2019 елда 50-гә якын авыру бала «Зәкят» хәйрия фондыннан ярдәм алды. Чиратта – 16 яшьлек Әлфия

16 декабрь 2019 ел 14:12
2019 елда 50-гә якын авыру бала «Зәкят» хәйрия фондыннан ярдәм алды. Чиратта – 16 яшьлек Әлфия

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган «Без синең белән!» хәйрия акциясен дәвам иттерә. 2019 елда мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән фонд 50-гә якын авыру балага дәвалану һәм тернәкләнү курслары узу өчен акчалата ярдәм күрсәтте. Бу юлы 16 яшьлек Әлфия Борһанова үз чиратын көтә.

«Кызыгыз беркайчан аякка басмаячак…» Әлфиянең әти-әнисе бу сүзләрне аңа 8 ай булганда ишетә. ДЦПның авыр формасы дигән диагноз аяз көнне яшен суккандай яңгырый, чөнки сабый үсеше буенча башка балалардан берни белән дә аерылмый. Әмма кызларының утыра алмавы әти-әнине борчуга сала һәм алар табибка мөрәҗәгать итә. Бу тарих башкаларныкына охшамаган, чөнки Әлфиянең тормышы барыбыз өчен дә рух ныклыгы һәм батырлык үрнәге булып тора.

Диагноз куелу белән, әти-әни кичекмәстән кызларын дәвалауга керешә. Яшь ярымда Әлфия үрмәли башлый, 2 яшендә үзенең беренче кыюсыз адымнарын ясый. 3 яшендә сабыйны гап-гади балалар бакчасына бирәләр, соңрак ачыкланганча, бу дөрес карар  була. Ник дигәндә, физик яктан үсешендә тоткарлыклар булуга карамастан, Әлфия яшьтәшләреннән калышмаска тырыша. Бертуктаусыз дәвалану һәм әти-әнисенең үҗәтлеге нәтиҗәсендә, кызның сөйләме камилләшә, координациясе яхшыра. Балалар бакчасында шигырьне аннан да сәнгатьлерәк, матуррак сөйләүче булмый. Шул ук вакыттан кызда китап укуга мәхәббәт уяна.  

Хәер, Әлфия мәктәпнең дә гадиенә – гомумбелем бирә торганына йөри. Сәламәтлеге ягыннан проблемалара булса да, аның  яшьтәшләре белән аралашуда һәм укуда кыенлыклар тумый. Чиста язу белән генә авырлыклар килеп чыга. Әмма монда да ул яхшы нәтиҗәләргә ирешә һәм матур итеп язу сәнгатен үзләштерә.  Аннары 9 яшендә бала кинәт үсеп китә һәм аның аяклары формасын нык үзгәртә, кәкрәя һәм, нәтиҗәдә, көчле аксау барлыкка килә. Дәвалауны дәвам иттерәләр.

Хәзер Әлфиягә 16 яшь. Бертуктаусыз дәваланулар бәрабәренә аның йөреше йомшара төшкән. Тик әлегә ул елның кышкы чорында аякларында нык басып тора алмый. Физик үзенчәлегенә карамастан, Әлфия искиткеч матур һәм акыллы кыз. Моннан тыш, ул рәсем ясарга, сәйләннән үрергә, чигәргә, курайда уйнарга ярата. Бу шөгыльләре аңа куллар хәрәкәтен яхшыртырга мөмкинлек бирә. Бүгенге көндә Әлфия 10 нчы сыйныфта укый һәм мәктәпне тәмамлагач, педагогика көллиятенә укырга керергә уйлый.

Тернәкләнү үзәкләрендә дәвалану дәвам итә. Әлфиянең әти-әнисе кызлары аякка ныклап бассын һәм мөстәкыйль кеше булсын өчен кулдан килгәннең барысын да эшли. Тулысынча сәламәтләнүгә өметләр бик зур! Әмма курслар шактый акча таләп итә... Чираттагы курсның бәясе – 72 мең сум.

Әлфиягә ярдәм итү өчен:

  • САДАКА сүзен язып, 7715 номерына SMS җибәрергә;
  • САДАКА сүзен язып, буш ара калдырып һәм тиешле сумманы күрсәтеп, 7715 номерына SMS җибәрергә (мәсәлән, САДАКА 300);
  • КИВИ карта 4890494687788844;
  • “Сбербанк” терминалы: 1. Түләүләрдә  — «Башка категорияләр» төймәсе 2. «БФ Закят» төймәсе — иң өстә 3. Графа — ФИО һәм сумма 4. Билгеләнеш: Альфия.

Игелек кылу һәм мохтаҗга сәдака бирү өчен, өйдән чыгу мәҗбүри түгел. SMS-хәбәр җибәрү дә җитә. Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ әйткән: «Яшермә, юкса Аллаһ та (бирергә мөмкин нәрсәләрне) синнән яшерер, мөмкинлекләреңә карап, (Аллаһ юлында) юмартларча сарыф ит».

Аллаһы Тәгалә кылган игелекләрегезне  кабуллардан кылсын!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы