Кышкы каникул көннәрендә Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары башлана. Мисал өчен, оештыручылар республикабызның 25 мәчетендә кызлар һәм малайлар өчен белем алу, күңел ачу программасы әзерләделәр, ул үз эченә мастер-класслар, викториналар, спорт ярышлары уздыруны, конкурслар, Коръән буенча дәресләр, Кәлам Шәриф уку һәм ятлау буенча бәйгеләр үткәрүне күздә тота, ял вакытларында балалар шулай ук тимераякта, чаңгыда шуачаклар. Түбәндә мәчетләрнең исемлеге һәм үткәреләчәк чаралар тәкъдим ителә (исемлек тулыландырылачак).
№ | Үткәрү вакыты | Үткәрү урыны | Үткәреләчәк чаралар | Элемтә өчен телефоннар |
1 | 02.01-09.01 | Арча шәһәренең Үзәк мәчете | иртәнге 09:00-дән 13:30-га кадәр 8-14 яшьлек балалар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары үткәреләчәк | +7(917)768-89-96 Мирас хәзрәт |
2 | 01.01-05.01 | Бөгелмә шәһәренең Үзәк мәчете | иртәнге 08:00-дән 14:00-гә кадәр 7-13 яшьлек балалар өчен “Сәлам” рухи-сәламәтләндерү курслары үткәреләчәк | +7(939)736-14-61, +7 (85594) 4-16-98 |
3 | 03.01-08.01 | Чистай шәһәренең “Камалия” тәрбия үзәге | иртәнге 10:00-дән 18:00-гә кадәр (Инглиз теле клубы көне, Робототехника һәм фән көннәре, мастер-класслар уздырылачак.) | +7(919)634-01-38 Радик Вафин |
4 | 3.01-07.01 | Казан шәһәренең "Гаилә" мәчете | мәктәп яшендәге балалар өчен кышкы тәрбия дәресләре. Иртәнге 09:00-дән 14:00-гә кадәр. Балалар Коръән өйрәнәчәк, әдәп-әхлак, Ислам дине нигезләре буенча белем алачак. | +7(960)037-78-28 |
5 | 01.01 – 10.01 | Балык бистәсе районының Үзәк мәчетендә, Яңа сала авылы мәчетендә | мәктәп балалары өчен дини дәресләр һәм рухи тәрбия. Иртәнге 09:00-дән 14:00-гә кадәр | +7(919)696-27-26 Рамазан хәзрәт |
6 | 02.01-10.01 | Балык бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылы мәчетендә | балалар өчен ислам ялы. Иртәнге 09:00-дән 14:00-гә кадәр | +7(919)696-27-26 Рамазан хәзрәт |
7 | 28.12-3.01 | Сарман районының Үзәк мәчете | мәктәп яшендәге балалар өчен тәрбияви әхлакый яллар. Иртәнге 09.00-дән 15.00-гә кадәр. Кызыклы дәресләр, викториналар, урамда төрле уеннар, кардан әйбер ясау конкурсы, шугалакка барып тимераякларда йөрү | +7(919)638-88-77 Сәгыйть хәзрәт |
8 | 3-нче гыйнвардан | Байлар Сабасы Үзәк мәчетендә, Шәмәрдән бистәсе “Шатнур” мәчетендә, Лесхоз бистәсе, Олы Шыңар, Сатыш авылы мәчетләрендә | малайлар һәм кызлар өчен тематик курслар, шулай ук тимераякта, чаңгыда шуу, кул эшләре буенча дәресләр үткәреләчәк, конкурслар һәм квест оештырыла | +7 (84362) 2-35-68 Айнур хәзрәт |
9 | 30.12.-05.01 | Түбән Кама шәһәренең “Нур” мәчете | 7-12 яшьлек кыз балалар өчен кышкы ял. Малайлар өчен аерым оештырыла. Иртәнге 09.00-дән 14.00-гә кадәр. Дәресләр, мастер-класслар, актив уеннар | +7(939)381-71-39 |
10 | 27.12-31.12 | Түбән Кама шәһәренең “Ихлас” үзәге | 7-13 яшьлек кыз балалар өчен кышкы ял. Дәресләр, мастер-класслар, актив уеннар | +7(917)917-08-08 Лилия апа |
11 | 02.01-06.01 | Түбән Кама шәһәренең “Ихлас” үзәге | 7-13 яшьлек малайлар өчен кышкы ял. Дәресләр, мастер-класслар, актив уеннар | +7(908)336-59-94 (what’s app), +7(937)571-71-40 Хәлил хәзрәт |
12 | 27-нче декабрьдән | Чаллы шәһәре | “Нур-Ихлас” мәчетендә балалар өчен дәресләр | +7 8552)56-85-58 |
13 | 1.01.-08.01 | Кайбыч районының Олы Кайбыч, Колангы, Югары Кошман, Иске Чәчкаб, Чүти авыллары мәчетләре | көндезге 12:00-дән 16.00-гә кадәр рухи сәламәтләндерү үзәкләре оештырылачак | +7(908)347-17-80 Дамир хәзрәт |
14 | 03.01-09.01 | Питрәч районының Үзәк мәчете | Балаларның ял итү үзәге эшләячәк. Иртәнге 9.00-дән 12.00-гә кадәр. РИИ шәкерте киләчәк һәм гарәп телен өйрәтәчәк. | +7(917)234-56-38 Рушания ханым |
15 | Кукмара районы Туеш авылы мәчете | Шимбә көннәрендә 4-6 яшьлек балалар өчен, якшәмбе көннәрендә 6-9 яшьлек балалар өчен укулар (иртәнге 9.00-дән 11.00-гә кадәр) | +7(903)342-40-40 Айрат хәзрәт | |
16 | 28.12-6.01 | Теләче районы Үзәк мәчетендә | Дәресләр, уеннар, викториналар | +7(905)021-58-52 Исмәгыйль хәзрәт |
17 | 30.12-05.01 | Чаллы шәһәренең "Ихлас" мәчете | 8-14 яшьлек малайлар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары. Коръән, иман, әдәп дәресләре, конкурслар, мастер-класслар, поход. | +7(987)421-27-30 |
18 | 3.01-07.01 | Баулы шәһәренең "Өмет" мәчете | малайлар өчен рухи-сәламәтләндерү курслары. Шугалакка бару, "Гыйбадәте Исламия" китабы буенча викторина | +7(85569)5-93-85 Рәсим хәзрәт |
19 | 29.12 | Югары Ослан мәчете | дини тәрбия дәресләре 15.00-17.00 | +7(927)442-17-42 Гали хәзрәт |
2.01, 5.01 | Югары Ослан мәчете | дини тәрбия дәресләре, викторина, спорт ярышы 9.00-12.30 | +7(927)442-17-42 Гали хәзрәт | |
20 | 30.12-04.01 | Алабуга шәһәренең Җәмигъ мәчете | мәктәптә укучы малайлар өчен "Тәрбияле бала" рухи-сәламәтләндерү курслары. Әдәп-әхлак, Коръән дәресләре; ярышлар һәм мастер-класслар. Иртәнге 09.00-дән 13.30-га кадәр. | +7(987)268-92-17 Ранис хәзрәт |
21 | 1-10.01.20 | Казанның "Нур әл Ислам" мәчете | малайлар өчен Коръән курслары, 7-14 яшь, 9.00-12.00 сәг. | +7 986 903-70-75 Даурон остаз |
22 | 1-10.01.20 | Казанның "Салихҗан" мәчете | Ислам нигезләре курслары, 9.00-15.00 сәг. | Тел +79393932926 Рәмис хәзрәт |
23 | 2--6.01.20 | Казанның "Кабан арты" мәчете | кызлар өчен "Әниемнең җылы кочагы" тәрбияви чаралары | +7 917 912-65-24 Айгөл остаз |
24 | 01-08.01.20 | Әгерҗенең “Нур” мәчете | 9 – 13 яшьлек балалар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары. Программада - Коръән, иман, әхлак дәресләре, викториналар, мастер-класслар, бәйгеләр, походлар, спорт ярышлары. Ике тапкыр ашау. Курсларга йөрү бәясе - 500 сум. | 89872930463 Абдулькарим хазрат, 89093136522 Дилмира |
25 | 03-08.01.20 | Мамадыш районы Югары Яке мәчете | дини тәрбия дәресләре 10.00-11.00 | 89656134122 Илгиз хәзрәт |