Чистай мөселманнары театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте

20 декабрь 2019 ел 10:29
Чистай мөселманнары театральләштерелгән тамаша тәкъдим итте

Кичә, Рабигыль-ахыр аеның 22-нче көнендә (19-нчы декабрьдә), “Чистай” мәдәният үзәгендә театральләштерелгән тамаша узды.

Менә инде дүрт ел рәттән ел ахырында Чистай мөхтәсибәте гомумкешелек кыйммәтләренә юнәлдерелгән, социаль характердагы программа әзерләп, район халкына тәкъдим итә. Быелгы чара «Адашкан уйлар» дип исемләнде. Әлеге тамашаның үзенчәлеге шунда ки, сәхнәдә барган хәрәкәтләр кинозал экранына яки экраннан залга күчә, ул тирән мәгънәгә ия һәм һәркемне уйланырга мәҗбүр итә. Елдагыча, әлеге программаны мөхтәсибәтнең яшьләр һәм мөслимәләр активы Мәүлид аена багышлап оештырды.

Театральләштерелгән тамашаны карарга төрле яшьләрдәге дүрт йөздән артык кеше килде. Алар арасында Тарстанның Кама аръягы төбәге имам-мөхтәсибләре, мөгаллимнәр дә бар иде. Барлык катнашучыларны Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров сәламләде. Ул үзенең чыгышында әлеге программаны оештыруда мөхтәсибәтнең яшьләр һәм мөслимәләр берлегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, барлыгы утыздан артык кешенең тырыш хезмәте кергәнен билгеләп үтте. Равил хәзрәт шулай ук Чистай шәһәре мөгаллимәләренә мөфти исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

Театр татар һәм рус телләренә титрлар белән барды. Бәйрәм дога кылу белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы