Татарстан Президенты мөфтине «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде

19 декабрь 2019 ел 15:52
Татарстан Президенты мөфтине «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән бүләкләде

Бүген, Рабигыль-ахыр аеның 22-нче көнендә (19-нче декабрьдә), Казанда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгы Елы ачылуны тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Чара Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, ТР Хөкүмәте әгъзалары, депутатлар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, республиканың социаль-икътисадый тормышының төрле һөнәри тармакларыннан күренекле вәкилләр катнашында узды. Кичәнең мәртәбәле кунаклары арасында Татарстан мөселманнары башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да булды.

Чара барышында рәсми һәм иҗади чыгышлардан тыш, яңа дәүләт бүләге – «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале тапшырылды. Бу медальне республика Президенты Рөстәм Нургали улы кулыннан алуга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да лаек булды. ТР Президентының 2019 елның 19 декабрендә имзаланган «Бүләкләү турындагы...» Указында билгеләп үтелгәнчә, ТР мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы «Татарстан Республикасының социаль-икътисади куәтен, милләтара һәм конфессияара дуслыкны һәм тынычлыкны ныгытуга, милли-рухи мирасны саклау һәм арттыруга зур өлеш керткәне, һәнәри һәм җәмәгать эшчәнлегендәге югары казанышлары өчен» бүләкләнә.

Камил хәзрәт Сәмигуллин мөфти вазыйфасын 2013 елның апреленнән бирле башкара, Коръән-хафиз булып тора. Ул мөфтият белән идарә иткән чорда Татарстанда ислам үсеше өлкәсендә сизелерлек нәтиҗәләргә ирешелде:

- Татар халкының Коръән бастыру традицияләре торгызылды. Бу максаттан 2013 елда мөфтияттә Коръәнне өйрәнү бүлеге булдырылды. 2016 елда әлеге бүлек белгечләре тарафыннан Коръәннең классик булып танылган «Кәлам Шәриф» яңа басмасы әзерләнде һәм нәшер ителде. 2017 елда  басма Россиядә беренче мәртәбәСүриянең вакфлар министрлыгы каршындагы Коръән эшләре буенча Югары комиссиясе тикшерүен уңышлы үтеп, халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. 2019 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте нәшер иткән Коръән басмасы  Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф (иск. Коръән атамаларының берсе) экспертизасы комитеты Идарәсенең уңай бәясен алды.

Халыкара дәрәҗәдә танылу элекке Советлар Союзы илләре дини оешмалары арасында кызыксыну уятты: нәзарәт басмасы Үзбәкстан мөфияте тарафыннан тиражланды, электрон файллар Белоруссия мөселманнары Диния нәзарәтенә, Башкортстан мөфтиятенә тапшырылды.  

- 2019 елда Коръән мәгънәләренең рус һәм татар телләренә тәрҗемәләре – "Калям Шариф. Переводы смыслов" һәм "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" әзерләнде. Басмалар «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Р.Н.Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды.

- Федераль масштабтагы мөселман медиакиңлеге булдырылды – "Хозур ТВ" телеканалы, "Азан" интернет-радиосы, "Дин вә мәгыйшәт" газетасы, “Шура” альманахы гамәлгә куелды. "Умма" газетасы чыгып килә, "Ислам тудей" порталы эшли.

- Мөселман нәшрият базары үсеш ала – 2013 елда мөфти Сәмигуллин башлангычы белән гамәлгә куелган “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан 250-дән артык хезмәт бастырылган, аларның гомуми тиражы 500 мең данәне тәшкил итә.

- 2014 елда мәдрәсәләр өчен “Урта һөнәри дини белем бирү стандартлары” эшләнде. 2015 елдан Татарстанның барлык урта  дини уку йортлары бердәм мәгариф стандартларына күчте. Стандартлар РФ территориясендә гамәлгә кертүгә әзер.

- 2013 елда намаз вакытлары унификацияләнде – хәнәфи фәтвалары (Такы Усмани, Шиһабетдин Мәрҗани, Баруди) һәм КФУның астрономия һәм космик геодезия кафедрасы исәпләүләре нигезендә бөтен Татарстан территориясе өчен иң төгәл намаз вакытлары исәпләп чыгарылды. 

- Татарстан мәчетләрендә татар телле мохит булдырылды – 2017 елда мәчетләрдә махсус эшләнгән программа һәм дәреслек буенча «Без – татарлар» татар телен өйрәнү курслары ачылды, 2016 елдан мәчетләрдә вәгазьләр татар телендә укыла.

- 2013 елдан Шәһадәтнамә – Татарстан мәчетләре имам-хатыйблары өчен дини эшчәнлек алып бару хокукы турындагы таныклык бирү тәртибе гамәлгә кертелде.  

- 2019 елда Татарстанда хәнәфи мәзһәбен һәм сөнни Ислам традицияләрен саклау механизмы эшләнде - “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә” расланды һәм Татарстанның барлык мөхтәсибәтләрендә кулланыла

- 2019 елда Россиядә «Даруль ифта» беренче федераль бушлай мөселман call-үзәге үз эшен башлап җибәрде.

- 2013 елда Darul-Kutub.com бушлай электрон китапханәсе булдырылды. Китапханә фондында 1500-дән артык сирәк һәм иске, шулай ук яңа дини китап урын алган.

- ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль эшчәнлеге көчәйтелде – 2016 елдан бирле 200-дән артык авыру баланы дәвалау курслары түләнде, 2017 елда Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен “Хәят” социальләшү үзәге, 2019 елда Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар, яшүсмерләр һәм яшьләрне кыска вакытка калдыру үзәге ачылды, 2018 елдан бирле йортсыз-җирсез кешеләргә кайнар ризык тарату оештырыла. 2014 елдан республика ифтарында катнашучылар саны 1500-дән 15 000 кешегә кадәр артты.

- Татарстанда тәртипкә салынган хәләл сертификатлаштыру системасы булдырылган – 2014 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» комитеты Бөтендөнья хәләл советының (WHC) тулы хокуклы әгъзасы итеп сайлана, РИИ базасында хәләл продукция һәм хезмәтләргә 15 гомумфедераль илкүләм стандартны булдыру өчен «Хәләл продукция җитештерү һәм хәләл хезмәтләр күрсәтү» 704нче номерлы Техник комитет оеша, ел саен «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit » Халыкара икътисад саммиты кысаларында RUSSIA HALAL EXPO Халыкара күргәзмәсе оештырыла.

- Тоткыннар белән профилактик эш алып барыла – 2016 елдан ТР мөселманнары Диния нәзарәте Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе белән хезмәттәшлек итә – Татарстанның барлык төзәтү учреждениеләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли,  махсус әзерлекле 10 имам хезмәт куя.

- 2018 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте Берләшкән Милләтләр Оешмасы икътисади һәм социаль советы каршында консультатив статуска ия булды.

- Ел саен татарстанлылар өчен хаҗ кылу оештырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы