбарәт. Бу шәхесләрнең Аллаһы Тәгаләгә ярату белән сугарылган һәм Аңа ихластан хезмәт итүгә багышланган тормышларыннан алынган мисаллар фикерли белгән һәркемне уйланырга мәҗбүр итәчәк... Рәхим итеп укыгыз!

"Кыйссаларда гыйбрәт бар..."

Беренче кыйсса. ЙОСЫФ (галәйһиссәлам)

Икенче кыйсса. НУХ (галәйһиссәлам)

Өченче кыйсса. МУСА (галәйһиссәлам)

Дүртенче кыйсса. ИБРАҺИМ (галәйһиссәлам)

Бишенче кыйсса. ЮНЫС (галәйһиссәлам)

Алтынчы кыйсса. ӘЙҮБ (галәйһиссәлам)

Җиденче кыйсса. ГОЗӘЕР (галәйһиссәлам)

Сигезенче кыйсса. ИДРИС (галәйһиссәлам)

Тугызынчы кыйсса. МУСА һәм ХОЗЫР (галәйһимәссәлам)

Унынчы кыйсса. БӘЛГАМ ИБНЕ БАГУРА

Муса галәйһиссәлам заманында яшәгән Бәлгам ибне Багура тирән белемнәргә һәм хикмәтләргә ия булган. Аның кылган догасын Аллаһы шундук кабул иткән. Әмма, аңа карата Аллаһының киң рәхмәте булуга да карамастан, ул моның өчен Яралтучысына бер тапкыр да шөкер итмәгән. Киресенчә, бу зур бәхетне ул, Аңа итагатьсезлек һәм буйсынмаучанлык күрсәтеп, Аллаһы разый булмаган гамәлләрендә файдалана. Бәлгам Муса галәйһиссәламгә һәм аңа иярүчеләргә ләгънәт-каргыш яудыра, шул сәбәпле Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм ителә.

Коръәндә бу вакыйгаларга карата ачыктан-ачык булмаган түбәндәге күрсәтмәләр бар:

وَاتْلُ عَلَيْهِمْ نَبَأَ الَّذِي آتَيْنَاهُ آيَاتِنَا فَانسَلَخَ مِنْهَا فَأَتْبَعَهُ الشَّيْطَانُ فَكَانَ مِنَ الْغَاوِينَ

وَلَوْ شِئْنَا لَرَفَعْنَاهُ بِهَا وَلَٰكِنَّهُ أَخْلَدَ إِلَى الْأَرْضِ وَاتَّبَعَ هَوَاهُ ۚ فَمَثَلُهُ كَمَثَلِ الْكَلْبِ إِن تَحْمِلْ عَلَيْهِ يَلْهَثْ أَوْ تَتْرُكْهُ يَلْهَث ۚ ذَّٰلِكَ مَثَلُ الْقَوْمِ الَّذِينَ كَذَّبُوا بِآيَاتِنَا ۚ فَاقْصُصِ الْقَصَصَ لَعَلَّهُمْ يَتَفَكَّرُونَ

«(Рәсүлем!) Аларга (яһүдиләргә һәм башка кешеләргә рухи кыйммәтләрне шәхси мәнфәгатендә кулланган Бәлгам ибне Багура исемле) затның хәбәрен укы. Без аңа аятьләребезне бирдек, әмма ул алардан тайпылды, бу сәбәптән (иманлы була торып, аңа иярә алмаган) шайтан аңа иярде, һәм ул адашканнардан булды. Әгәр Без (аның аятьләрдән файдалануын) теләсәк, шулар аркылы аны (галимнәр дәрәҗәсенә) күтәргән булыр идек. Ләкин ул (гади) туфракка сырышты һәм (кабиләсе күзендә яхшы күренер өчен нәфесенең) начар теләгенә иярде. Аның хәле этнеке кебек: (аны куар өчен) өстенә барсаң да, телен чыгара, аны (үз хәлендә) калдырсаң да, телен чыгара. Бу – (Рәсүлуллаһның (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) сыйфатларын Тәүратта укыганнан соң, белә торып,) аятьләребезне ялган санаган ул кавемнең кыйссасы. Бу кыйссаны сөйләп тор, – бәлки, алар уйланырлар (һәм бу кешенең хәленә төшмәсләр)» («Әл-Әгъраф» сүрәсе, 175-176-нче аятьләр). Күрәсез, Бәлгам ибне Бәгура тарихы кыскача әлеге аятьләрдә тасвирлана, шулай да тәфсирләргә һәм китапларга кергән.

Риваятьләрдә  әйтелгәнчә, Муса галәйһиссәлам бер тәкәббер халыкка каршы яуга әзерләнеп, Кенанның уллары җиренә – Шамга килеп керә. Халык ярдәм сорап әл-Бәлка шәһәре авылларының берсендә торган Бәлгам ибне Бәгура янына килә:

– И, Бәлгам! Муса ибне Гыймран үзенең гаскәре белән безне үтерергә, илебездән куып чыгарырга һәм безне исраилле уллары кулына тапшырырга дип килде. Әмма безнең башка торыр җиребез юк! Ул чагында безгә кайда яшәргә соң? Синең догаларың кабул була, шуңа бу авыр хәлдән имин котылуыбызны сорап Аллаһыга мөрәҗәгать итсәң иде.

Адашу юлына төшкәнче Бәлгам ибне Багура Муса галәйһиссәламнең пәйгамбәрлегенә иман китерүчеләрнең берсе була. Шуңа күрә бу тәкъдимгә җавап итеп, ул болай дигән:

– Хәсрәт сезгә! Ул – Аллаһы илчесе, һәм барлык фәрештәләр, һәм иман әһелләре – барысы да аның белән. Мин аларга каршы ничек дога кыла алыйм?!

Әмма халык үз сүзендә тора һәм Бәлгамның хатыны янына барырга карар кыла. Билгеле ки, Бәлгамны бу эшкә күндерә алса, хатынына кыйммәтле бүләкләр вәгъдә итәләр. Хәер, алар дөнья зиннәтләре белән Бәлгамның үзен дә бүләкли. Һәм Бәлгам... ризалаша.

Шулай итеп, Бәлгам ибне Багура качырына атланып, Хусбан тавына чыгып китә. Әмма беркадәр ара узгач, аның качыры җиргә утыра һәм алга барырга теләми. Хайванын кыйный һәм сүгә башлагач, ул тагын бераз араны үиә, әмма арып янә җиргә сузыла. Шулчак хайван, телгә килеп, сөйләшә башлый:

– И, Бәлгам! Син кая барасың? Минем алдымда фәрештәләр тора һәм алар миңа узып китәргә ирек бирмиләр. Син Аллаһының пәйгамбәре һәм иман әһелләренең каргышын алырга дип барасызмы әллә?

Әмма Бәлгам ибне Багура үзенең тапкырлыгын һәм осталыгын югалта, аны артык масаючанлык һәм тәкәбберлек басып ала.

Әмма хайван аның белән сөйләшә башлавына игътибар итмичә, Бәлгам качырны кыйнавын дәвам итә. Аллаһы Тәгалә качырга юлны ача һәм ул алга ыргыла. Ниһаять, качыр хуҗасын Хусбан исемле тау башына кадәр алып менә. Бәлгам ибне Багура шушы җирдә Муса галәйһиссәламгә һәм аның гаскәренә ләгънәт кылырга чакыра башлый. Әмма Аллаһы аның телен үз халкына каршы бора. Аллаһның бу тәккәббер бәндәсе нинди генә ләгънәт укымасын, алар аның кавемдәшләренә бәрелә торган була, барлык изге догалары исә Муса галәйһиссәлам хисабына кабул ителә. Бәлгам тарафыннан ләгънәт кылуын күреп, кавемдәшләре аңа ябырыла:

– И, Бәлгам! Син нәрсә эшлисең? Алар өчен син изге дога кыласың, ә безгә ләгънәт кылырга чакырасың.

