Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 10-нчы көнендә (7-нче декабрьдә), Россия мөселман өммәте тормышында күптән көтеп алынган вакыйга булды – Махачкала шәһәренең Дуслык йортында ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы рәсми рәвештә киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде.
Күркәм традиция буенча, чара Изге Коръән уку белән башланып китте, аятьләрне Йәмәннән килгән хафиз укыды. Магомед Магомедов тантаналы тәкъдим итү чарасы барышында билгеләп узганча, агымдагы ел илебез өммәте өчен бик әһәмиятле булды: «Россиядә беренче ислам фәннәре докторлары әзерләнде, бүген исә без Коръән мәгънәләренең рус теленә тәрҗемәсе шаһитләре булып торабыз».
Кабул итүче як хокукларында чарага җыелучыларга Дагыстан мөфтие шәех Әхмәд әфәнде Абдулаев мөрәҗәгать итте, алар арасында мөселман дин әһелләре, дәүләт, җәмәгать, фән эшлеклеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, Төньяк Кавказ мөфтиләре конгрессында катнашучылар бар иде.
- Бүген үзенчәлекле көн, чөнки республикабызда Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тәкъдим ителә. Тәкъдим итү чарасын нәкъ менә безнең җирлектә уздыру теләген белдергәне өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәткә рәхмәтлебез. Бу безнең өчен бик зур дәрәҗә, Татарстанда яшәүче дин кардәшшләребез тарафыннан хөрмәт билгесе булып тора. Бу халыкларыбыз арасында кардәшлек мөнәсәбәтләре турында гына түгел, шәхсән Татарстан мөфтиенең Дагыстан тарихында әһәмиятле урын тоткан ата-бабаларына (сүз Зәйнулла Рәсүлев, Мөхәммәдзакир Чистави турында бара) карата югары хөрмәте хакында да сөйли.
Шәех билгеләп узганча, Изге Коръәнне уку – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуның иң дәрәҗәле ысулларыннан берсе. Һәм шуны аңлау бик мөһим: Коръән – гади китап түгел, ә Аллаһның сүзе, ул үз эченә булган һәм булачак барлык фәннәрне сыйдыра.
- Шунысын билгеләп үтәсем килә: «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы гади булмаган аспектларны кыскача, әмма төп эчтәлекне саклаган хәлдә аңлаешлы итеп ачып бирә. Аны галимнәр дә, гади кешеләр дә куллана ала, чөнки анда кабул итү өчен авыр булган нәрсәләр җиңел тасвирлап бирелгән. Бүгенге көндә хезмәтләре зур ихтыяҗга ия галимнәргә аерым рәхмәт сүзләре. Татарстан галимнәре беренче булып бу эшне ахырына кадәр җиткереп башкарды һәм моның нәтиҗәсен без бүген күрәбез. Аллаһы Тәгалә бу хезмәткә үз өлешен керткән һәркемгә бәрәкәт бирсен!
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең чыгышында мәгънәви тәрҗемәне әзерләү үзенчәлекләренә тукталды, эш барышында юлыккан төп каршылыкларга игътибарны юнәлтте.
- Билгеле бер мәкаләләр әзерләгәндә, без теге яки бу тәрҗемәне кулланырга мәҗбүр. Әйе, Коръәннең тәрҗемәсе булырга мөмкин түгел, теләсә кайсы очракта бозып күрсәтү булачак, һәркемнең үз интерпретациясе. Без якынча мәгънәви тәрҗемә генә эшли алабыз, бу хезмәтебезнең атамасында да чагылыш тапты. Коръән мәгънәләренең тәрҗемәләрен әзерләү буенча эш 2012 елда ук башланып китте, чөнки без күпчелек заманча басмаларда күзәтелгән җитешсезлекләргә, ягъни мәгънә ягыннан төгәлсезлекләргә, шулай ук чиркәү-славян теле алынмаларының күпләп кулланылуына игътибар иттек. Рус телендә тотрыклы ислам лексикасы булмау сәбәпле, әлеге хезмәтләрдә православие терминологиясе файдаланылган, ул исә Коръәнгә салынган мәгънәгә һәрвакытта да туры килми.
