Кичә, Рабигыль-ахыр аеның 21-нче көнендә, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясендә «2019 ел спортчысы» дип исемләнгән тантаналы чара узды. Әлеге чарада шулай ук шәрәфле кунак буларак Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты.
Спортта зур уңышларга ирешүчеләрне Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, статс-секретарь – Россия спорт министры урынбасары Надежда Ерастова, ТР спорт министры Владимир Леонов, шулай ук бөтенроссия спорт федерацияләре җитәкчеләре, танылган Россия спортчылары һәм Олимпия чемпионнары котлады.
Актив тормыш рәвешен пропагандалау – ТР мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең аерылыгысыз өлеше. Спорт чаралары яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында берләшүнең, дуслыкны ныгыту һәм үзара аңлашуның мөһим чарасы булып хезмәт итә. Бу төр чаралар актив гражданлык позициясенә, кабул ителгән гомумшелек кыйммәтләре системасына ия һәм алар “башка” диннәрне кабул итүгә ачык булган шәхес формалаштыруга юнәлтелгән.