Бу көннәрдә Нальчикта «Хәзерге Россиядә Ислам хокукый культурасы: бүгенге торышы һәм перспективалары» дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Әлеге чарада Россия төбәкләре мөфтиләре, Россия мөселманнарының Диния нәзарәтләре казыйлары, башкарма, закон чыгару һәм суд хакимияте вәкилләре, шулай ук Көнчыгыш һәм Көнбатыш илләреннән халыкара экспертлар, ислам галимнәре һәм башкалар катнаша. Фәнни форумда Татарстан мөфтияте вәкилләре – ТР мөселманнары Диния нәзарәте Голәмәләр шурасының җаваплы сәркатибе, ислам фәннәре докторы Рөстәм хәзрәт Нургалиев, Казан казые вазыйфаларын башкаручы, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков, Татарстанның Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрдәншин да катнаша.
Конференцияне РФ Президенты Администрациясе һәм Ислам фәне, мәдәнияте һәм мәгарифенә ярдәм фонды белән бергәлектә Кабарда-Балкар Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Халыкара форумның максаты – Россиядә ислам хокукый культурасының заманча торышы, аерым алганда, традицион (шәригать) судларын куллану тәҗрибәсе, шулай ук аларны РФ хокукый мәйданына кертү перспективалары хакында фикер алышу. Чара кысаларында катнашучылар тарафыннан Россия империя хокукы һәм шәригать судларының бергә яшәвенең бүгенге көндә Россия өчен актуаль булуы, Көнбатыш илләре законнары һәм РФ казыйлары эшчәнлеге практикасы нигезендә ислам хокукы нормаларын гамәлгә ашыруның халыкара тәҗрибәсе карала.
Конференциядә, аерым алганда, дәүләт структураларының аерым компетенциясенә караган мәсьәләләр буенча, шәригать нормаларының дини аңлатмалары, мәҗбүри карарлар формасын кабул итеп, гадел хөкем алып баруны алыштыруы ярамый, дип билгелиләр. Моннан тыш, катнашучылар, тәҗрибә алмашу, ислам хокукый культурасын ихтыяри һәм үзара аңлашу нигезендә тарату практикасын гомумиләштерү максатларында, мөселманнарның дини идарәләре арасында элемтәләрнең нәтиҗәлелеген һәм даимилеген арттыру зарурлыгын ассызыклыйлар.
Шул ук вакытта конференция делегатлары дин әһелләренә вәгазь эшчәнлеге барышында Ислам хокукый культурасы хокуклар җыелмасы гына түгел, ә һәр хакыйкый мөселман өчен бурычлар җыелмасы да булуына игътибар итәргә киңәш итә.
Чарада Татарстан тәҗрибәсе турында доклад белән ТР Көньяк-Көнчыгыш төбәге казые Марат хәзрәт Мәрдәншин чыгыш ясады.
Татарстанда Казыйлар шурасы Россиядә беренчеләрдән булып оештырыла. ТР мөселманнары Диния нәзарәте казыятләрнең нәтиҗәле системасын төзи алды – ул үзәк Россиядә иң яхшысы санала. ТР мөселманнары Диния нәзарәте казыяте 9 төбәк зонасына бүленгән, алар республикабызның бөтен территориясен үз эченә ала (Төньяк төбәк, Башкала төбәге, Төньяк-көнбатыш төбәге, Көньяк-көнбатыш төбәге, Көньяк-көнчыгыш төбәге, Көнчыгыш төбәге, Төньяк-көнчыгыш төбәге, Кама буе төбәге). Бу Россия өчен уникаль булган эш форматы, безнең республикада гына мөселманнар белән эшләү буенча шундый бербөтен система төзелгән. Татарстанда 9 казый бар һәм казыят белән баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев җитәкчелек итә.