Әйтик, “ләүхелмәхфүз” сүзен “хранимая скрижаль”, ягъни “саклана торган ләүхә” (изге язмалы такта) дип тәрҗемә иткәннәр. Әмма, аңлатмалы сүзлеккә мөрәҗәгать итсәк, бу гыйбарә Муса галәйһиссәламгә тапшырылган һәм 10 дини канун теркәлгән 10 тактаны аңлата. Ләкин Коръәндә башка төшенчә турында сүз бара. “Сидр” сүзе дә уңышсыз тәрҗемә мисалы булып тора. Кайбер авторлар үзләренең хезмәтләрендә аны “лотос” мәгънәсендә куллана. Чынлыкта рус телендәге “сидр” сүзе “ююба”, яки “жожоба”, ягъни тәмле исле һәм чәнечкеле “сидрә – гарәбстан чиясе агачы” дип тәрҗемә ителә. Коръәндә (Әл-Вакыйга сүрәсе) Җәннәттә аның чәнечкеләре Аллаһ тарафыннан алынган булачагы турында әйтелә. Лотос исә – сазлык үсемлеге һәм чәнечкеләре булмау сәбәпле, алар турында аерым искәртү таләп ителми.
- Биш вакыт намаз уку йөкләмәсенең булу-булмавы турында сорау туганда, без сорау бирүчеләргә “Һүд” сүрәсенең 114-нче аятен китерә идек: «(Рәсүлем!) Көннең ике очында (өйлә һәм икенде вакытында) һәм (иртә вакыты белән ахшам-ястү кебек) төннең (таңга) якын сәгатьләрендә (фарыз булган биш вакыт) намаз укы. Һичшиксез, ул яхшы гамәлләр начар эшләрне йолалар. Бу – үгет алучылар өчен бер вәгазь». Коръәндә теләсә кайсы сорауга җавап бар. Бу кимчелекләребезне аңларга, безне барлык мөселманнар өчен Изге булган китапка җәлеп итәргә тырышу омтылышы. Эш барышында без 28 тәфсирдән файдаландык. Бу изге эштә 40-тан артык кеше катнашты, алар арасында филологлар, хафизлар, кыйраәт, фикх белгечләре, чит ил югары уку йортларын тәмамлаучылар бар. Дагыстан хезмәттәшләребез безгә аеруча ярдәм итте. Без шалтыратышып, күпмәгънәле сүзләрне ни рәвешле аңлатуга бәйле аерым мәсьәләләр турында фикер алыштык. Басманың кереш сүзендә сез хезмәтнең Дагыстан Республикасы мөфтияте тарафыннан хупланган булуын күрәсез.
Камил хәзрәт сүзләренчә, моннан тыш эшче төркем кануни характердагы тәрҗемәләргә бәйле проблемаларга тап булган.
- Әйтик, хәзерге заман авторлары хезмәтләрендә Аллаһы Тәгаләне Аңа хас булмаган сыйфатлар белән – хәйлә, алдау, шулай ук тән мәгънәсен (кулы, күзе дию, Гарештә дип раслау һ.б.) биреп сурәтләү очраклары күзәтелә. Пәйгамбәрләрне сүрәтләгәндә дә аларны мөселман гакыйдәсе нигезендә тасвирларга ярамаган сыйфатлар кулланыла. Шул рәвешле, рус телендәге барлык төп тәфсирләр һәм тәрҗемәләр Шәригать гыйлемен җитәрлек дәрәҗәдә белмәгән, бәлки, ачыктан-ачык атеист булган кешеләр тарафыннан әзерләнгән, дигән нәтиҗә ясарга җирлек бар.
Үзенең чыгышын тәмамлап, Камил хәзрәт имам Раббаниның «Мәкүбәт» әсәреннән тәрҗемә үзенчәлекләре һәм үз өстенә шундый җаваплылык алган кешегә карата таләпләр турындагы сүзләрне китерде.
Чарада катнашучыларны Дагыстан башлыгы исеменнән Дагыстан Республикасының милли сәясәт һәм дин эшләре министры Энрик Мөслимов сәламләде:
– Бүген безнең өчен тарихи көн. Биредә, Дагыстан җирендә, илебез дин әһелләре җыелды һәм рус телендәге Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тарихта беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә. Без бүген сезгә, Камил хәзрәт, Россиянең мөселман һәм киң җәмәгатьчелеген шундый зур хезмәт белән нәкъ менә Махачкалада таныштыру турында карар кабул итүегезгә бик рәхмәтле. РФ Президенты Владимир Путин Россия мөселман халыкларының дини илаһият мәктәбен торгызуга аерым игътибар бирә. Чөнки ислам – Россия халыклары мәдәни кодының мөһим өлеше. «Калям Шариф. Перевод смыслов» басмасы – галимнәр алдында торган әлеге бурычны үтәү дә булып тора, чөнки ул мөселман мәгариф учреждениеләрендә белем бирүдә үз ролен уйнаячак.
Әлеге хезмәтне башкарган эшче төркемгә карата да сораулар һәм рәхмәт сүзләре күпләп яуды. Дагыстанда төркемне ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбәрәков һәм Россия ислам институты мөгаллиме, гакыйдә һәм хәнәфи мәзһәбе буенча белгеч Абу Яхъя әл-Хәнәфи тәкъдим итте. Алар хезмәтне әзерләү нечкәлекләренә тукталды.
- Кереш сүз турында аерым сөйләп үтәсе килә, без анда Коръән мәгънәләренең рус теленә кимендә 15 тәрҗемәсе була торып та, ни өчен бу эшне яңадан башкару турында карар кабул ителде, дигән сорауга җавап бирергә тырыштык, - дип билгеләп үтте Абу Яхъя. – Төп фикер нидән гыйбарәт иде? Гамәлдәге барлык тәрҗемәләр ике төркемгә бүленә: шигъри һәм чәчмә. Секталар һәм еретик өйрәнүләр тарафдарлары эшләгән тәрҗемәләр дә шактый. Безнең максат әһле сөннәт вәл-җәмәгать тәгълиматларына тулысынча туры килгән тәрҗемә әзерләүдән гыйбарәт булды. Кереш сүздә без аерым бүлекне ачык булмаган аятьләргә карата карашыбызны аңлатуга багышладык. Коръәннең мәгънәви тәрҗемәсен гамәлдәге хаталарны арындырырга тырыштык. Безнең өчен иң мөһиме – мәгънәләрне хәзерге рус теленә гади аңлаешлы итеп тәрҗемә итү булды. Без классик тәфсирләргә генә таяндык, шикле яки ышанычсыз китапларга мөрәҗәгать итмәдек.
Булат хәзрәт Аллаһы Тәгалә каршында, Пәйгамбәребез ﷺ алдында, сәхабәләр һәм гомумән мөселманнар алдында булган җаваплылык йөген иң авыр сынау булды, дип ассызыклады.
- Гамәлдәге тәрҗемәләргә альтернатива күрсәтү зарурияте туды. Тарихка мөрәҗәгать итсәк, Коръәнне беренчеләрдән булып, кешеләрне Аллаһы Тәгаләнең сүзе белән бераз гына булса да таныштырырга теләгән Көнчыгыш белгечләре тәрҗемә иткәнлеген күрәбез. Әмма тел үзенчәлекләрен белмәгәнлектән, алар концепцияне бик үк аңлап бетермәгәннәр. Коръән – китап кына түгел, ә Аллаһның сүзе. Кәлам Шәрифкә карата сүзгә-сүз тәрҗемә булырга мөмкин дә түгел.
Булат хәзрәт шулай ук бүгенге көннең барлык мөселманнар өчен мөрәҗәгать итәрдәй тагын бер чыганак барлыкка килү белән тарихка кереп калачагына өмет белдерде.
- Аллаһы Тәгалә йөрәкләребезне тагын да берләштерсә иде!
Дагыстан Республикасы мөфтияте рәисе Абдулла Сәлимов билгеләп узганча, Изге Коръән Аллаһы Тәгаләнең Илчесе Мөхәммәд Пәйгамбәргә ﷺ вәхи итеп иңдерелгән сүзләре. Күпчелек мөселманнар Изге Коръәннең мәгънәсен аңларга тели. Әмма тиешле дини гыйлемнән башка моны эшләү бик авыр. Коръәннең мәгънәсен аңлар өчен гарәп телен белү генә җитми.
- Тәрҗемә катлаулылыгының сәбәбе шунда ки: Аллаһы Тәгалә Коръәнне 23 ел дәвамында билгеле бер очраклар һәм вакыйгаларга бәйле рәвештә иңдергән. Шуңа күрә телне һәм тиешле фәннәрне белүдән тыш, тарихи белемгә ия булу да кирәк. Без бүген күргән хезмәттә сүрәләрнең кыскача тәфсире төп мәгънәне саклаган хәлдә бирелә. Авторлар коллективы изге китап эчтәлегенең чын мәгънәсен максималь дәрәҗәдә тулы һәм аңлаешлы итеп бирергә омтылган. Бүгенге көндә әлеге хезмәтне лаеклы рәвештә Кәлам Шәриф текстының мәгънәсен рус теленә күчерүнең иң уңышлы варианты дип санарга мөмкин.
Татарстан мөфтиенең мәгълүмати сәясәт буенча киңәшчесе, “Хозур” нәшрият йорты директоры Ришат Хәмидуллин якын киләчәктә Коръән мәгънәләре тәрҗемәсенең нинди форматларда дөнья күрәчәге турында тәфсилләп сөйләде.
- Киләчәктә басманы берничә, шул исәптән кече форматта чыгарырга ниятлибез. Мобиль кушымта да булачак, ул үз эченә татар һәм рус телләрендә тәфсирне һәм оригиналны сыйдырачак. Хәзер аудио-басма әзерләү өстендә эш бара. Мөмкин кадәр күбрәк мөселманнарга әлеге хезмәт белән танышу һәм аннан файдалана алу мөмкинлеге булдырырга телибез.
Тәкъдим итү чарасы кысаларында шулай ук Татарстан Республикасы һәм Дагыстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Әлеге документка мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм мөфти Әхмәд-хаҗи Абдулаев кул куйды.
Килешүдә, аерым алганда, дини уку йортларын һәм китапханәләрне кирәкле җиһазлар, дини әдәбият һәм уку әсбаплары белән тәэмин итүдә үзара ярдәм күрсәтү, уртак дини, фәнни, рухи-агарту чаралары үткәрү, мәгариф, мәдәният һәм мәгърифәтчелек өлкәсендә тәҗрибә алмашу, массакүләм мәгълүмат чараларында рухи кыйммәтләрне таратуга ярдәм итү һ.б. билгеләп үтелә. Тулаем алганда, документ Россия мөселман җәмәгатьчелеген берләштерү, гражданлык җәмгыятен ныгыту эшендә көч туплау, рухи-дини тормыш проблемалары буенча төбәкара сөйләшүләр һәм элемтәләр алып баруда, шулай ук үсеп килүче буынны ислам динендә мәрхәмәтлелек, ватанпәрвәрлек һәм үз илеңә тугрылык рухында тәрбияләүдә, илебезнең милли, тарихи-мәдәни һәм дини традицияләренә сакчыл мөнәсәбәт таратуны күздә тота.
Исегезгә төшерәбез: татар телендәгесе белән беррәттән, рус телендәге фундаменталь хезмәт тә ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Әлеге тәрҗемә квалификацияле белгечләр – хафизлар, кыйраәт, фикъһе, гакыйдә буенча галимнәр, рус һәм гарәп телләрен яхшы белгән филологларның җиде ел дәвамында башкарган уртак эшчәнлек нәтиҗәсе булып тора.
Басманы әзерләгәндә, ориентир буларак, кыскача Коръән-Кәрим аңлатмалары (тәфсирләрнең) элекке һәм хәзерге иң мөкәммәл үрнәкләре файдаланылды: имам Әл-Мәхәлли һәм әс-Сүютиның “Тәфсир әл-Җәләләйн”, шәйх Мәхмүд әл-Уфиның “Коръән Мәҗид”, шәех Мөхәммәд Гали әс-Сабуниның “Тәфсир әл-ва-дых әл-мүяссәр” хезмәтләре. Моннан тыш, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белгечләре эш барышында әт-Тәбари, әл-Матуриди, Ибн Кәсир, әл-Куртуби, ан-Нәсәфи, әл-Алүси һ.б. авторларның тәфсирләренә мөрәҗәгать итте. Барлык искәрмәләр һәм аңлатмалар чыганагы – әһле сөннәт вәл-җәмәгать галимнәренең абруйлы шәрехләре.
Авторлар искергән һәм артык катлаулы лексика һәм әйтелмәләрне, шулай ук чиркәү-славян теле алынмаларын мөмкин кадәр кертмәскә тырышты (гәрчә әлеге лексик байлыклар заманча тәрҗемәләрдә киң ярылып ятса да). Бу исә рус телле укучыга барыннан да элек хәзерге рус әдәби телендә Кәлам Шәрифнең мәгънәләрен ачык һәм аңлаешлы итеп бәян итәргә мөмкинлек бирә, чөнки мөселманнар өчен Коръән – әдәби ядкәр генә түгел, ә иң беренче чиратта тормыш-яшәеш өчен кулланма булып тора. Шулай ук авторлар Кәлам Шәрифнең рус телендәге хәзерге тәрҗемәләрендә күзәтелгән хаталарны кабатлаудан сакланды. Мисал өчен, гамәлдәге күпчелек тәрҗемәләрнең төп мәгънәви һәм кануный ялгышлары булып Аллаһы Тәгаләне Аңа хас булмаган сыйфатларны (хәйлә, алдау) һәм тән мәгънәсен биреп сурәтләү (кулы, күзе дию, Гарештә дип раслау һ.б.), шулай ук пәйгамбәрләрне мөселман гакыйдәсе нигезендә тасвирларга ярамаган сыйфатлар белән сурәтләү тора.
Укучыларга уңайлы булсын һәм Коръән мәгънәләрен аңлауны җиңеләйтү өчен басма текстында туры тәрҗемәдән җәяләр белән аерымланган шәрехләр урын алган. Коръәнне шундый рәвештә рус теленә күчерү укучыга аның сүзгә-сүз тәрҗемәсен дә, Изге Китапның тексты иңдерелгән, укылган һәм язылган тарихи-мәдәни шартларны, теленең нечкәлекләрен, төптә яткан мәгънәсен һәм метафораларын да ирештерергә мөмкинлек бирә. Моннан тыш, әлеге китапның һәр битендә Коръәннең тәрҗемәгә тәңгәл оригиналы бирелгән.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Коръән мәгънәләре тәрҗемәсе тексты турында уңай бәяләмәләр мөфтиләрдән, башка тәфсирләр авторларыннан, галим-лингвистлардан, әдәбият, ислам белгечләреннән, Татарстан һәм Россиядәге мөселманнарның Диния нәзарәтләреннән һәм иҗтимагый оешмалардан алынды. Аерым алганда, Дагыстан Республикасы мөфтияте бәяләмәсендә билгеләп үтелгәнчә, әлеге эш кануный карарлар нигезендә киң җәмәгатьчелеккә Кәлам Шәриф сүрәләренең төп мәгънәләрен аңлата. “Хезмәттә максималь дәрәҗәдә тулы һәм изге китап эчтәлегенең чын мәгънәсен аңлаешлы итеп бирү омтылышы ясалды. Бүгенге көндә әлеге хезмәтне лаеклы рәвештә Кәлам Шәриф текстының мәгънәсен рус теленә күчерүнең иң уңышлы варианты дип санарга мөмкин”, – диелә бәяләмә текстында.
“Калям Шариф. Перевод смыслов” басмасы ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан каты тышлыкта басылды, ул 700 биттән тора. Китапны “Хозур” нәшрият йортының фирма кибетләрендә, шулай ук дистанцион рәвештә сатып алырга мөмкин:
- Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36-нчы йорт;
- Казан шәһәре, Газовая ур., 14-нче йорт;
- www.huzurshop.ru интернет-кибете;
- белешмә өчен телефон: +79033054543.