Ул җавап бирә:

– Мин моны үз ихтыярым белән эшләмим. Минем телем белән Раббыбыз идарә итә.

Шуннан соң аның теле авызыннан атылып чыга һәм күкрәк турысына җитеп асылынып кала. Бәлгам ибне Багура халкына таба борылып, болай ди:

– Мин хәзер дөнья тормышын да, ахирәтне дә югалттым.  Бары хәйлә һәм мәкерлек кенә калды.

Һәм ул үз халкын җиңүгә ирешү өчен кулланырга кирәк булган хәйләкәрлеккә өйрәтә башлый.

Бу риваятьтә фикер йөртүче кешеләр өчен кыйммәтле сабак бар: үз юлында Аллаһының ачык могҗизаларына юлыгып та, хакыйкать юлыннан иярмәгән кешенең ахыры менә шулай тәмамланачак. Бәлгам ибне Багура үрнәге бар көчен ислам белән көрәшүгә багышлаган имансыз галимнәрнең торышын күз алдына китерергә ярдәм итә. Имансыз бәндәләр дә шулай ук үз файдалары хакына Аллаһы динен бозалар һәм иманнарын дөнья байлыкларына, дан-шөһрәтләргә алмаштыралар.

Әлеге нәсыйхәттә китерелгән аятьләр, һичшиксез, Бәлгам ибне Багура турында сөйлиләр, әмма андагы хөкемнәр бары бер генә кешегә түгел, ә аңа охшаган әлеге башка барлык кешеләргә дә кагыла. Үзенең тәкәбберлеге һәм дөньяга хирыслыгы сәбәпле, шайтанга ияреп адашу юлына баскан Бәлгам Аллаһының могҗизаларын санга сукмыйча, телен чыгарган эт дәрәҗәсенә төшкән кешене гәүдәләндерә. Гыйлем һәм хакыйкать юлыннан тайпылган һәркемнең торышы шундый, ул үзенең нәфесе һәм теләкләренә иярәчәк, дип сурәтли Раббыбыз аны искә алынган аятьтә.

Бер риваятьтә әйтелгәнчә, элек Бәлгам ибне Багура өчен билгеләнгән Җәннәт хәзер мәгарәдә яшәүчеләрнең этенә биреләчәк. Әлеге мисал никадәр дәрәҗәдә гыйбрәт булып тора! Бөек галим була торып, Бәлгам ибне Багура, телен чыгарып, эт дәрәҗәсендә калып, Раббыбызның дусларына көрәшүчеләр арасында үз урынын алганнан соң, Аллаһының рәхмәтеннән мәхрүм ителә. Әмма Кытмир кушаматлы гап-гади эт мәгарәдә яшәүчеләр, ягъни Аллаһының дуслары арасында лаеклы урынын алып һәм Җәннәткә ия булучылар дәрәҗәсенә ирешәчәк.

Раббыбыз безне төрле мөмкинлекләр һәм теләкләр белән сыный, әмма карарларны без үзебез кабул итәбез. Тугры яки имансыз булу – һәр акыллы кеше Аллаһының рәхмәте белән үз юлын сайлый.  Кем өчендер гөнаһ һәм көферлектән торган татлы, әмма кыскавакытлы бәхет җанына якынрак, ә кемгәдер, авырлыклар белән тулган булуга да карамастан, хакыйкать кыйммәтрәк булып тора. Раббыбыз безне әлеге дәрестән сабак алучылардан насыйп әйләсә иде. Ул безне явызлыктан һәм динне бозучы кабахәт галимнәрнең явызлыгыннан Үзе сакласын һәм безгә Әһле Сөннәт галимнәре юлыннан тайпылмауны насыйп әйләсен! Әмин!

Дәвамы бар...

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы